Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
25 июль 2019, 15:51

60 еллык скверга яңа «сулыш» керә!

Төзекләндерүдән соң ул «парк» статусы алачак, аңа шәһәрдәшләр үзләре сайлап, яңа исем куячак.

Мәгълүм булуынча, «Геофизик» скверында «Заманча шәһәр мохите» муниципаль программасы буенча, «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында төзекләндерү үткәрелә. Бу максатка республика һәм урындагы бюджеттан 12 млн сумнан артык акча бүленгән.
60 ел элек комсомолчы-геофизиклар тарафыннан нигез салынган скверга тиздән яңа «сулыш» керәчәк, биредә заманча вәзгыятькә ярашлы уңайлыклар булдырылачак. Ремонтны «Альтернатив инвестицияләр» предприятиесе башкара. Эшләр барышы белән танышу максатында, скверга юл алдык. Октябрьскийның күпьеллык хатирәләргә бай урыны бүген сизелерлек рәвештә үзгәрешләр кичерә. Шәһәрдәшләр күптән көткән яңарыш — үзәк баскыч төзекләндерелгән дә инде. Эшчеләр әлеге вакытта паркның буеннан-буена таш түшәлгән өр-яңа җәяүлеләр сукмаклары ясау белән мәшгуль. Тиздән эскәмияләр, чүп савытлары куелачак, чәчәк түтәлләре, яшел үсентеләр утыртылачак. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрнең ихтыяҗларын да исәпкә алып, биләмәдә пандуслар кую каралган. Моннан тыш проектка ярашлы, скверда «Пушкин» фонарьләре, урамны яктырткычлар, архитектура сыннары урнаштырылачак; 400 метр озынлыктагы велосипедчылар сукмагы, яңа коймалар ясалачак. Шулай ук уен һәм спорт мәйданчыкларын төзү эше бара. Ремонтчылар тренажерлар, атынгыч-карусельләр урнаштыру белән мәшгуль. Шәһәребезне ямьләндерү өчен ялларсыз, иртәдән кичкә кадәр хезмәт куйган кешеләргә көч-куәт, уңышлар телисе килә.
Фикерләр:


Зөләйха ханым:
— Иртән эшкә барышлый «Геофизик» скверы яныннан үтәргә туры килде. Ышанасызмы-юкмы, биредәге үзгәрешләрне күреп, чын күңелдән куаныч хисләре тойдым! Скверыбызның хәтта һавасы да үзгәргәндәй тоелды, рәхәтләнеп, күкрәкне тутырып суладым аны. Үзәк баскыч, таш түшәлгән сукмаклар кешеләргә җәяүләп йөрер өчен бик уңайлы итеп ясалган. Тренажерлы спорт мәйданчыклары яшьләрне дә, олыларны да сәламәт тормышка җәлеп итүгә булышачак. Бер сүз белән әйткәндә, шәһәрдәшләргә мәдәни ял итү өчен тагын бер урын була дигән сүз!

Айгөл, 32 яшь:
— Парк әкренләп үзгәрә, матурлана. Анысына сүз дә юк. Әмма кайбер ваемсыз шәһәрдәшләрнең кыланышы аптырата. Алар әле тулысынча төзелеп бетмәгән җайланмалардан файдалана да башлаган инде. Балалар бу эшнең ярамаганлыгын аңлап та бетермидер, ә менә олылар кайда карый!? Кайбер әниләр үзләре үк атынгычка менеп утырудан да читенсенми... Скверда төзекләндерү гамәлләре тәмамланганчы корылмаларны куллану хәвефле, чөнки алар әлегә тулысынча урнаштырылып бетмәгән. Хәвефсезлек кагыйдәләрен онытмасак иде!

Фәрит ага, пенсионер:
— Шәһәребездәге яңарышларга, әлбәттә, бик шатбыз. Сквер балалар, оныклар белән ял итәр өчен кулай булачак. Аның без үскәндәге күренеше әле һаман хәтердә. Биредә агачтан ясалган бик матур архитектура сыннары бар иде. Бәлки төзекләндерү кысаларында моны искә алып, кайбер эшләнмәләрдә тарихи урыныбызның элеккеге төсе дә сакланыр дигән өмет бар. Тагын бер нәрсәне билгелисе килә. Ремонт эшләре скверның бөтен биләмәсен дә колачламаган. Аның калган өлешенә дә игътибар бирелсә яхшы булыр иде...

Лилия ГАБИТОВА, автор фотолары.

Читайте нас: