Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
25 июль 2019, 15:59

Ташчылар һөнәри осталыкта ярышты

Узган җомгада Октябрьскийда «Стронег» төзелеш комплексының иң яхшы ташчысы»конкурсы оештырылды

Шәһәребездә ел дәвамында яңа торак йортлар һәм социаль әһәмияттәге объектлар сафка тапшырыла.
Ничәмә кешенең өй туйлары үткәрүдә ташчыларның да өлеше зур. Эшче һөнәр ияләре арасында үткәрелгән әлеге бәйге гади эшчеләрнең абруен, төзелеш сыйфатын, хезмәт хәвефсезлеген күтәрүгә юнәлтелде.
Һөнәри бәйге шәһәребезнең 38нче бистәсендә үткәрелүе дә очраклы түгел. Бүгенге көндә биредә зур төзелеш мәйданы җәелгән. Яңа гына калкып чыккан яисә төзелеп килүче йортлар күп. Чара яңа гына төзелә башлаган күп катлы йортларның берсендә уздырылды.
Һөнәри бәйге «Стронег» җәмгыятенә караган предприятиеләр вәкилләре арасында үтте. Анда Октябрьский һәм Бәләбәйдән алты ташчылар звеносы катнашты. Ярыш 2 өлештән торды. Тәүдә катнашучылар осталыкларын кирпеч салуда сынады. Осталарның көрәкчекләре белән кирпечкә сугып алуы, ара-тирә үз-ара берничә сүз белән аралашуы гына ишетелеп торды. Һөнәрманнар кулында кирпечләр измәгә тиз һәм җиңел ятты, күз ачып, йомганчы стена үсеп чыкты. Арытаба, теоретик өлештә, хезмәткәрләр җитештерү технологияләре, хезмәтне саклау нормалары һәм таләпләре буенча сынау тотты.
Чарада катнашучы Бәләбәйнең «СпецСтройМонтаж» предприятиесе ташчылары Александр Федоров һәм Радик Вәлиуллин — тәҗрибәле осталар. Төзелештәге хезмәт стажлары берсенең — 20, икенчесенең 31 ел. Озак еллар бергә эшләгәч, бер-берсен сүзсез дә, күз карашларыннан ук аңлый алар.
— Һөнәри бәйгедә ел саен диярлек катнашабыз. Бүләкле урыннар алган чаклар да булды. Мондый чараларда катнашу һөнәри яктан камилләшергә, үсешергә мөмкинлек бирә, арытаба тагын да дәртләнеп эшләргә этәрә. Заманалар үзгәргән саен яңа төзелеш материаллары барлыкка килсә дә, эшебездәге төп кагыйдәләр шулай ук кала — ул яхшы итеп измә әзерләү, кулланылучы материалны тиз, төгәл һәм сыйфатлы итеп өю.
Бәйгечеләрнең эш нәтиҗәләрен квалификацияле жюри бәяләп торды. Жюри әгъзалары бөтен катнашучыларның да югары һөнәри дәрәҗәсен билгеләде. Димәк, төзелеш бездә ышанычлы кулларда булуына ишарә бу. Әмма конкурс булгач, аның җиңүчеләрен дә билгеләү зарур. Бәйгегә йомгак ясау, җиңүчеләрне бүләкләү өлеше «Стронег» җәмгыятенең төп офисында оештырылды.
Һөнәри бәйгедә катнашучыларны предприятиенең генераль директоры Ринат Мифтахов сәламләде. Ул әлеге бәйгенең мөһимлеген ассызыклап, аның һөнәр дәрәҗәсен арттыруга, тармак белгечләренең бердәмләшүенә ярдәм итүен билгеләде.
— Җәмгыятебездә зур тәҗрибә туплаган даими эшче бригадалар хезмәт сала. Шушы бәйгедә катнашып, үз һөнәрегездә оста булуыгызны тыгын бер кат дәлилләдегез. Мондый бәйгеләр үткәрү матур бер гадәткә керер, дип ышанам. Форсаттан файдаланып, барыгызны да якынлашып килүче һөнәри бәйрәмебез —Төзүчеләр көне белән ихлас котлыйм, җиңел булмаган хезмәттә тик уңышлар гына телим, — диде Ринат Гариф улы.
Арытаба ул җиңүчеләрне бүләкләү бурычын үтәде. Бәйге нәтиҗәләре буенча, «Иң яхшы ташчы» исеменә иң күп баллар җыйган шәһәребезнең «Инвестподряд» җәмгыяте хезмәткәрләре Айрат Исаев һәм Юрий Асмаев лаек булды. Икенче һәм өченче урында — «Стройдом» (Бәләбәй) һәм «Инвестподряд» җәмгыятьләре ташчылар звенолары. Аларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Сүзне җиңүчеләрнең үзләренә дә бирик.


Айрат Исаев:
— «Инвестподряд» предприятиесендә өч дистә елга якын эшлим. Тәҗрибәле эшче буларак, бригадага җитәкчелек итү вазыйфасын тапшырдылар. Һөнәри бәйгеләрдә даими катнашабыз, яшьләрне дә көч сынарга өндибез, чөнки конкурсларда осталыгың шомара, башкаларның тәҗрибәсен үзләштерәсең.

Рәмис Гәрәев:
— Һөнәри осталык бәйгесендә беренче тапкыр катнаштым. Аны оештыру дәрәҗәсе ошады. Тәүге катнашуымда бүләкле урын алуыма шатмын, әлбәттә. Җиңү яуларга эшне дөрес һәм җитез итеп башкару булышкандыр, дип уйлыйм. Шулай ук үз эшеңнең остасы булу өчен башкарган хезмәтеңне яратырга, иренмәскә кирәк.
... Ташчы эше беренче карашка гына җиңел тоела, янәсе, измә әзерлисең дә кулыңа мастерок тотып кирпеч саласың. Чынлыкта бу бер дә алай түгел. Яхшы ташчы төзелеш өлкәсендәге яңалыкларны, хезмәт саклау һәм хәвефсезлек техникасы таләпләрен белергә тиеш. Шулай ук кирпеч өйгәндә күз белән чамалый белү сәләтенә ия булу да мөһим, чөнки күп очракта бу эш шул рәвешле генә башкарыла. Ташчы хезмәте һәрчак күз алдында бит, тигез, төгәл башкарылган эш кешеләргә шатлык, уңайлылык һәм эстетик ләззәт бирә. Ничек кенә булмасын, бүгенге көндә дә бу һөнәр иң кирәклеләрнең берсе.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотолары.

Читайте нас: