Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
18 июль 2019, 15:24

Шәһәрдәшләрдә — ике алтын, бер көмеш

9-14 июльдә Уфада үткән 53нче җәйге Халыкара балалар уеннарында грек-рим көрәше буенча спортчыларыбыз җиңү яулады

Халыкара балалар уеннарында 29 илнең (Австралия, Канада, АКШ, Кытай, Мексика, Бөекбритания, Голландия, Словения һ. б.) 84 шәһәреннән 12-15 яшьлек 1200гә якын спортчы катнашты.
Алар җиңел атлетика, йөзү, фехтование, грек-рим көрәше, дзюдо, мини-футбол, баскетбол, пляж волейболы һәм кыя тауга менү кебек спорт төрләрендә көч сынашты. Спорт чаралары Уфаның «Ватан» этно-паркы, «Агыйдел» спорт үзәге, «Акбузат» ипподромы, «Кашкадан» ял паркы һәм 32 санлы спорт мәктәбендә үтте.
Республика, ил данын яклаучылар арасында шәһәребез спортчылары да бар иде. Алар ике спорт төрендә — пляж волейболы һәм грек-рим көрәше ярышларында катнашты. Беренчесе буенча бәйгеләр «Кашкадан» ял паркында узды. Көчергәнешле ярышларда Октябрьскийның кызлар командасы Туймазы һәм Тайвань командаларына биреште. Кызганычка каршы, егетләребезнең командасы да җиңә алмады. Әйткәндәй, спортчыларыбыз, гомумән, гадәти волейбол белән шөгыльләнә һәм пляж волейболы буенча ярышларда беренче тапкыр гына катнашты. Әлбәттә, бу уеннарның техникасы бер-берсеннән аерыла. Көннәр дә начар тору сәбәпле кирәк кадәрле күнекмәләр ясарга мөмкинлек булмады.
Ә грек-рим ярышларында исә безнекеләр сынатмады, гадәттәгечә, яхшы чыгыш ясады. Спортчыларга көч-куәт биреп торырга шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелев та килгән иде. Көрәшчеләребез Алмаз Мәҗитов (41 килограммга кадәр) һәм Кирилл Балако (48 килограммга кадәр) алтын медальләр яулап, җиңү баскычының иң югарысына күтәрелде. Тагын бер спортчыбыз Георгий Сәлимов (52 килограммга кадәр) көмеш медальгә лаек булды. Афәрин, егетләр, уңышларыгыз белән сезне котлыйбыз! Спортчыларыбыз ничек җиңүләргә килгәнен, дәрәҗәле ярышларда алган тәссоратлары турында киләсе саннарда җентекләп язарбыз.
Халыкара балалар уеннары тәмам. Яшь спортчылар дөнья күләмендәге ярышларда чыгыш ясау тәҗрибәсе алды, зур спорт юлында беренче адымнар ясап, дөньяның төрле илләреннән яңа дуслар тапты. Уфа Уеннар флагын тантаналы рәвештә Венгриянең Кечкемет шәһәренә тапшырды. Анда ярышлар 2020 елда узачак.

Читайте нас: