Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
30 июль 2019, 17:23

Яхшылык кылырга ашык!

Шәһәребездә игелекле күңелле кешеләр яшәве һәммәбезгә дә мәгълүм.

Тормышыбызны тагы да ямьлерәк, уңайлырак итүгә өлеш кертүче затлар турында гәзитебез битләрендә даими язып торабыз. Бүгенге мәкаләбез дә шундый үрнәкле эш башкаручыларга багышлана.
Матур җәй айларында «Пакер» фәнни-җитештерү фирмасы шәһәрдәшләргә күркәм бүләк ясады. Предприятие тарафыннан бушлык урында яшел сквер ясау эшләре башланды. Бүген төзекләндерүнең уңай нәтиҗәләре күренә дә инде: чагу чәчәк түтәлләре, альп таучыклары, асфальт җәелгән сукмаклар, матур эшләнмәләр күңелгә ямь биреп, тирә-юньне матурлап тора.
Скверны бизәү эшләрен тормышка ашыруга (атап әйткәндә, милли төсмерләрдәге әкияти ялан ясауга) Русия рәссамнары иҗади берлеге әгъзасы Юрий Лапшин зур өлеш кертә. Әлеге вакытта биләмәдә бөек урыс язучысы Александр Пушкин истәлегенә стела, «Руслан һәм Людмила» поэмасы герое — акыллы мәче барельефы, инеш буенда яшь балыкчылар сыннары урнаштырылган, инеш аша күпер дә салынган. Никахлашкан парларның яраткан урынына әвереләчәк «Гаилә» композициясе дә тулысынча әзер дияргә мөмкин.
Арытаба скверны төзекләндерү эшләре дәвам ителәчәк. Тәкъдим-ниятләр бихисап, «Пакер» фирмасы тарафыннан аларны якын киләчәктә гамәлгә ашыру планлаштырыла. Ә инде шәһәрдәшләрдән скверга карата сакчыл караш кына сорала. Тормышыбызны ямьле мизгелләр белән тулыландыручы кешеләрнең хезмәтен хөрмәт итә белик, дуслар!


Лилия ГАБИТОВА
Автор фотолары
Читайте нас: