Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
6 август 2019, 07:00

Бала пособиесе — 11 мең

1,5-3 яшькә кадәр балага айлык түләүләр 50 сум урынына 11 мең булачак!

Владимир Путин өч яшькә кадәр балаларга пособиене арттыру турында законга кул куйды.

Ул беренче һәм икенче балага кагыла. Алар өчен 1,5-3 яшькә кадәр айлык түләүләр кертелә. Ул төбәктә балаларның яшәү минимумы күләменә тиң булачак. Әлегә кадәр 50 сум тәшкил итте.

Үзгәреш беренче яисә икенче баласы туган гаиләләрнең 70 процентына кагылачак.

20 июньдә "туры элемтә" вакытында Владимир Путин, киләсе елдан керемнәре ике яшәү минимумы күләмендә булган гаиләләр бала өчен 10-11 мең сум күләмендә түләүләр ала башлаячак, дигән иде.

#владимирпутин
Читайте нас: