Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
18 июль 2019, 15:27

Зәңгәр күкне «яулый» алар

9-12 июльдә Октябрьскийда парашют спорты буенча иң яхшыларны ачыкладылар

Ярышларны Русия парашют спорты федерациясе, БР Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы, БР парашют спорты федерациясе, шәһәр яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты, урындагы ДОСААФ авиация-техник спорт клубы оештырды.
Анда Свердлау өлкәсеннән, Башкортстан, Татарстан, Марий Эл республикаларыннан, Ессентуки, Пермь, Самарадан 30 спортчы катнашты.
Бөтенрусия спорт бәйгеләрен ачу тантанасында шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Борис Алчинов, Башкортстан парашют спорты федерациясе рәисе Гайрат Манаев урындагы ДОСААФ авиация-техник спорт клубы җитәкчесе Айдар Хәмитов катнашып, парашютчыларга уңышлар теләде.
Ярышларны бөтенрусия төркемендәге мәртәбәле судьялар Лидия Краснова (Яр Чаллы), Нина Безрукова (Түбән Тагил), Тамара Гмызина (Екатеринбург) хөкем итте. Спортчылар парашюттан барлыгы 187 тапкыр сикерде. Сикерү санына карамастан, алар алдында бер генә бурыч торды — 1200 метр биеклектән сикереп, нибары 2 сантиметр диаметрлы ноктага эләгү. Осталыкның иң яхшы бәясе нуль нәтиҗәсе исәпләнә. Гади кеше күзлегеннән ирешә алмаслык кебек тоелган бу бурыч һөнәри спортчылар өчен күнегелгән хәл, хәтта кайберләре ярышларда рекордлар да куйды.
Әлбәттә, яхшы нәтиҗәләргә ирешү даими күнекмәләр ясау, яхшы сәламәтлеккә ия булуны таләп итә. Чөнки һавадагы шартларга, кискен үзгәрешләргә чыныккан организм гына түзә ала. Чемпионат нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде.


Ике төр ярышлары
Хатын-кызлар
1нче урын — Евгения Торгашева (Күмертау);
2нче урын — Ирина Абдуллина (Октябрьский);
3нче урын — Анна Макарчева (Октябрьский).
Ир-атлар
1нче урын — Тимур Хәмитов (Күмертау);
2нче урын — Игорь Митюков (Күмертау);
3нче урын — Артем Боровик (Башкортстан җыелма командасы).

Җиргә төшү төгәллеге
Хатын-кызлар
1нче урын — Евгения Торгашева;
2нче урын — Ольга Кириллова (Октябрьский);
3нче урын — Ирина Абдуллина.
Ир-атлар
1нче урын — А. Новоселов (Екатеринбург);
2нче урын — Тимур Хәмитов;
3нче урын — Антон Филиппов (Уфа).

Шәхси акробатик сикерүләр
Хатын-кызлар
1нче урын — Ирина Абдуллина;
2нче урын — Евгения Торгашева;
3нче урын — Анна Макарчева.
Ир-атлар
1нче урын — Илдар Сәяхов (Октябрьский);
2нче урын — Илнур Хәлиуллин (Октябрьский);
3нче урын — Тимур Хәмитов.
Әлбәттә, җиңүчеләр исемлегендә үзебезнең спортчыларыбызны күрү куанычлы. Өстәвенә, шәһәрдәшебез Ирина Абдуллина акробатик сикерүләрдә шәхси рекордын яхшыртып, республика рекордын куйды. Афәрин, Ирина!
Алда парашютчыларны уку-тренировка җыеннары көтә. Биредә алар Кемеровода үтәчәк Русия чемпионатына әзерләнәчәк. Уңышлар сезгә!
Читайте нас: