Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
30 июль 2019, 17:27

Сәламәт яшәү рәвеше безне көчле итә!

Сәламәтлекне саклау, халыкны спортка җәлеп итү мәсьәләсе бүгенге көндә тормышка ашырылучы дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлешләренең берсе булып тора.

Шәһәребездә дә спортның күп төрләре белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр тудырылган. Спорт — вакыт үткәрү өчен генә кирәкле чара түгел, ә бәлки сәламәт тормыш, яшәү өчен көрәшнең бер төре дә ул. Спорт кешенең үз-үзенә ышанычын арттыра, көчле булырга, җәмгыятьтә үз урыныңны табарга булыша.
Совет чорында ук халыкның хезмәткә һәм илне яклауга әзерлеген билгеләү максатында кешеләрнең физик торышын тикшерүче сынаулар оештырылган. ГТО нормативларын сәламәтлеге буенча яраклы булган 10 яшьтән алып 60 яшькә кадәр һәркем тапшыра алган.
2014 елда Русия Президенты В. Путин тарафыннан әлеге системаны тергезү турындагы указ расланды. Бу физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт сәясәтен үстерү, өлкәннәр һәм балаларның сәламәтлеген ныгыту буенча нәтиҗәле эшчәнлек алып бару максатында эшләнде.
Узган ялларда шәһәребездә «Хезмәткә һәм яклауга әзер!» физкультура-спорт фестивале оештырылды. Чарада сәламәт яшәү рәвешен сайлаган актив яшьләр һәм олылар катнашты. Бу көнне барысы 217 кеше ГТО нормативларын тапшырды.
Ярышлар гер күтәрү, озынлыкка сикерү, баскан килеш алга иелү, аркылы борыста тартылу, идәннән сыгылу төркемнәрендә үткәрелде. Спортчылар арасында тәҗрибәлеләре дә, беренче тапкыр көч сынаучылар да бар иде. Фестиваль барышында аларның һәрберсе үзенең мөмкинлекләрен тикшереп карый алды.
Җиңүчеләргә килгәндә, алар түбәндәгечә билгеләнде: Павел Воронцов озынлыкка сикерүдә 270 см нәтиҗәсе белән, Ангелина Сөләйманова идәннән сыгылуда (90 тапкыр), Алексей Абрамов гер күтәрүдә (182 тапкыр), Юлия Брезгина баскан килеш алга иелүдә (32 см), Алексей Храмов аркылы борыста тартылуда (24 тапкыр) беренчелеккә иреште.
Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 10 спортчы шәһәребез данын Уфада 9-10 августта узачак республика фестивалендә яклаячак.


Фикерләр:

ГТО Бөтенрусия физкультура-спорт комплексының муниципаль тестлау үзәге җитәкчесе Владислав Анатольевич Коптилин:
— «Хезмәткә һәм яклауга әзер!» фестивален шәһәрдәшләрнең үз итүе куандыра. Спорт төрләрендә 6 яшьтән алып балалар да, 70 яшькәчә апа-абыйлар да мөмкинлекләрен сынап карый. Чарада гаиләләр белән катнашучылар да бар. Бу бик уңай күренеш, башкаларга яхшы үрнәк. Димәк, спортны яратучылар, сәламәт яшәүне сайлаучылар арабызда күп. Әйткәндәй, шәһәребездә ГТО нормативларын тапшыру өчен бар мөмкинлекләр булдырылган. Ерак яки якын араларга йөгерү өчен махсус мәйданчыклар, уңайлы бассейн, сикерү, алга иелү, идәннән сыгылу өчен заманча тренажерлар бар. Ату спорты өчен электрон тир булдырдык, ул стандартларга туры килүче хәвефсез җайланмаларга керә. Бер сүз белән әйткәндә, заман белән бергә атлыйбыз. Бу ГТО сынаулары нәтиҗәләрендә ачык чагыла. Мисалга, быел белем бирү учреждениеләре арасындагы җәйге фестивальдә республика күләмендә 2нче урынга ирештек. Шәһәребез спортчыларына, аеруча йөзү бүлегенә, рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.

Белла, урта сыйныфлар укучысы:
— Мин һөнәри рәвештә биатлон белән шөгыльләнәм. ГТО фестивалендә беренче тапкыр катнашам. Ул миңа үз нәтиҗәләремне белергә мөмкинлек бирәчәк дип уйлыйм.

Алмаз, 18нче мәктәп укучысы:
— Спорт белән дуслыгым 8 яшьтән башланды. Ярышларда моңа кадәр дә катнашканым булды, әмма ГТО билгесен алганым юк. Бәлки бу юлы миңа уңыш елмаер... Бүгенге сынауга килгәндә, озынлыкка сикерүдә нәтиҗәм 1, 27 метр булды. Хәзер аркылы борыста тартылырга әзерләнәм. Спортны нигә үз итәм дисезме? Чөнки ул көчле булырга өйрәтә, тән һәм рухны чыныктыра, яңа дуслар табарга булыша!

Лилия ГАБИТОВА

Автор фотолары


Читайте нас: