Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
6 август 2019, 15:36

10 август — Бөтенрусия физкультурачылар көне

Гагарин паркында Физкультурачылар көне уңаеннан спорт чаралары оештырылачак.

10.00 сәгатьтә футбол кырында — стритбол буенча ярышлар;

12.00 сәгатьтә теннис мәйданчыгында — ир-атлар арасында теннис буенча турнир;

13.00 сәгатьтә воркаут һәм футбол (2011 елгы малайлар командалары өчен) мәйданчыкларында шушы спорт төрләре буенча ярышлар;

14.30 сәгатьтә Ветераннар аллеясендә — 7-8 яшьлек балалар арасында велоспорт-слалом (үзегезнең велосипедлар белән килергә);

16.00 сәгатьтә — спорт мәктәпләре, клуб һәм федерацияләрендә шөгыльләнүче 5-6 яшьлек балаларга, шулай ук гаилә командаларына күңелле ярышлар; 10-12 һәм 13-15 яшьлек малай-кызлар, 16-28 яшьлек кызлар-егетләр, 29-39, 40 яшьтән өлкәнрәкләр өчен спорт ориентлашуы.

17.00 сәгатьтә — олылар командалары арасында футбол, «Апельсин-сити» һәм «X – FIT»ның йога һәм фитнес инструкторлары белән дәрес.


Скандинавча йөрүчеләргә паркның уртасында (һәйкәл биләмәсе) Спорт сарае инструкторы белән шөгыльләнү мөмкин булачак. Моннан тыш һәркем туристик сукмак аша үтә алачак.

Бу көнне «Минем белән йөгер» гаилә эстафетасы да (әтиләр — 600м, әниләр — 400м, балалар — 200м) оештырыла. Старт 15.45 сәгатьтә, җыелу урыны — К. Маркс һәм Ф. Энгельс хөрмәтенә һәйкәл янында.


Белешмәләр өчен телефон: 6-71-72.
Читайте нас: