Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
9 август 2019, 19:06

Рөстәм Нәбиев кабат әти булачагын хәбәр итте!

Омскида казарма ишелү нәтиҗәсендә ике аяксыз калган Рөстәм Нәбиев: "Безнең тагын бер нарасыебыз була"

«Ходаем, үзебезнең шатлыгыбыз, бәхетебез турында сөйләр өчен күпме көттек, - дип яза Рөстәм социаль челтәрдә. -
Дөрестән дә, инде хәзер дәшми торырга һәм берөзлексез "Сезнең балагыз булачакмы" дип сорауларга "юк" дип җавап бирү мөмкин түгел, чынлыкта бит - Әйе, әйе, әйе!!!
Ничек кенә түздем әле бу шатлыгым белән күптән уртаклашмыйча, Әмма Индира 3 айга кадәр түзәргә кушты. Хәзер безгә 16-17 атна! 2020 елның гыйнварында безнең гаилә дүрт кешедән торачак. Баланың җенесен без әле белмибез. Безнең үзебез өчен дә бу аерым сюрприз булачак. Дөресен әйтергә кирәк, без бала табуны планлаштырмаган идек. Әмма Ходайның бу җәһәттән үз планнары булган. Бирә икән, алырга! Күкрәгемнән йөрәгем сикереп төшә дип торам, шатлыгым эчемә сыймый!»
Нәбиевлар гаиләсен шушы шатлыклы хәбәр уңаеннан котлыйбыз! Бәхетле, сәламәт, озын гомерле, иманлы бала булсын, тигезлектә үстерегез!
Читайте нас: