Ветераннар советында үткән очрашуга үзем дә барырга булдым. Халыкның бу катламы активлыгы, төгәллеге, бер мәсьәләгә дә битараф булмавы белән аерыла. Соң үзебез дә озакламый шулар сафына басачакбыз бит. Кайда нинди генә чара үтмәсен, иң алдынгы сафта — пенсионерлар, күпчелек инстанцияләргә дә пенсионерлар мөрәҗәгать итә. Гәзитебезгә язылучылар да алар. Рәхмәт сезгә, тынгысыз җаннар!
Очрашуда катнашучыларны сәламләп, иң элек Алексей Шмелев җыелучыларны бүгенге көндәге эш-мәшәкатьләр торышы, нинди эшләр башкарылуы, кайсы предприятиеләрдә эшләрнең уңышлы оештырылуы хакында кыскача таныштырды. Хакимият башлыгына егермеләп кеше соравын бирде. Халыкны нигездә шәһәрдәге юллар торышы, коммуналь тармактагы җитешсезлекләр, ихаталарны төзекләндерү, яшәү өчен уңай шартлар тудыру мәсьәләләре борчый. Алексей Николаевич һәр сорауга тәфсилләп җавап бирергә тырышты, кайберсен арытаба тикшерүгә алды.
Иң беренче булып хакимият башлыгына Московка авылының ветераннар советы рәисе Зөһрә Гәрәева мөрәҗәгать итте.
— Мин барлык авыл халкы һәм ветераннарыбыз исеменнән Сезгә мөрәҗәгать итәм, — диде ул. — Безнең Московка авылына да бераз игътибар итсәгез иде. Октябрьский шәһәренең чиге Төрекмән авылына кадәр генә, аннан соң беркемгә дә кирәкмәгән Московка авылы башланадыр кебек. Чөнки нәкъ Төрекмәннән соң начар һәм яктыртылмаган юл башлана. Коммуналь хезмәтләр өчен түләргә безнең авыл пенсионерлары кая барырга тиеш: почта да, банк бүлекчәсе дә юк, балаларга укырга мәктәп, кечкенәләргә балалар бакчасы да, клуб, медпункт юк. Гомумән, Московкада яшәүчеләр чирләмәскә дә, бәйрәмнәрдә җыелышмаска да, почта хезмәтеннән файдаланмаска да, яхшы юллардан да йөрмәскә тиешмени? Вәгъдә ителгән спорт мәйданчыгы да төзелмәде. Күптән түгел җәмәгатьчелек рәисен сайладык, кайда дисезме: урамда басып торып. Халыкны җыяр өчен бер бина кирәк бит инде, җәяүлеләргә йөрергә юл да, автобус маршрутлары да юк. Бердәнбер 13нче маршрут халыкка да, бакчачыларга да. Бакчаларга йөрүче маршрутларны кыскартып бетерделәр, ә халыкка урын юк. 21нче гасырда без шундый шартларда яшәргә тиешме? Московка ветераннары да Октябрьский шәһәрен төзүдә актив катнашкан, данлыклы нефтьчеләребез бар. Сездән үтенеп сорыйбыз, бераз булса да игътибар итегез инде Московкага да. Якын булса да күрше Татарстанга ярдәм сорап мөрәҗәгать итеп булмый бит инде.
Хакимият башлыгы исә бу мөрәҗәгатьне урынлы дип тапты, Московкада төзеләчәк клуб бинасының проекты әзер булуын, аны гамәлгә ашыруга 32 млн. сум акча таләп ителүен билгеләде. Юлларны Төрекмәннән соң арытаба ремонтлау дәвам итәчәк, юлны яктырту мәсьәләсе финансларга бәйле, дип җавап бирде.
25нче төбәктәге иске христиан зияратының ташландык булуын, аны тәртипкә китерергә кирәклеген билгеләделәр. Бу сорауга күпләр кушылды. Хакимият башлыгы зияратларның тарихи урын булуын белдерде, анда тәртип булырга тиеш, Зает авылындагы төзекләндерелгән иске мөселман зияраты үрнәгендә диде. Моны үзебез өмә оештырып башкармасак, читтән беркем дә килеп эшләмәячәк инде, өмәләр оештырырга кирәк, дип билгеләде. Эчке эшләр органнары ветераннары рәисе Р. Еникеев яңгыр вакытында Ленин проспекты, Губкин урамы аша җәяү йөрерлек булмый дип мөрәҗәгать итте. Алексей Шмелев бу мәсьәләдә өстәмә су агызу корылмалары төзү таләп ителүен әйтте. Бу арада бер шаяны, яңгыр яуганда урамда йөрмәскә, ә өйдә утырырга киңәш итте.
Тимерҗан Идрисов 35нче төбәктә җәяүлеләр өчен юллар булмавын, каршыга машина килгәндә газонга менеп басарга туры килүен, чүп савытларының тәрәзә каршысына куелуын хәбәр итте. Башкорт ихатасы проекты гамәлгә ашырылуы бик яхшы, әмма аны әзерләгәндә ни өчендер сукмаклар төзү күздә тотылмаган дип билгеләде җыелучылар. Хакимият башлыгы бу мәсьәләне тикшерергә дип үзенә язып алды. Ихаталарда машиналар кую өчен урыннар җиһазландырылмавы, Ленин проспекты 43нче йортта яшәүче инвалидка коляскада кереп-чыгып йөрү өчен шартлар булмавы, яшь агачларга су сибелмәве, шунлыктан 38нче янгын сүндерү бүлеге каршысына утыртылган 15 каен агачының берсе генә исән калуы да күтәрелде очрашуда. Патриотик тәрбия үзәгендә урнашкан «Яшә, Җир!» музееның ябылуы турында да хәбәр итте клуб җитәкчесе Р. Кашапов.
А.Шмелев билгеләвенчә, бу очрашуда бирелгән һәм җавапсыз калган сорауларның барысы да күз уңына алыначак һәм тикшереләчәк.
Чара ахырында Республикабызның 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган юбилей медальләре аеруча актив ветераннарыбызга тапшырылды. Мондый очрашулар арытаба да дәвам итәчәк, алардан нәтиҗә булсын иде дип телик.