Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
24 июль 2019, 07:00

Владимир Путин “Ростех”ның генераль директоры белән очрашты

Сергей Чемезов Русия Президенты Владимир Путинга дәүләт корпорациясе эшчәнлеге турында отчет бирде.

2018 елда корпорация предприятиеләре дәүләт оборона заказын 99,6 процентка үтәгән. Бу ил буенча уртача дәрәҗәгә караганда югарырак.
“Рособоронэкспорт” 2018 елда чит илгә рекордлы суммага продукция җитештергән – 13,7 миллиард сум. Хәрби техникага заказлар портфеле 55 миллиард сумга җиткән. Гражданнар өчен продукция җитештерүдән керем 30 процентка якынлашкан.
Тулаем алганда үткән ел керем үскән һәм 1642,7 миллиард сум тәшкил иткән, саф табыш – 128,1 миллиард сум.
Владимир Путин тракторлар заводлары хакында сорады. Бу заводаларда зыян күләме күп булган – 106 миллиард сум. Предприятиеләргә ярдәм чаралары 16 миллиард сум тәшкил иткән. Бүген компаниядә хәл тотрыклыланган.
Очрашуда Владимир Путин Сергей Чемезов белән өстәмә капитал мәсьәләләрен дә тикшерде.
#ВладимирПутин
Читайте нас: