Әйтик, 2020 елга барлык сәламәтлек саклау оешмаларын Интернетка тоташтыру планлаштырылган. Әлеге максатларга 1,7 миллиард сум юнәлтеләчәк. Бу хакта оператив киңәшмәдә республиканың Мәгълүматлаштыру буенча дәүләт комитеты рәисе Геннадий Разумикин белдерде.
Моннан тыш, мәгариф оешмаларын да Интернетка тоташтырып бетерәчәкләр. Бу эш 2021 елга кадәр 1214 объектта башкарылачак. Шулай ук 218 урындагы үзидарә органы да Интернет белән “дуслашачак”.
Искәрмә: илдә санлы икътисадны үстерү буенча милли программаны гамәлгә ашыруны Русия Президенты В. Путин тәкъдим итте.