Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
9 август 2019, 19:23

Агач утырту — изге гамәл

Газиз дин кардәшләрем! Милләттәшләрем! Бу араларда, кызганычка каршы, илебездә тетрәндергеч вакыйгалар кубәеп китте. Аларның берсе — беркемне дә битараф калдырмаган Себер тайгаларында бертуктаусыз дәвам иткән янгыннар...

Инде аяусыз янгын 3,5 млн гектардан артык җирләрне ялмап алган. Җир шарында үзләрен бик данлыклы дип санаган хөкүмәтләрнең дә шул чама җире юк... Күз алдына да китерергә куркыныч — аяныч хәлләр бу! Кызгану белмәгән ут, бихисап кош-кортны, җәнлекне, бөҗәкләрне, йөз еллык карагайларны, кедрларны, харап итеп юкка чыгарды. Кешенең яшәеш чыганагы булган кислород әрәм булды. Әйе, әдәм баласына әлегә артык куркыныч янамый, аңа һаман яшәргә мөмкинлек бирелә...

Әмма Аллаһы Тәгалә, гомумән, һәм аның илчесе пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с. г. в.) хәдисләрендә әдәм баласы тирә-як мохиткә карата ваемсыз һәм рәхимсез, битараф булыннан бик еш кисәтелә.

Әйе, кеше, башка мәхлуклар белән чагыштырганда, җир йөзендә патша хөкемендә. Әмма аның тирә-якны җимерергә, тар-мар китерергә, яндырырга хакы юк... һәм ул үзенең ялгышларын, хаталарын төзәтә дә белергә тиеш...

Коточкыч хәлләрнең барлыкка килүендә мин кемнедер гаепләргә дә һәм гаеплеләрне дә эзләргә теләмим. Минем теләгем һәм максатым икенче. Ул да булса, бу янгын салган яраларны ничектер төзәтү юлын эзләү.

Шуңа күрә, мин барыгызны да тиз арада җиң сызганып кайда булса да, нинди булса да — агачлар, куаклар утырта башларга өндим. Чөнки бездән башка бу эшләрне беркем дә башкармый, һәр кеше үз мөмкинлеге белән тырышырга тиеш, дип уйлыйм.

Агач утыртуның төрле яклап та бик олы әһәмияткә ия икәнен пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с. г. в.) хәдисендә әйтеп калдырган: «Агач утыртканда Кыямәт купса да, агачыңны утыртып бетер». Ул шулай ук тагын бер хәдисендә җимеш агачларын утыртуның бик саваплы булуын да хәбәр итә: «Кем җимеш агачы утыртса һәм ул агачның җимеше ашалган саен, утырткан бәндәгә ике дөньяда да савап языла, хәтта урлап ашасалар да!

Бәлки, дога кылырга кирәк, Аллаһтан ялварырга, сорарга кирәк дигән мөселман кардәшләр дә байтак булыр... Әмма, хөрмәтле дин кардәшләр, милләттәшләр! Инде бүген хезмәт кирәк, бездән ярдәм кирәк табигатькә. Бу эшләрне Корбан гаете алдыннан башкарсак, ифрат саваплы булыр

Гөлсем МАНСУРОВА,

«Сәлам» мөселман хатын-кызлар клубын оештыручы.
Читайте нас: