Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
12 август 2019, 07:00

Предприятиеләргә — 95 миллион сум

Башкортстан предприятиеләре 95 миллион сум алачак

“Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыручы Башкортстан предприятиеләре экспертларны җәлеп итүгә 95 миллион сум акча алачак. Акчалар 16 компания арасында бүленәчәк, дип хәбәр итте икътисади үсеш министры урынбасары Айрат Фәхретдинов.
-- Быел “Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм” гомумдәүләт проектында 50 оешма катнашырга тиеш. Җитештерүчәнлекне үстерүне шуларның 18е - Федераль компетенцияләр үзәге, 16сы Төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары ярдәмендә гамәлгә ашырачак, тагын 16сы чит экспертларны җәлеп итә, алар проектны мөстәкыйль рәвештә гамәлгә ашыра. Агымдагы елга чит белгечләрне җәлеп итүгә 95 миллион сум бүленәчәк, - диде ул.
Хәзерге вакытта гомумдәүләт проекты буенча сакчыл җитештерү принципларын гамәлгә кертүче предприятиеләр саны 12гә җиткән. Алар -- авыл хуҗалыгы, химия производствосы, приборлар төзү, инжиниринг кебек төрле тармак вәкилләре.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, быел проектка 50 предприятиене җәлеп итү бурычы тора. Ведомство әлеге күрсәткечне арттырып үтәргә ниятли. Министрлык мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта 31 предприятие сакчыл җитештерү принципларын кертү турында республика Хөкүмәте белән килешү төзегән.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
Читайте нас: