Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
8 август 2019, 07:00

Фитнес-үзәкләр — яхшы физик әзерлек чыганагы

РФ Президенты Владимир Путин фитнес-үзәкләрнең эшен көйләүче законга кул куйды

Яңа законга ярашлы, фитнес-үзәкләргә спорт ярышлары оештыру һәм үткәрү, халыкны ГТО нормалары бирергә әзерләү хокукы бирелә.
Документ фитнес-үзәкләргә гомумрусия һәм халыкара спорт оешмаларының әгъзасы булырга, күрсәткән хезмәтләренең сыйфат стандартларын билгеләргә мөмкинлек бирә. Аерым алганда, фитнес-үзәкләр рәсми физик культура һәм спорт чараларын оештыра, үткәрә ала. Моның өчен алар квалификацияле хезмәткәрләрне эшкә җәлеп итеп, аларның белемен күтәрер өчен шартлар тудырырга да бурычлы булачак.
Яңа закон фитнес-үзәкләр турында аңлатма да бирә. Алар – физкультура-спорт оешмасы, эшчәнлекләренең максаты – кешеләргә физик әзерлек һәм физик үсеш буенча хезмәт күрсәтү.
Читайте нас: