Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
30 июль 2019, 17:22

Дини тәрбия нигезендә — әдәп-әхлак

Балалар — безнең киләчәгебез. Аларга нинди тәрбия бирсәк, нинди гамәлләргә өйрәтсәк, илебезнең, халкыбызның киләчәге дә шундый булыр. Баланың шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясе төп һәм иң әһәмиятле урынны били.

Балалар — безнең киләчәгебез. Аларга нинди тәрбия бирсәк, нинди гамәлләргә өйрәтсәк, илебезнең, халкыбызның киләчәге дә шундый булыр. Баланың шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясе төп һәм иң әһәмиятле урынны били.
Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү сыйфатлары кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Балачакта барлыкка килгән әхлак кагыйдәләре кешене гомер буена озата бара. «Балачакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», дигән бөек галимебез Ризаэтдин Фәхретдин.
Балаларны иманлы, инсафлы итеп тәрбияләүдә ислам диненең әһәмияте зур. Шәригать кануннары Коръәндә әхлакый кагыйдәләр, кешенең үз-үзен тотышы, эчке дөньясы, фикерләве белән тыгыз бәйләнештә бирелгән. Ислам дине тынычлык, халыклар арасында дуслык, үзара ярдәмләшү өчен көрәшә, кешеләрне бозыклык эшләүдән тыя, тормышның барлык өлкәләрендә дә әдәпле, тыйнак булырга чакыра.
Яшь буынга дини тәрбия бирүдә «Нурул-Ислам» мәдрәсәсе җитәкчелеге эшчәнлеген билгеләү зарур. Яшьләргә дини гыйлем мәдрәсәдә бирелүдән тыш, имам-ахунд Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин мәдрәсә шәкертләре белән берлектә дә гомуми белем бирү учреждениеләрендә, колледж-техникумнарда еш булып, тәрбияви әңгәмәләр үткәрә. Балалар өчен экскурсияләр, әңгәмәләр оештырыла.
Шундый очрашу изге Рамазан аенда Өязетамак авылы мәчетендә үтте. Кунакларны мәчет имамы Вәзир хәзрәт, имам-ахунд Мәүлемҗан хәзрәт каршы алып, ифтар табынына чакырды.
«Мәчетебез белән якыннан таныштыру, балаларга диннең асылын аңлату йөзеннән мәктәп укучыларын ифтар мәҗлесенә чакырдык. Чарага ата-аналар, укытучылар, мәктәп директоры Фиргать Куватов та килгән иде. Кунаклар өчен сәламәт тормыш рәвеше, тәртип кагыйдәләре, ата-ананы хөрмәт итү, бала хакы турында әдәп-әхлак дәресе үткәрелде, сорауларга җавап бирелде. Гомумән, Рамазан аенда мәчетебездә ифтарлар көн саен үткәрелде, аларда Ярмәкәй, Туймазы районы дин әһелләре Фидан хәзрәт Тимербаев һәм Рим хәзрәт Шәяхмәтовлар да катнашты. Мөселман кардәшләр тәравих намазын укыды, вәгазьләр тыңлады. Әйткәндәй, авылыбызда яңа мәчет узган ел ахырында гына Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин һәм башка күп санлы мәртәбәле кунаклар катнашлыгында ачылды. Биредә балаларны күрү аеруча куанычлы. Форсаттан файдаланып, мәчетнең тирә-ягын ямьләндерүдә ярдәм иткән Октябрьский шәһәреннән шәхси эшкуар Марат Ногмановка рәхмәт сүзләрен әйтәсе килә. Аның булышлыгы белән мәчетнең тышкы ягы җылытылды, эскәмияләр төзелде. Шундый игелекле кешеләр күбрәк булсын иде», — дип сөйләде Вәзир хәзрәт.
Һәр әхлак дәресе бала күңелендә тирән эз калдыра. Шуңа күрә мондый тәрбияле чаралар Аллаһы боерса дәвамлы булыр. Балаларыбызны рухи яктан бай, ныклы иманлы, әхлаклы итеп күрергә телибез икән, аларга дини тәрбия бирү кирәклеге турында да онытмаска тиешбез.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА

Читайте нас: