Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
13 август 2019, 07:00

32нче төбәктә дә парк булачак!

«Нефтемодулькомплект» предприятиесе шәһәрдәшләргә бүләк әзерли

Шәһәребез елдан-ел зурая, күркәмләнә бара. Моңа яңа йортларның күпләп төзелүе, парк-скверларның төзекләндерелүе дә ярдәм итә.

Соңгы елларда биләмәдә яңа бистәләр саны да арта. Шундыйларның берсе — 32нче төбәк. Бүгенге көндә биредә халык тулысынча диярлек урнашып беткән, өр-яңа балалар бакчасы да төзелгән, ул ерактан ук күренеп, чагу төсмерләре белән балкып утыра. Әмма эшлим дигән кешегә монда эш җитәрлек әле. Мәсәлән, биләмәдә уен мәйданчыклары да, ял итү урыннары да бөтенләй юк. Яшел үсентеләр дә утыртылмаган. Бу мәсьәләләр буенча төбәктә яшәүчеләр шәһәр хакимиятенә бер генә тапкыр мөрәҗәгать итмәгәндер. Быел, ниһаять, шәһәрдәшләрнең гозерен ишеттеләр һәм 32нче төбәктә күләмле төзелеш башланды. Бу җаваплы эшкә «Нефтемодулькомплект» фәнни-җитештерү предприятиесе хезмәткәрләре алынды.

Бүгенге көндә нәрсәләр эшләнгән соң? Гомумән, паркта нинди объектлар төзеләчәк, проект ничә елга исәпләнгән? Шушы сорауларга җавап табар өчен төзелеш мәйданчыгына юл алдык.

Әлеге вакытта 6 мең кв.метрга якын мәйданда җирне күмеп, тигезләү эшләре башкарылган. Футбол кыры төзелеше башланган. «Нефтемодулькомплект» предприятиесенең генераль директоры Рәмис Мамаев сүзләренчә, киләсе елда компания 10 еллык юбилеен билгеләячәк икән. 32нче төбәктәге яңа парк — шәһәрдәшләргә шушы уңайдан күркәм бүләк булачак. Шул рәвешле компания җитәкчелеге һәм коллективы биләмәне тагы да ямьләндерү, аны чагу төсмерләр белән бизәкләү, яшь буынның физик үсеше өчен мөһим уңайлыклар булдыру өстендә эшли.

Проект ике елга исәпләнгән. Паркта футбол кыры, спорт һәм уен мәйданчыклары, ял итү урыннары ясалачак. Төзелешнең беренче өлешендә җирлекне эшкәртү, терәүле корылмалар төзү, ихаталар кую, чишенү һәм шәрехләүче (комментатор) бүлмәләре диварларын тергезү бара. Бу эшләр тәмамлангач, футбол кыры өчен ясалма яшел түшәмә җәеләчәк. Арытаба спорт җиһазлары өчен мәйданчык төзеләчәк. Анда 15-16 данә урам тренажеры, турниклар урнаштыру күзаллана.

Планга ярашлы, футбол һәм спорт мәйданчыгында эшләрне агымдагы ел ахырына тәмамлау көтелә. Быел шулай ук балалар өчен уен зонасы төзү, парк тирәли ихаталар урнаштыру башланачак. Ә инде ял итү урыннарын ясау икенче елга калачак.

32нче төбәктәге яңа парк күләмле мәдәни һәм мәгариф чараларын үткәрү өчен дә уңайлы булачак дип фаразлана. Уен корылмалары, фонтаннар, заманча җайланмалар белән җиһазландырылган, яшеллеккә күмелгән биләмә киләчәктә тирә-як төбәкләрдә яшәүчеләрнең дә яраткан ял итү урынына әверелер дип ышанабыз!


Әйткәндәй, парк төзелеше республикада гамәлгә ашырылучы «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларындагы «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» төбәк проекты максатларына да туры килә. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сүзләренчә, мондый яңарышлар халыкның яшәү шартларын тагы да яхшырту, яшь буынның сәламәтлеген кайгырту өчен дә мөһим.
Читайте нас: