Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
6 август 2019, 07:00

Башкортстан төбәк проектын гамәлгә ашыруга зур күләмдә федераль акча җәлеп итә

Башкортстан 2017 елдан Русиянең 7 сынау төбәге арасында “Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм” өстенлекле программасында катнаша.

Федераль дәрәҗәдә «Җитештерүчәнлек 360» форумы мәйданчыгында да республиканың активлыгы билгеләп үтелде.
2019 елда Русия Федерациясе Президентының 204нче Указын гамәлгә ашыру кысаларында бу юнәлештә эшчәнлек “Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм” гомумдәүләт проекты итеп үзгәртелде. Кирәкле хокукый база һәм идарә структурасы формалаштырылды.
Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәге эшли. Республика предприятиеләрендә «сакчыл җитештерү» принципларын кертү буенча чаралар гамәлгә ашырыла. Федераль үзәк өчен KPI-күрсәткечләр билгеләнгән – ел саен алар республиканың уртача 12-16 предприятиесендә проектларны гамәлгә ашырырга һәм һәр оешма буенча 10-12 кешене укытырга тиеш.
Федераль финанслау «Предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүгә максатлы ярдәм» проекты буенча каралган. Русия субъектларына бюджетара трансфертларның гомуми күләме якынча 2 миллиард сум тәшкил итә. Башкортстан - төбәк проектын гамәлгә ашыруга зур күләмдә федераль акча алган Русия төбәкләреннән берсе. Трансферт күләме 112,5 миллион сум тәшкил итте.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: