Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
30 июль 2019, 17:19

Изге ният берләштерә

Туймазы районының Нөркәй авылы халкы өчен быелгы җәй күптән көткән күркәм вакыйга белән истә калачак.

Туймазы районының Нөркәй авылы халкы өчен быелгы җәй күптән көткән күркәм вакыйга белән истә калачак.
Биредә, ниһаять, изге йорт — мәчет ачылды. Күрше Җегетәк авылындагы зур булмаган мәчет барча халыкны берьюлы сыйдыра алмый башлаган иде инде. Шуңа күрә мөселман кардәшләр урындагы хәзрәт — Рамил Тимербаевка Нөркәйдә мәчет төзү турындагы тәкъдим белән мөрәҗәгать итте. Төзелеш 3 ел буена дәвам итте. Барлык эшләр дә битараф булмаган якташлар ярдәмендә башкарылды. Бүген инде игелекле гамәлнең күркәм нәтиҗәсе белән хозурлана алабыз. Мәчеттә 100дән ашу кеше сыйдырышлы гыйбадәтханәдән тыш, спорт белән шөгыльләнү, уку-укыту урыннары каралган.
Дин йортын ачу тантанасында Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, «Нурул-Ислам» мәдрәсәсе имам-ахунды Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин һәм башка кунаклар катнашты. Тәлгать Сафа улы чыгышында төбәктә 40 ел элек нибары 16 мәчет булуын, ә бүген инде Туймазы районында гына да аларның саны 40тан ашу, Башкортстан буенча — 1200гә җитүен билгеләде.
Баш мөфти Нөркәй мәчетенең ишекләре мөселман кардәшләр өчен һәрчак ачык булсын, биредә намаз, азан моңнары тынмасын дигән теләген дә җиткерде. Иң ахырдан ул төзелештә актив катнашучыларга Үзәк Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатларын, ә Җегетәк авылының имам-хатыйбы Рамил Тимербаевка «Әл-Игътисам» медален тапшырды.
Рәсми тантадан соң дин кардәшләр гомум намаз укуда катнашты, кайнар пылау, камыр ризыкларыннан авыз итте.

Читайте нас: