Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
9 август 2019, 19:31

Иманлының эше уң булыр

Борынгы ата-бабаларыбыз Ислам динен кабул иткәнче дә Болгар җирендә мәчетләр эшләп килгән, мәчет-мәдрәсәләр булган.

Аллаһы Раббыбыз Коръәндә болай ди: «Берәү Миңа якын булган саен, Мин аны сынармын, ул сынауны уңышлы үткән саен, ул Миңа якынрак булыр». Халкыбызга озак еллар дәвамында дин буенча күп сынаулар үтәргә туры килгән. Нинди генә авыр заманалар булса да, мәчет-мәдрәсәләрне сакларга тырышканнар, яңалары төзелгән. Олыларның һәммәсе дә диярлек дин тоткан, Аллаһы кануннары буенча яшәгән.

Рухи нигезебезгә кайтуның бер чагылышы булган мәчетләребез белән бүген республиканың һәр төбәгендә сокланырга мөмкин. Алар күңелләрне рухландырып, тирә-якны бизәп тора. Мәчетләр — халкыбызның чал тарихы, шатлык-хәсрәтләре, рухи мәдәниятебезнең бай сәхифәләре чагылышы. Алар халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга да ярдәм итә.

Туймазы районының Өязетамак авылы халкы да яңа мәчетләренә куанып бетәлми. Якты, иркен Аллаһ йортыннын кеше өзелми хәзер, биредә мөһим чаралар, дини бәйрәмнәр уңаеннан халык җыеннары оештырыла.

Мәчет төзелеше сигез ел дәвам итте. Бу изге эшкә аерым шәхесләр һәм шушы авылдан чыккан эшкуарлар уртак тырышлык салды. Корбан бәйрәме якынлашкан көннәрдә Өязетамак авылы мәчетендә фәһемле чара оештырылды. Анда өлкән яшьтәге апалар, иман юлына баскан яшьләр чакырулы иде. Очрашуны үткәрүгә мәчет имамы Вәзир Хәйруллин һәм аның җәмәгате Сания абыстай, социаль хезмәткәрләр — Өязетамактан Суфия һәм Карат авылыннан Флүзә ханымнар зур өлеш кертте.

— Бүген авылыбызның олы яшьтәге апалары, социаль хезмәткәрләр белән җыелып, вәгазьләр тыңладык, төрле мәсьәләләр буенча фикер алыштык. Мондый чаралар тәү нәүбәттә яшь буында Ислам диненә кызыксыну уяту өчен оештырыла, — ди Вәзир хәзрәт. — Шул рәвешле без яшьләрне иманга өндибез, алар туры юлдан тайпылмасын өчен тырышлык салабыз. Җәмгыятьтә тәртип һәм рухи үсешне тәэмин итүче чыганакларның иң мөһиме — әдәп-әхлак, ә күркәм әхлакның нигезе — дин, иман. Дини кануннарны өйрәнү, шулар буенча гына яшәү һәм аны башкаларга да өйрәтү һәркемнең бурычы. Авылдашларга әйтәсе килгәнем шул: бердәм булмасак, бу мәчет тә төзелмәгән булыр иде. Шушы изге эштә катнашучыларның һәрберсе олы хөрмәткә ия. Киләчәктә дә бердәм булыйк, мәчеткә йөрик. Күңелләребездә иман нуры бервакытта да сүнмәсен, бәхет-сәгадәттә яшәргә язсын, йортларыбызга-илебезгә тынычлык насыйп булсын.

Чарада катнашучы апалар белән дә фикерләшеп алдык.

— Шушы авылда туып-үстем, Вәзир хәзрәт белән бер сыйныфта укыдык, — ди Рәмзия ханым. — Имамыбызны тик яхшы яктан гына беләбез, аны бик хөрмәт итәбез. Гомумән, Хәйруллиннар гаиләләре белән авылдашлар өчен үрнәк, һәркемгә дустанә, ярдәмчелләр. Аллага шөкер, халык мәчеткә йөреп тора, өлкәннәргә ияреп бала-чагалар да килә, әкренләп яшьләр дә җәлеп ителә. Хәзрәткә булдыралганча ярдәм итәргә тырышабыз. Үзем чаралар үткәрүдә һәрчак катнашам. Тормыш иптәшемне Вәзирнең сул кулы дияргә мөмкин. Балалар, оныкларны да дингә ихтирамлы мөнәсәбәттә тәрбияләргә омтылабыз.

Мәчет төзүгә хәләл акчаларын һәм үз көчен салучыларга зур рәхмәтлебез. Әлбәттә, монда Вәзир хәзрәт, Сания абыстайның тырышлыгы аерым урын алып тора. Төзелеш бетте дип тынычланасы түгел ич, Аллаһ йортыбыз эшләп торсын, бирегә халык җыелсын өчен даими эшләргә, чараларны оештырырга да кирәк. Дини йолалар, бәйрәм мәҗлесләре, никах, исем куштыру кебек мөһим гамәлләр монда башкарыла. Авылыбызга чын мәгънәсендә җан өрде мәчетебез. Тирә-юнебезне моңлы азан тавышы, иман нуры белән сафландырган затларга иң зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!

Лилия ГАБИТОВА
Читайте нас: