Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
25 июль 2019, 15:56

Мәдәни мирас: йөзен саклап яңартырга

Ю. Гагарин исемендәге техника йорты — шәһәребезнең мәдәни-тарихи мирас объектларының берсе. Бүгенге көндә биредә Октябрьский музыка колледжы урнашкан. Техника йорты 50нче еллар башында ук төзелгән. 1976 елдан ул совет архитектурасы һәйкәле дип танылган һәм саклауга алынган.

Мәгълүматларга ярашлы, учреждениене ремонтлау планлаштырыла. Моңа бәйле колледж администрациясе төзекләндерү буенча проект-смета документлары әзерләүгә тендер игълан иткән. Аны отучы оешма белән иң югары бәясе 6,4 млн сумлык килешү төзеләчәк. Тендерда мәдәни мирас объектларын ремонтлауга лицензиясе булучылар гына катнашала. Таләпләргә ярашлы, подрядчы бинаны тикшереп, аны төзекләндерү буенча тәкъдимнәр кертергә тиеш. Моннан тыш инженер бәйләнешләрен алыштыру, сигнализация урнаштыру, интернет тоташтыру, залларны заманча җиһазлау кебек эшләр дә каралган. Аерым әйткәндә, зур залда пәрдә белән идарә итү җайланмасы, сәнгать-куелыш яктыртуы комплексы, сәхнә механикасы урнаштырылачак.
Тендерда катнашуга гаризалар 9 августка кадәр кабул ителә. 13 августта нәтиҗәләр ясалачак.

Читайте нас: