Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
5 август 2019, 19:18

Аттракционнар паркы төзеләчәк

Һәр пәнҗешәмбе саен шәһәр хакимияте башлыгы А. Шмелев җитәкчелегендә «Эшкуарлык сәгате» рәвешендә эш киңәшмәсе үтә. Чираттагысында Гагарин исемендәге паркта аттракционнар паркы төзү мәсьәләсе кузгатылды.

Проектны гамәлгә ашыруны эшкуарлар Евгений Васильцов белән Булат Вафин тәкъдим иткән. Бу максатка 116 млн сум акча юнәлтеләчәк дип планлаштырыла.

Яңа төзелеш шәһәрдәшләр өчен ял итү һәм күңел ачу мөмкинлеген арттырудан тыш, 32 эш урыны булдыруны да күздә тота. Проектны тормышка ашыру вакыты 2026 елга кадәр исәпләнелә. Ул ике өлештә башкарылачак. Беренчесендә 6000 квадрат метр участокта өреп кабартылган батут, тир, аркада, аккош рәвешендә 15 аттракцион һәм җәйге кафе урнаштыру планлаштырыла. Икенче өлештә тагын да күләмлерәк 9 аттракцион (биоробот, симуляторлы зал, Америка таучыклары, ирекле төшү манарасы һ. б.) һәм гаилә кафесы төзеләчәк.

Киңәшмәдә әлеге проектның һәрбер яклары җентекләп тикшерелде. Хакимият башлыгы аны тормышка ашыруда теләктәшлек күрсәткән җаваплы кешеләргә анык бурычлар билгеләде.

Редакциядән. Социаль челтәрләрдә аттракционнар паркы төзүгә кагылышлы бәхәсләр бара. Кемдер төзелеш урыны отышлы сайланмаган, ди һәм башка урыннарны тәкъдим итә (мәсәлән, Нефтьчеләр паркы, Спартак комплексы һ. б.), ә кемдер киресенчә фикердә. Ә сез, гәзит укучыларыбыз, бу турыда нәрсә уйлыйсыз? Уй-фикерләрегезне безгә язып җибәрегез.
Читайте нас: