Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
7 август 2019, 07:00

Көн кадагында: социаль-икътисади мәсьәләләр

Путин Хәвефсезлек Советы әгъзалары белән киңәшмә үткәрде

Русия Президенты Хәвефсезлек Советының даими әгъзалары белән оператив киңәшмә үткәрде. Киңәшмәнең төп темасы – уртача һәм кече ераклыктагы ракеталар хакында килешүдән АКШның беръяклы чыгуы.
Моннан тыш, Себердә һәм Иркутск өлкәсендә гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен юк итү белән бәйле мәсьәләләр, көн кадагындагы актуаль социаль-икътисади мәсьәләләр тикшерелде.
Киңәшмәдә Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев, Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин, Президент Хакимияте Җитәкчесе Антон Войно, Хәвефсезлек Советы Секретаре Николай Патрушев, эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, оборона министры Сергей Шойгу, Федераль иминлек хезмәте директоры Александр Бортников, Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин катнашты.
#ВладимирПутин
Читайте нас: