Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
25 июль 2019, 15:18

Йортлары якты, ихаталары төзек!

Республикада «Башкортстан ихаталары» программасы кысаларында күпфатирлы йортлар биләмәләрен төзекләндерү бара.

Ремонт эшләре 1 сентябрьгә төгәлләнергә тиеш. Бу хакта Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы, программаны башлап җибәрүче Радий Хәбиров белдерде.
Октябрьскийда агымдагы елда ихаталарны төзекләндерүгә 60 млн сумнан ашу акча юнәлтелгән. Бүгенге көндә шәһәребездә ремонтлау тулы куәтенә бара. «Башкортстан ихаталары» программасы кысаларында 25нче төбәк, 9а, 14б һәм 11; Девон урамы, 19; Бакча боҗрасы урамы, 12, 14 һәм 14а; 34нче төбәкнең 11/1нче йортлар биләмәсе яңартылып, бөтенләй икенче төскә керде. 25нче төбәктә яшь октябрьскийлылар яңа җайланмаларны гамәлдә сыный да башлады инде. Биредә үсмерләрнең дә, нәни балаларның да ихтыяҗларына туры килердәй уен-күңел ачу, спорт белән шөгыльләнү урыннары бар хәзер. Өч мәйданчыкның берсендә укучылар баскетбол, футбол, бадминтон уйный. Калган икесендә атынгыч, карусель, таучыклар урнашкан. Чагу уен җайланмалары, заманча җиһазлар яшьләрнең генә түгел, олыларның да игътибарын җәлеп итә. Таныш-белешләр, дус-туганнар бирегә килеп бер-берсенең хәлен белешә, яңалыклар уртаклаша, балаларның уйнаганын күзәтә.
Девон һәм Бакча боҗрасы урамнары биләмәсендә дә яңа мәйданчыклар булдырылды. Биредә яшәүче Беляевлар гаиләсе сүзләренчә, аларның 50 ел элек төзелгән йортлары янында моңарчы балалар өчен уен урыннары бөтенләй булмаган. «Ихатабызның шундый күркәмләнүенә бик шатбыз, машина юлларын да ремонтладылар, уңайлы хәзер, — ди өлкән яшьтәге шәһәрдәшләр. — Балалар, оныклар һәм оныкчыкларыбыз да яратты мәйданчыкны. Карусель, атынгычларда рәхәтләнеп күңел ачалар. Без, олылар уңайлы эскәмиядә утырып торабыз. Тик бер гозеребез бар. Эскәмия берәү генә, ә кичләрен монда кеше күп җыела. Тирә-яктагы йортларда яшәүче балалар да үз итә мәйданчыкны. Әти-әниләр, әби-бабайларга ял итәргә күбрәк урыннар булдырылсын иде». Җитәкчеләр шушы мөрәҗәгатьне ишетер дип өметләнәбез.
Әйткәндәй, төзекләндерелгән мәйданчыкларга хәвефсез резин түшәмә җәелә. Яшь буынның иминлеге, сәламәтлеге өчен хафаланасы юк димәк. Моннан тыш биләмәдә чүп савытлары урнаштырылган. Бу үз чиратында балаларны кечкенәдән тәртипкә, тирә-юньне чүпләмәскә, табигатькә сакчыл булырга өйрәтү өчен кулай. Җәяүлеләргә сукмаклар, машиналарны куяр өчен урыннар да булдырылган. Моннан тыш, йортлар биләмәсе караңгы вакытта яктыртылып, биредә видеокүзәтү оештырылачак.
Биләмәләре төзекләндерелгән йортларда яшәүчеләр республика һәм шәһәр җитәкчелегенә, эшләрне башкаручы подрядчы оешмаларга, шулай ук йорт комитеты рәисләренә рәхмәтен җиткерә. Соңгыларының программада катнашуга зур көч салуын билгелисе килә. Нәкъ йорт комитеты рәисләре тырышлыгы белән фатир ияләреннән имзалар җыела, кирәкле барлык документлар әзерләнә. Моннан тыш алар яшелләндерү эшләрен, чәчәк түтәлләре, куаклыклар утыртуны хәстәрли. Ә инде йортларда гомер итүчеләрдән нибары мәйданчыкларны тәртиптә тотасы, ремонтчылар тудырган матурлыкны саклыйсы, моның мөһимлеген яшь буынга да төшендерәсе генә кала...
Шәһәрнең башка төбәкләрендәге ихаталарның да күпчелеге яңарту таләп итә. Киләчәктә алар да төзекләндерелер дип ышанасы килә. Үзгәрешләр аеруча яшь буын өчен мөһим. Балачак — иң күңелле, актив чор бит ул. Малай-кызлар саф һавадагы уеннар аша әйләнә-тирәдәге мохитне өйрәнә, яңа дуслар таба. Бу уңайдан аларга уен мәйданчыклары ярдәмгә килә дә инде. Берсендә балалар туп тибә, икенчесендә тренажерларда шөгыльләнә, өченчеләрендә яшьтәшләре белән аралаша.
«Башкортстан ихаталары» республика программасы узган елның маенда Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты максаты һәм бурычларына тулысынча җавап бирә. Ул алты елга исәпләнгән, 2024 елга кадәр гамәлгә ашырылачак. Программада катнашу өчен милекчеләр белән гомум җыелыш үткәреп, бердәм карар кабул итәргә һәм шәһәр хакимиятенә гариза юлларга кирәк. Төзекләндерү эшләренең 94 проценты республика, 5 проценты муниципаль берлек бюджетыннан, 1 проценты милекчеләр хисабыннан финанслана.
2019 елда республикада 400дән ашу биләмәне төзекләндерү күзаллана. Аларның исемлеге белән шәһәр хакимияте сайтында (http: //www. oktadm. ru/housing-and-utilities/detail. php? ELEMENT_ID=36480), шулай ук БРның торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы сайтында (https: //house. bashkortostan. ru/activity/14535/) танышырга мөмкин. Ремонт эшләре турындагы карарны муниципалитетның иҗтимагый-административ комиссиясе чыгара. Милекчеләр ремонт эшләре барышын, аларның сыфатын күзәтүдә тотуга хокуклы. Быел 21, 34 һәм 35нче төбәкләр, Девон, Бакча боҗрасы урамнары һәм Ленин проспектындагы берничә йорт биләмәсенең дә төзекләндерелүе планлаштырыла.

Лилия ГАБИТОВА
Автор фотосы


Читайте нас: