Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
30 июль 2019, 17:25

Ут ваемсызлыкны кичерми

Шимбә көнне, 27 июльдә, шәһәрнең 34нче бистәсендә урнашкан 10 а йортында янгын чыга.

Бу хактагы хәбәр янгын сүндерү бүлегенә 23.50 сәгатьтә килә. 5 катлы бер подъездлы бу йортта 100гә якын кеше яши. Янгын сүндерүчеләр килгәндә 3нче катның подъезд тәрәзәләреннән көчле төтен чыга, ә бер фатирның агач ишеге янып, ут эчкә үткән була. Фатир хуҗасы уттан куркып, балконга чыгып баса. Янгын сүндерүчеләр 3нче катка кадәр баскыч күтәреп, хатынны аска төшерә. Йортта яшәүчеләрнең барысы да эвакуцияләнә. Янгын сүндерүгә күрше Туймазы хезмәткәрләре дә җәлеп ителә, барлыгы 15 янгын сүндерүче һәм 3 коткаручы утка каршы көрәшә. Сәгать 00.50 дә янгын сүндерелә.
Янгын уртак коридорда торган иске җиһаз-мебельдән чыккан дип фаразлана. Фатирга яңасын сатып алгач, барыбыз да искесен тиз генә ташларга ашыкмыйбыз шул. Кирәге чыгар әле дип тотабыз. Ә менә нәкъ шушы сыйфатыбыз зур бәла-казаларга китерә. Әлеге вакытта тикшерүчеләр янгын чыгу сәбәбен ачыклау-раслау белән шөгыльләнә. Янгын сүндерүчеләр күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең барысына да шундый мөрәҗәгать белән чыга: керү-чыгу юлларын, зинһар өчен, иске-москы әйберләрегез белән томаламагыз, коридор — ул бит әйбер саклау урыны түгел. Әгәр берәр күршегез килешми икән, янгын күзәтчелеге органнарына хәбәр итегез.
Исегездә тотыгыз: ут — ваемсызлыкны кичерми!

Читайте нас: