Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
25 июль 2019, 07:00

Русия Президенты Кабарда-Балкар Республикасы башлыгы белән очрашты

Владимир Путин Кабарда-Балкар Республикасы Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Казбек Коков белән очрашты.

Республикада агымдагы социаль-икътисади хәл һәм арытаба үсеш планнары тикшерелде.
Казбек Коков сүзләренчә, агымдагы елның беренче яртысында икътисадның төп юнәлешләре буенча үсеш тенденциясе күренә. Сәнәгать җитештерүе индексы - 102 процент, авыл хуҗалыгы җитештерүе күләме 11,4 миллиард сум тәшкил иткән. Бу узган ел күрсәткечләреннән күпкә яхшырак.
Шулай ук, республикага туристлар килүнең уңай динамикасы күренә, ул узган ел күрсәткеченнән якынча 7 процентка арткан.
Уртача хезмәт хакы үсеше дәвам итә – якынча 2,5 процент. Бүген хезмәт хакы 26 300 сум тәшкил итә.
- Гомумән алганда, тенденцияләр начар түгел, уңай дип әйтер идем, шуңа күрә сезгә уңышлар телим, - диде Ил Президенты Владимир Путин.
#ВладимирПутин
Читайте нас: