Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
5 август 2019, 19:26

Тиеннәргә ярдәм итик!

Мәгълүм булуынча, Гагарин исемендәге паркта менә инде икенче ел купшыкай тиеннәр яши.

Һәркем шушы урман җәнлекләренә хозурлана, аларны җимеш-җиләк, чикләвек һәм башка тәмлекәйләр белән сыйлый. Шәһәребезгә купшыкайлар шәхси эшкуар Павел Бельский һәм аның гаиләсе ярдәмендә кайтарылды. Быел җәй бу игелекле затлар көче белән парк биләмәсе тагы да 8 тиен белән тулыланды.

Бельскийлар гаиләсендә әлеге вакытта 7 тиен баласы тәрбияләнә. Алар бераз үсә төшкәч һәм ишәйгәч, Геофизик скверына яки Нефтьче паркына «күченәчәкләре» фаразлана.

Шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелев беренчеләрдән булып яңа кунаклар белән танышты. Хәзер паркта гадәти Европа тиеннәре белән берлектә Алтай (телеутка) токымлылары да яши. Соңгылары эрерәк гәүдәле, тире калынлыгы белән аерыла. Әмма иң мөһиме, тиеннәрнең барысы да бик матур, акыллы һәм дустанә мөнәсәбәтлеләр.

Без, кешеләр дә, нәни дусларыбызга карата хәстәрлекле караш күрсәтик, аларны кыерсытмыйк. Саф һава суларга чыкканда тиенкәйләргә берәр тәмле сый да алырга онытмыйк. Бу яшел алма, көнбагыш, чикләвек, кишер, коры печенье булырга мөмкин.
Читайте нас: