Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
8 август 2019, 19:14

Велосипедта — җиңүләргә!

Үзәк мәйдан биләмәсендә СССРның спорт мастерлары Петр Бобков һәм Харис Сәхипов истәлегенә велоспорт буенча Башкортстан һәм шәһәр беренчелеге үтте.

... 1964 ел. Октябрьскийга яшь тренер, велоспорт буенча СССРның спорт мастеры Петр Иванович Бобков эшкә килә. Нәкъ шушы чордан шәһәребездә әлеге спорт төре үсеш ала. 8 еллык эшчәнлек дәверендә Петр Иванович 8 спорт мастеры, спорт мастерлыгына 12 кандидат әзерли. Тәҗрибәле тренер җитәкчелегендә Октябрьскийның велоспорт командасы Русиянең иң яхшы өчлегенә керә.
Төбәктә велоспорт үсешенә өлеш кертүчеләр исемлегендә тагын бер якташыбыз бар. Ул —велоспорт буенча СССРның спорт мастеры, өч халыкара супервеломарафонда (Париж-Брест-Париж, 90 сәгать эчендә 1200 км.) катнашкан Харис Гариф улы Сәхипов.
Шәһәрдәшләр данлыклы спортчыларыбызны онытмый, аларны һәрчак ихтирам белән искә ала. Агымдагы елда Октябрьскийда СССРның спорт мастерлары Петр Бобков һәм Харис Сәхипов истәлегенә җиденче тапкыр велоспорт буенча шәһәр һәм республика беренчелеге оештырылды. Ярышларда Башкортстанның шәһәр-районнарыннан 60ка якын 11-18 яшьлек иң көчле спортчы катнашты. Яшь төркемнәренә ярашлы, велоузышлар 9,16, 30 км арада үтте. Шәһәребез данын 4нче спорт мәктәбендә тренерлар Римма һәм Николай Борозняк, Линар Сәхипов җитәкчелегендә шөгыльләнүче яшүсмерләр яклады.
Һава торышының бозылуы аркасында ярышлар программасын кыскартырга туры килсә дә, велоузышчылар киеренке көрәш алып барды. Яңгырдан соң тайгакка әйләнгән юлда бер спортчы егылды, бәхеткә, ул имгәнмәде. Мәйданда кизүдә торучы ЮХХДИ, «ашыгыч медицина ярдәме» хезмәткәрләре дә үз вазыйфаларын югары дәрәҗәдә башкарды.
Яхшы физик әзерлекле, даими күнекмәләр ясаган яшь спортчыларыбыз гадәттәгечә лаеклы чыгыш ясады. Нәтиҗәдә, 9 шәһәрдәш бүләкле урыннарга иреште. 2001-2003 елгы үсмерләр төркемендә Линар Нәҗметдинов җиңү яулады. Икенче урында — Руслан Зәйнуллин. Егетләр тренер Римма Борозняк кул астында шөгыльләнә. Линар һәм Руслан — спорт мастерлыгына кандидатлар, күп тапкырлар Русия һәм Башкортстан Беренчелегендә бүләкле урыннарга ирешкән спортчылар, велоспорт буенча БР җыелма командасы әгъзалары. Бу төркемдә Илья Казаков өченче булды.
Даниил Вафин 2004-2005 елгы үсмерләр арасында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Тимур Сәлимов — икенче урында.
2006-2007 елгылар төркемендә Олег Зиманов өченчелекне алды. 2008 елгылар арасында Ренат Кадыйров иң яхшысы булды. Кызлардан Анна Абдуллина (2004-2005) — беренче, Анастасия Павлова (2006-2007) — икенче урын яулады.
Октябрьскийның 4нче спорт мәктәбе укучыларын республика һәм шәһәр Беренчелегендә ирешкән казанышлары белән тәбрикләп, яңадан-яңа үрләр телибез!
Шәһәребездә елдан-ел велосипедта йөрүчеләр саны арта бара. Күпләр аны уңайлы һәм хәвефсез транспорт төре дип саный. Бу чынбарлыкка туры килә: бөкеләрдә утырасы юк, юлда барган өчен түләмисең, иң мөһиме — «сәпиттә» хәрәкәт итүнең сәламәтлеккә дә файдасы тия.
Велосипед спортының үсеш алуында шәһәр биләмәсендә оештырылучы ярышларның әһәмияте зур. Чөнки нәкъ шундый чаралар балаларда спортка карата кызыксыну уятырга, аларны сәламәт тормышка җәлеп итәргә булыша. Бу уңайдан 3 августта үткән республика һәм шәһәр Беренчелегендә спортчыларга көч биреп торырга бик аз кеше килүен билгеләмичә кала алмыйм. Бәлки, моңа яңгыр явып торган болытлы көн, яки җәйге яллар вакыты булуы сәбәпчедер. Ничек кенә булмасын, киләчәктә велоспорт ярышлары күбрәк кешеләрне җыяр, олылар һәм балалар мондый чараларны игътибарсыз калдырмас дип ышанасы килә.
Лилия ГАБИТОВА
Читайте нас: