Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
6 август 2019, 06:06

Подъездларны ремонтлау: бүгенге вәзгыять

Октябрьскийда агымдагы елда 53 подъезд төзекләндереләчәк

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның күрсәтмәсенә ярашлы, 2019-2024 елларда республикада 26 мең подъезд төзекләндереләчәк. Әлеге программа 6 елга исәпләнгән.
Октябрьскийда быел 53 подъездны ремонтлауга 50 332,9 мең сум акча бүленгән. Программаны финанслауда милек хуҗалары катнашмый, алар тәкъдим ителгән исемлектән эшләр төрен, диварларны нинди төскә буяу, бизәкләү-эшкәртү үзенчәлекләрен билгеләүгә хокуклы.
Төзекләндерү гамәлләре хакимият башлыгы урынбасары Шамил Фәррахов күзәтчелеге астында үтә. Шамил Гиззәр улы шулай ук ремонтланган подъездларны тикшерү, кабул итүдә катнаша. Әйткәндәй, җылылык саклаучы материаллар кулланып ремонтланган йортларның тышкы күренеше, су-җылыту системасын, үткәргечләрне, подъездларны яңарту һәм башка төр ремонт эшләре күпфатирлы йортларга заманча төс бирә, аларга икенче «сулыш» өрә. Бу шулай ук халыкның тормыш шартларына да уңай тәэсир итә, гомуми милеккә карашны үзгәртә.
Бүгенге көндә шәһәребездә подъездларны ремонтлау буенча республика программасының беренче өлеше тәмамланып, икенче этапка күчү бара. Шушы араларда 35нче төбәкнең 16нчы күпфатирлы йортында ремонт барышы белән таныштык. Биредә эш гамәлләре генераль подрядчы — «Уралспецмонтаж» җәмгыяте һәм «Стройсистема-65» субподрядчы оешмасы тарафыннан башкарыла.
— Төзекләндерүне тиешле вакытыннан ике атна алдан башладык, әмма әлеге йортның стандартларга туры килмәве аркасында берникадәр тоткарлыклар булды. Атап әйткәндә, сүз тамбурлы ишекләр, тәрәзәләр һәм дөрес урнашмаган газ торбалары турында бара, — ди «Стройсистема-65» директоры Андрей Улимаев. — Бүген инде бердәм карар чыгарылып, мәсьәләне чишү юлы табылды, ремонтлау план буенча дәвам итә. Безнең каршыда торган йөкләмәләр: плитәләр җәю, тамбурлы ишекләрне, тәрәзәләрне алыштыру, буяу-сылау эшләре, шулай ук йортның алгы ягындагы керү төркемен ремонтлау. Соңгысына түбә «келәме»н алыштыру (төзелеш конструкцияләрен су, дым тәэсиреннән саклаучы система), су агызу урыннарын цинклау керә. Әлеге вакытта подъезд диварлары буяуга әзер, плитәләр урнаштырылган. Әйткәндәй, тәрәзәләрне алыштыруда «Европласт» компаниясе эшчеләре мәшгуль. Ремонтны графикка ярашлы, атна-ун көн эчендә төгәлләү күзаллана. Төзекләндерү өлкәсендә тәҗрибәбез зур, шуңа күрә 16нчы йорт подъезды да без ремонтлаган башка объектлардагы кебек үк матур, тиешле таләпләргә ярашлы булачак дип әйтә алам.
Андрей Сагитович сүзләренчә, ремонт эшләре милек хуҗалары күзәтүендә, аларның тәкъдим-ихтыяҗларын исәпкә алып башкарыла: «16нчы йортта яшәүчеләр белән үзара килешеп-аңлашып эшлибез, бу яхшы нәтиҗәгә ирешүдә аеруча мөһим», —дип ассызыклый ул. Дөрестән дә, халык ышанычын яулау җиңелдән түгел. Бар нәрсә дә диярлек акчага корылган, алдашу-мутлашу заманында яшибез бит. Шуңа кешеләрнең үзгәрешләргә шикләнеп каравына гаҗәпләнәсе түгел. Ремонтчыларга халык ышана икән, димәк алар бүгенге көндә эшләрдән канәгать, төзекләндерү гамәлләре белән танышып баралар, ягъни үзләре яшәгән йорт язмышына битараф түгелләр.
Искәрмә: Подъездларны ремонтлау буенча республика программасы турында тулырак мәгълүматны «Туган як» гәзитенең «Бәйләнештә» социаль челтәрендәге төркемендә алырга мөмкин: https://vk. com/club118309628?w=wall-118309628_1625%2Fall.

Лилия ГАБИТОВА, автор фотолары.

Читайте нас: