Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
30 июль 2019, 17:18

Диңгезчеләр истәлеге мәңгеләштерелде

Октябрьскийда Хәрби-диңгез флотында хезмәт иткәннәр хөрмәтенә һәйкәл ачылды

Хәрби-диңгез флоты көне — хәрби моряк исемен горур йөрткән, үзенең озак еллар гомерен флотка багышлаган, шунда эшләгән, хәрби-диңгез флотын яраткан, гореф-гадәтләрен хөрмәт иткән чын ир-егетләр, Ватанның патриотлары, диңгез хезмәте романтиклары бәйрәме ул.
Тарихтан сәхифә
Хәрби-диңгез флоты бай тарихка ия. 1696 елның Азов диңгезенә уңышлы сәфәрдән соң, Бояр Думасы Петр Iнең «Русиядә диңгез флоты булачак!» дигән танылган сүзләре белән указ чыгара. Шушы елда «Орел» исемле 22 пушкасы, 2 матросы, 35 укчысы булган беренче хәрби кораб һәм зур көймәләр төзелә. Болар барысы да Архангельскида, Петербург һәм Ладогада хәрби кораблар төзелешенә, шулай ук флотилия барлыкка килүгә һәм бихисап мөһим географик ачышлар ясалуга этәргеч бирә.
1714 елның 7 августында Петр I җитәкчелегендә Русия флоты Гангутта (шведлар белән алышта) беренче җиңүгә ирешә. Шул көннән башлап диңгездә корабларны тезеп, тамаша оештыру, пушкалардан ату гореф-гадәте барлыкка килә.
1718 елда Хәрби-диңгез флоты идарәсенең иң югары органы — Адмиралтейство коллегиясе барлыкка килә, ике елдан Диңгез уставы кабул ителә. Документта Хәрби-диңгез флоты эшчәнлеге кагыйдәләре, кадрлар әзерләү һәм хәрби хәрәкәтләр оештыру карала.
1923 елда «Кызыл флот атнасы» булган. Бу көнне митинг, өмәләр оештырылган, флотка ярдәм күрсәтү буенча акчалар җәлеп ителгән. 1939 елның 24 июлендә Советлар Союзы флоты адмиралы Николай Кузнецов бәйрәмне зурлап үткәрү тәкъдиме белән чыга. 1980 елдан ул июльнең соңгы якшәмбесендә үткәрелә башлый. Бүгенге бәйрәм 2006 елның 31 маенда Русия Президенты Владимир Путин указы белән булдырылган.
Бүгенге көндә Русия чикләрен диңгезләрдә Балтыйк, Кара диңгез, Тын океан, Төньяк флотлары, шулай ук Каспий флотилиясе саклый. Республикабыздан исә 43 меңнән артык кеше Русиянең Хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән. Башкортстан илебезгә 35 адмирал биргән.
Диңгезчеләр хөрмәтенә — яңа һәйкәл
Безнең шәһәрдә яшәүче күп кешеләрнең язмышы да Хәрби-диңгез флоты белән бәйле. Шуңа күрә флот ветераннары шәһәрдә диңгезчеләргә багышланган истәлек билгесе кую башлангычы белән чыкты. Бу тәкъдимне шәһәр хакимияте дә хуплады һәм быел җәй Җиңү паркында яңа һәйкәл төзелә башлады. Элеккеге диңгезчеләр тырышлыгы белән башкарылган эш нәкъ Флот бәйрәме алдыннан тәмамланды һәм 26 июльдә һәйкәлне ачу тантанасы үтте. Тантаналы чарада ВМФ ветераннары, аларның туганнары, балалары, шулай ук предприятие-учреждениеләр җитәкчеләре, «Гвардия» хәрби-патриотик отряды, хакимият вәкилләре, шәһәрдәшләр катнашты.
Җыелучыларга хакимият башлыгы Алексей Шмелев мөрәҗәгать итеп, әлеге вакыйганың мөһимлеген ассызыклады. Арытаба ул һәйкәл төзүдә зур көч салганнар һәм теләктәшлек күрсәткәннәрне бүләкләү бурычын үтәде. Шәһәр хакимиятенең Рәхмәт хатларына Санкт-Петербургның хәрби-диңгез политехник институты вәкиле, якташыбыз, өченче ранг капитаны Анатолий Актимеров, баш кораб старшинасы Олег Завадский, икенче статья старшина Зинфир Хәкимов, җәяүле гаскәр сержанты Альберт Нургалиев, өлкән матрос Виталий Әбләҗев, беренче статья старшина Евгений Әбләҗев, баш старшина Юрий Медведев лаек булды.
Анатолий Валерьевич үз чыгышында Октябрьскийда хәрби хезмәттә булганнар хөрмәтләнүен, яңа һәйкәлләр, мемориаль комплекслар ачылуын билгеләде, мондый гореф-гадәтләр саклануын теләде. Үз чиратында ул А. Шмелевка Пушкин районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле медаль тапшырды. Шулай ук Санкт-Петербург шәһәренең ветераннар советы бүләкләренә урындагы ветераннар советы рәисе Юрий Корольков лаек булды.
Һәйкәл ачылу һәм Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан тәбрикләү сүзләрен БР Диңгез җыелышы вәкиле Закир Нуриәхмәтов һәм шәһәрнең хәрби комиссары вазыйфасын башкаручы Александр Чурилов һ. б. җиткерде. Баш кораб старшинасы Олег Завадский һәйкәл урнаштыруда булышлык иткән шәһәр хакимиятенә, финанс ярдәм күрсәткән диңгез хезмәте ветераннарына, оешма-предприятие җитәкчеләренә рәхмәтләрен белдерде.
Дулкыннар, якорьләр, рында, штурвалдан торган мемориаль комплексны ачу хокукы хакимият башлыгы А. Шмелевка, мобилизация әзерлеге бүлеге җитәкчесе, отставкадагы баш старшина Ю. Медведевка һәм диңгез авиациясе запасы гвардия майоры А. Хәмитовка бирелде. Аннары теләгән һәркем һәйкәлгә чәчәкләр салды һәм истәлеккә фотога төште.
Без дә шәһәр диңгезчеләрен, флот ветераннарын бәйрәм һәм үзләренең истәлекле урыны булдырылуы уңаеннан тәбрик итәбез. Аларга исәнлек-саулык, гаилә бәхете, данлы гореф-гадәтләре дәвам ителүен телибез.

Читайте нас: