Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
5 август 2019, 18:59

Тәүге мөхәрриребезгә 80 яшь!

«Зыялы интеллигент үрнәге сез!» Фәкать шулай дип дәшәсем килә хөрмәтле Рифкать абыйга. Гаҗәеп тыйнак, итагатьле шәхес буларак, турыдан-туры кабул итмәс иде ул мөгаен әлеге фикеремне. Шуңа күрә гәзит битләре аша мөрәҗәгать итәм дә. Сәбәбе дә бар — август башында Рифкать Сәлмән улы Хәсәншинга 80 яшь тула.

Ничегрәк языйм икән соң «Туган як»ның тәүге мөхәррире хакында? Артык купшы-ялтыравык сүзләр тезмәсен дә өнәми Рифкать ага. Беренче көн генә белүем түгел лә. Байтак еллар танышбыз... Хәер, нигә баш ватып маташам әле? Ничек бар, шулай тасвирлыйм, шәхсән үз хатирәләремнән, тәэссоратларымнан чыгып эш итим.

... Адәм баласына теге яки бу исем очраклы бирелми, диләр. Чыннан да, исем кешегә бер генә мәртәбә кушыла һәм аның гомерлек юлдашына әверелә. Хәтта ки беркадәр холык-фигыленә, язмышына да тәэсир итә сыман. Рифкать исеменең гарәпчәдән тәрҗемәсе — иптәшлек, дуслык; яхшылык, игелеклелек. Җисеменә туры килә, минемчә. Мәкалә героемны якыннан белүчеләр килешер, дип уйлыйм. Бар булмышы, тормышы белән исбатлый ул хакыйкатьне Рифкать Сәлмән улы. Форсаттан файдаланып, әңгәмә корып алыйк булмаса үзе белән.

— Күнегелгән гадәт буенча, бераз балачак, яшьлек елларына байкау ясыйк әле, Рифкать абый. Һәммәсе дә чишмәдәй шул тарафлардан башлангыч ала ич.

— Тормыш юлым бүтән чордашларныкыннан әллә ни аерылмый да сыман. Чыгышым белән Иске Кандрадан. Мәктәп елларында ук матур әдәбиятка тартыла идем тартылуын. Хикәя-пьесалар да язгалый идем үземчә. Җиденче сыйныфтан соң Октябрьский нефть техникумына укырга кердем. Урысчам шактый «аксый» иде, беренче курс ахырына эшләр көйләнде. Без, татар малайлары, диктантларны «дүртле»гә яза башладык. Техникумнан соң Ишембай районына эшкә җибәрделәр. 1958 елда хәрби хезмәткә алындым.

— Армия чын мәгънәсендә чыныгу мәктәбе булгандыр?

— Әлбәттә. Өч ел, аз вакыт түгел! Төньяк флотында, Мурманск өлкәсе Лиинахамари портында хезмәт итәргә туры килде. Шәхсән минем өчен иң фәһемлесе —офицерлар йортындагы китапханә шәп иде. Кинәнеп, рәхәтләнеп укыдым классик әсәрләрне. Лермонтовның үлемсез «Мцыри»ен яттан белә идем хәтта.

— Киләчәккә юл салынган, димәк. Язу-сызу шөгыленә ишарәләвем...

— Чыннан да, кызык кына бу дөнья дигәнең. Солдат хезмәтеннән соң нефтьче белгечлеге буенча эш табылмады. Әйткәндәй, армиядә чакта «Поляр йолдыз» дигән гәзиттә мәкаләләрем басыла килде. Бераз күзаллыйм матбугат хәлләрен... Туймазы редакциясенә килдем. «Ленин юлы» гәзитенә тәрҗемәче итеп алдылар. Тәүге остазым Фәйзи Гали улы Гомәровны ихтирамлап искә алам. Аның үтемле, урынлы киңәшләре һәрчак терәк булды. Белем дәрәҗәсен күтәрү максатында Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга кердем. Питрәч район гәзитендә, радиода эшләдем.

Аннан ары янә туган якларга кайттым. Редакциядә, шәһәр комитетында эшләдем, Башкортстан радиосында үз хәбәрче вазифаларын башкардым. Өлкән буын шәһәрдәшләргә яхшы таныш Наҗия апа Рәхмәтуллина пенсиягә китәр алдыннан «кодалады»...

— Тормыш сәхифәгездә якты эз калдырган шәхесләр аз булмагандыр шәт.

— Бу яклап та үземне ифрат бәхетлегә саныйм. Тимер Арслан, Әкрәм Даутов, Фәрит Габдрәхимов, Леонид Тарасов («Октябрьский нефтяник»ның элеккеге редакторы), Талип Нуркаев, Ләйлә Мәрданшина, Халидә Хәнипова... Исемнәре тарих битләренә алтын хәрефләр белән теркәлгән сәләт, иҗат ияләре! Төрле кеше белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу форсатын бирде журналист һөнәре. Яшерен-батырын түгел, цензура каты иде. Сират күперен үткән сыман... Әмма ләкин сатира, фельетон ишеләргә дә урын бирелде. Халык матбугат басмаларына дәррәү языла иде ул чакларда.

— Рифкать абый, мәгълүм ки, киләсе ел барыбыз өчен дә үтә әһәмиятле булмакчы. Сезнең өчен исә — аеруча. «Туган як» гәзитенең 30 еллык юбилее хакында сүзем. Билгеле, яраткан басмабыз тарихына арналган истәлекләр, хатирәләр бихисап булачак. Шуңа күрә дә әлеге мәсьәләгә аерым тукталып тормабыз бүгенгә. Тик шулай да, хис-тойгыларыгыз белән уртаклашып китсәгез иде бу уңайдан.

— Дөресен әйтим, «Туган як» миңа газиз баламдай якын, кадерле. Бихисап шатлык-борчылуларым бәйле гәзит белән. Күпме якташ-милләттәшләрнең көче салынган үз телебездә нәшер ителүче басма мәнфәгатендә. Кызганычка каршы, байтагы бу фани дөньяларда юк инде... Шәһәр тормышын һәръяклап даими яктыртырга омтыла идек, билгеле. Әхлак, мәдәният, әдәби, дини темаларга мәкаләләр, киңәшләр сәхифәсе укучы тарафыннан җылы кабул ителде. Ана телен яклау, хуплау, саклау максаты куелды тәү нәүбәттә. Башлап каләм тибрәтүчеләр иҗаты да ярыйсы киң яктыртыла иде.

— Хәбәрче, редактор буларак, шәхсән үзегез кайсы жанрга өстенлек бирә идегез?

— Очеркларга. Кеше белән аралашу, кызыклы-фәһемле мәгълүмат туплау, шуны түкми-чәчми гәзит укучыга җиткезү — зур бәхет чыганагы ул. Хикәя, эссе кебек төрләр дә күңелемә якын. Шуңадыр, әле булса яраткан әдипләрем — Гомәр Бәширов, Гадел Кутуй, Әмирхан Еники әсәрләрен укып ләззәтләнәм, җан рәхәтлеге табам. Ни аяныч, бүгенге татар-башкорт әдәбиятында бик күренми андый югарлыктагы иҗат җимешләре...

— Ә хәзерге матбугат басмаларына күз ташлаганда. Гәзит-журналларның киләчәге өметлеме? Нинди юнәлештә игътибар көчәйтү сорала?

— Шөкер, милли басмаларны даими карап-укып барырга тырышам. «Туган як»тан тыш, «Кызыл таң», «Казан утлары», «Мәдәни җомга»га өстенлек бирәм. Укырдай, кызыклы-фәһемле әйберләр шактый аларда. Безнең замандагыча өркеп-шөрләп тору юк... Гади халык мавыгып, мөкиббән китеп укырлык мәкаләләр күбрәк язылырга тиешле, минемчә. Көчләп яздырып булмый матбугат басмаларына адәм баласын. Интернет чоры. Конкуренция!

— Рифкать абый, ә үзегез әлеге чорда мәкаләләр язгалыйсызмы? Бәлки истәлекләр теркәү, укучы белән ихлас уртаклашу мәле дә җиткәндер. Тормыш тәҗрибәсе олуг байлык, рухи казанышлар чыганагы ич ул...

— Яшермим, мәкаләләр сирәк языла. Гәрчә уй-фикерләр бихисап булса да. Туган авылым тарихына кагылышлы материаллар бераз җыйналган, Рәшит ага Әминев калдырган мәгълүматлар да бар. Шуларны туплап, эшкәртеп чыгарырга иде исәп. Ният бар, гамәлгә ашырылса, әйбәт булыр иде, билгеле.

— Бик мәслихәт. Уңышлар насыйп булсын изге эшегездә. Киләчәк буын өчен бик тә кирәкле, мөһим гамәл бу. Үзенчәлекле тәрбия чарасы да.

— Әйе. Катлаулы заманда гомер кичерәбез. Олыны-кечене аермый торган чорда... Тискәре күренешләр шактый яшәешебездә. Йөрәк әрни. Гаделлек, намуслылык, тугрылык төшенчәләре югалып бара. Иркенлек, азатлык яхшы нәрсә, әлбәттә. Тик... Акча хакимлек итә һәр тарафта да. Урлашу, ялганлау, талау, җинаять «гөрләп чәчәк ата». «Зәңгәр экраннар»да шул ук темалар алга сөрелә, карарга куркыныч. Җитәкчелек исә җаваплылык хисе тоймый, гаеплеләргә тиешле җәза бирелми. «Кыргый капитализм»га кереп барабыз түгелме?.. Хөкүмәт гади халыкны якласын иде. Хезмәт кешесенең кадере юк. Яшьләргә эшкә урнашу ифрат читен. Аз-маз хезмәт хакына тир түккәннәр соңгы тиеннәрен дигәндәй җыйнап, төзелеп килүче йорттагы фатирга акча түли мәсәлән. Нәтиҗәдә фатир да, акча да юк... Буш сүз түгел, үз улым да шундый халәттә калды. Ә кредит, бетмәс-төкәнмәс бурычлар тозагында иза чигүчеләр күпме?! Янә дә шундый хәл. Каты авыру сабыйга тиенләп һаман да шул гади кешедән акча җыялар, ә байлыгын кайда куярга белми аптыраган-йөдәгән бәндәләр мондый гамәлдән йөз чөерә. Һичнинди киртәгә сыймый бу! Нәтиҗә — адәм баласы акрынлап киләчәккә өметен җуя, бер ишесенең ачу-нәфрәттән яман юлга да басуы бик ихтимал. Коточкыч!

— Өметсезлеккә бирелмәс өчен ни кылырга соң мондый шартларда?

— Аллаһы Тәгаләгә таянырга, саф күңелдән, ихлас дога кылырга. Бөтен ышаныч — Аллаһыда. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтүем. Кешегә дини тәрбия, гыйлем бик кирәк. Радио-телевидение бу җәһәттән җитди эш башкарырга, төрле галимнәрне сөйләшүгә җәлеп итәргә сәләтле. Рамил Юныс хәзрәт тапшыруларын сагынып искә төшерәм. Аның кебек тирән белемле, һәръяклап камилләшкән дин әһеле чыгышлары бик тә кирәк бүгенге көндә.

— Килешәм. Инде әңгәмәбезнең бу өлешендә Сезгә Рифкать хәзрәт дип дәшәргә тиешмендер. Шактый еллар дәверендә изге дин юлындасыз, кешеләргә кулдан килгәнчә ярдәм кылырга омтыласыз.

— Шөкер, әлеге вакытта Зает мәчетендә дежур вазифаларын үтим. Бурычым — бирегә килгән милләттәшләрне, замандашларны каршылау, дога кылу. Кемдер әрвахларны искә алу нияте белән килә. Бәгъзеләр үз исәнлеге-саулыгы өчен дога укуны сорый. Озын юлга чыгучылар керә. Андыйларга изге сәфәр телибез. Кайгы-хәсрәткә тарыган адәм балалары еш мөрәҗәгать итүчән. Коръән аятьләре белән мохтаҗларны, авыруларны өшкерәбез. Мисалга, кемнеңдер сабые йоклый алмый интегә. Өшкерү сихәт-дәва бирә... Гомумән, безнең максат — дингә, мәчеткә карата ихтирам хисе уяту. Ә бу инде икеләтә-өчләтә җаваплылык дигән сүз. Дин әһеленә тупаслык, дорфалык күрсәтергә ярамый! Аллаһы йортына юлы-гозере төшкәннәр тыныч-имин күңел белән чыгып китәргә тиешле.

— Дин юлында хезмәт итү шәхсән Сезгә ни бирә, вакыт-вакыт икеләнү тойгысы уянмыймы?

— Һич юк! Киресенчә. Шушы изге юлга күндергәнгә Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләр укыйм. Кешегә булыша алам икән, олы куаныч ич бу. Киңәш, үгет-нәсихәткә өмет итеп, күз терәп күпме халык килә көн дәвамында. Гаиләсендә ызгыш купкан ир-хатын дисеңме, ялгыз әби-бабайлармы, яңа мәдрәсә тәмамлаган, тәҗрибәсез, җылы сүзгә мохтаҗ кичәге шәкертләрме... Шуны ассызыклар идем. Мәчетебездә гыйлем ияләре хәзрәтләр җитәрлек. Теләсә нинди катлаулы, четерекле сорауларга җавап бирерлек. Бу җәһәттән Рөстәм хәзрәтнең тырышлыгын, абруен басымлап узу мотлак, әлбәттә.

— Өстәвенә биредә «Ислам хәбәрләре» гәзите дә чыга ич әле. Гомумән, гомерлек журналистлык тәҗрибәсе бүгенге хезмәтегездә ярдәм итми булмыйдыр?

— Ярдәм итә. Уртаклык — шул ук халык белән турыдан-туры мөнәсәбәт-мөгамәлә, кеше гозерен тыңлау, үтенечен канәгатьләндерү. Үзеңнең кемгәдер кирәклегеңне тою-сизү яшәтә, көч өсти адәм баласына.

— Гаиләгез Сезне хуплыймы соң?

— Шөкер, аңлау табам якыннарымда. Тормыш иптәшем Мәгъшия Мирхәтип кызы белән гомер кичерүебезгә 2021 елда 60 ел тула. Әйткәндәй, «Туган як»та да эшләде ул заманында, һөнәре буенча секретарь-машинистка. Чулпан һәм Рөстәм исемле кыз-ул үстердек. Инде биш оныгыбыз, ике оныкчыгыбыз бар. Гаилә дигәннән. Мөхәммәт пәйгамбәребез (с. г. в.) ике дөньяны да тигез алып барырга куша. «Гел намаз укып, гыйбадәт кылып кына ярамый... Иртәгә үләм дигән кебек ахирәтеңне кайгырт. Мәңге яшим дигән кебек дөньяңны кайгырт», ди. Хәләлең, балаларың, якыннарың, газизләрең каршындагы бурычыңны үтәү мәҗбүри. Бу хакта онытырга ярамый!

— Хак сүзләр. Сер түгел, «мин дин юлындамын», дип фани дөньядан ваз кичүчеләр дә очраштыргалый...

— Шундый бер хәдис искә төште бит әле. Мәчеттә бер ир заты көне-төне догада утыра икән. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с. г. в.): «Бу кешенең дөньясын кем кайгырта?», дип кызыксынган. «Аның абыйсы ярдәм итә», диләр икән. «Аның абыйсы оҗмахка эләгә, үзен белмим», дип җаваплаган Пәйгамбәр (с. г. в.). Алтын урталык булырга тиеш, кыскасы. Кемдер, киресенчә, намазга вакыт тапмый, аннан соң буласын аңламый. «Череп баеганнар» хаҗ сәфәренә барудан тыела, мөлкәтеннән файдаланмый.

— Нәкъ шушы урында сорау бирергә телим. Кешедә иң ихтирам иткән һәм, киресенчә, бөтенләй өнәмәгән сыйфатларны атамассыз микән?

— Гаделлек, тугрылык, үз сүзеңдә, вәгъдәңдә торучанлык, әхлаклылык кебек асыл сыйфатларны хөрмәтлим. Тупаслык, оятсызлык күңелемне кыра. Халыкта «сөмсез сыер» дигән әйтем бар. Үз максатында кеше башыннан йөрергә әзер бәндәләр сирәк күренеш түгел, кызганычка каршы... Зыялылар ифрат аз хәзер.

— Рифкать абый, кәеф төшерердәй мәсьәләләрне читкә калдырып торыйк әле булмаса. Ни дисәң дә, Сезнең гомер бәйрәмегез уңаеннан очраштык бүген ләбаса. Әйтегезче, 80 яшьлек юбилей, ни рәвешле кабул ителә ул Сезнең тарафтан?

— Олы йөк ул, дияр идем. Аллаһы Тәгаләгә озын гомер бүләк иткән өчен рәхмәтлемен, әлбәттә. Йөреп торам, эшлим. Начарлык кылмаска омтылам. Аңлашыла ки, кеше фәрештә түгел, иң мөһиме — үз вакытында тәүбә итәргә, һәр намаз саен дога кылырга кирәк. Булдыралганча ярдәм кулы сузарга тырышам. Ярдәмчеллек — бик тә күркәм сыйфат. Адәм балаларына гына түгел, гомумән тереклек дөньясына хас ул. Бер-берен бәладән йолып алырга тырышкан киек-җанварларны гына исләгез...

Юбилейга килгәндә. Якыннарым белән Коръән укып, дога кылып уздырырга исәбем. Барысы да үтә гади.

— Яшәешнең төп кагыйдәсе нидән гыйбарәт дип уйлыйсыз? Кеше тәү чиратта кайсы өлкәгә игътибарын юнәлтергә тиешле?

— Иң мөһим шарт — эшләргә кирәк! Эшсезлек әллә ниткән тискәре гамәлләргә этәрә, начар гадәтләргә илтә. Адәм баласының һәрдаим мәшгуль булуы зарур. Яшереп торасы юк, кайбер яшьләр хезмәт сөйми, өлкәннәрнең гаебе дә бардыр монда ихтимал. Җәмгыятьтәге кыйммәтләр кырка үзгәрде бит... Янә дә, кабатлау булса да, әйтеп китим, мөмкинлегеңнән файдаланып, башкаларга ярдәм итү мотлак. Аннан ары ялганнан ерак торырга кирәк. Турысын әйтүдән дә яхшысы юк. Сабырлык, авырлыкларга түзү сорала адәми заттан. Тырышлык, ныкышмалылык хакында онытмыйк. Кем чарасын күрә, шуңа Аллаһы Тәгалә ярдәм итә. Башлыча бүгенгесе белән, сәламәтлекнең, тормышның кадерен белеп яшәү хәстәрен күрү хәерле. Өметләрне өзмик, җәмәгать. Кешегә йөзе белән борылган, фәкать гаделлек-хаклык хакимлек иткән җәмгыятьтә яшәү насыйп булыр бәлки киләчәктә. Без күрмәсәк тә, балалар, оныклар гомер кичерер ул матур тормышта, дип ышаныйк. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте иксез-чиксез бит ул.

— Кем әйтмешли, шушы югары ноктада әңгәмәбезне төгәллик. Ныклы сәламәтлек, хәерле гомерләр Сезгә, Рифкать абый! Хушыгыз, димим, яңадан очрашканга кадәр!

... Әлеге сөйләшү барышында мәчеттән халык агымы өзелмәде. Җомга көн булу да сәбәптер ихтимал. Сөенеп үк куйдым. Тартыла милләттәшләр хак дингә, тартыла. Ерак Кырымга юлланган уфалылар, ата-анасы рухына дога кылдырырга ашыккан төрле яшьтәге әфәнде-ханымнар. Никах укытырга ниятләп килгән аккоштай гүзәл-соклангыч пар, берсеннән-берсе ыспай-көяз кунаклар. Әнкәләре кулында изрәп йокыга талган бәләкәчләр. Аллаһының рәхмәте насыйп әйләсен барысына да! Ә Рифкать абыйга килгәндә... Бераз олпатлана төшүен искә алмаганда, һич үзгәрмәгән ләбаса остазым. Шул ук ягымлы йөз сызатлары, ихтирамлы-игътибарлы караш, талгын-тыныч тавыш. Һәр фикерен төптән уйлап, ашыкмыйча-кабаланмыйча әйтеп бирүенә хәтле шул. Ипле, әдәпле, тыйнак. Бер үк вакытта катгый да. «Үзебезнең Рифкать абый». Чын-чынлап зыялы интеллигент үрнәге!

Сәлия ГАРИФУЛЛИНА.
Читайте нас: