Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
18 июль 2019, 15:34

Шәһәрара маршрутта — яңа автобус!

Ерак араларга кондиционерлы, уңайлы транспортта йөриячәкбез

Шушы көннәрдә яхшы хәбәр алдык: республиканың төп пассажирлар ташучысы —«Башавтотранс» предприятиесе шәһәрара маршрутларны хезмәтләндерүгә тәгаенләнгән өр-яңа 20 автобус белән тулыландырылды.
Мәгълүматларга ярашлы, узган ел ахырында республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты «Востокавтотранс»җәмгыяте белән 26 автобуска 184 млн сумлык (бер автобусның бәясе — 7 миллионнан ашу) килешү төзегән. Калган 6 транспорт чарасы июль азагына кадәр кайтарылачак.
Гомум алганда, 2020 елның 1 апреленәчә БРның «Башавтотранс» предприятиесенә 589 яңа автобус сатып алу, аларның 527сенең быел ук кайтарылуы планлаштырыла.
«НЕФАЗ»ларның ачкычларын водительләргә тапшыру йөкләмәсен Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үтәде. Тантаналы чара Уфаның 1нче автотранспорт предприятиесендә оештырылды. Радий Фәрит улы диспетчерлык пункты эшчәнлеге белән дә танышты. Диспетчерның төп бурычы — транспорт чараларының торышын, техник әзерлеген, хәрәкәт итү тәртибен даими күзәтүдә тоту; пассажирларны билет һәм кирәкле мәгълүмат белән тәэмин итү.
Төбәк җитәкчесе автотранспортка техник күзәтү үткәрү тәртибе белән дә танышты. Бу — иң мөһим юнәлешләрнең берсе, чөнки автобусның төзеклеге юл хәрәкәте хәвефсезлегенә һәм әйләнә-тирә мохиткә тәэсир итә. Техник күзәтү посты заманча җайланмалар белән тәэмин ителгән, шул рәвешле ул барлык җитешсезлекләрне вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә.
Ә инде яңа автобусларның сыйфатламасына килгәндә, алар дөньяда танылу алган җитештерүчеләр компонентлары белән җиһазландырылган: двигатель — CUMMINS, ЕВРО 5, механик күчергеч тартмасы — ZF, алгы күчәр — KAMAZ, арткы күпер — Hande.
Автобус салоны бик уңайлы, ул хәвефсез һәм эргономик көйләнешле утыргычлар, иминлек каешлары; кул йөге өчен киштәләр, багаж бүлекләре белән җиһазландырылган. Моннан тыш GPS\ГЛОНАСС навигация системасы; тахографлар; мәгълүмат комплекслары (электрон рейскүрсәткеч, белдерүләрне телдән хәбәр итүче һәм «йөгерек юл» җайланмалары); кышкы чорда кулланылучы җылыткычлы кондиционерлар да бар. Соңгысы аеруча уңайлы, шәһәрара маршрутларда йөрүче пассажирлар күптән инде җәен җиләс, кышын җылы һава булдыручы шундый җиһаз турында хыяллана иде...
Уфаның 1нче автотранспорт предприятиесе җитәкчесе вазыйфасын үтәүче Надир Самиев Радий Фәрит улына бер автобусны күрсәтте. Ул, үз чиратында, водительләрнең эш шартлары һәм пассажирларның иминлеге тәэминатына аерым игътибар бирде. Надир Самиев белдерүенчә, яңа автобуслар барлык юнәлешләр буенча: Уфадан Дүртөйле, Нефтекама, Октябрьский, Туймазы, Бөре, Яңавыл, Белорет, Учалы, Стәрлетамак, Салават, Мәләвез, Баймак, Сибай шәһәрләренә һәм Исәнгол авылына кадәр хәрәкәт итәчәк. Шулай ук Башкортстандагы 300дән ашу торак пункты белән транспорт бәйләнеше булдырылачак. «НЕФАЗ»лар Радий Хәбиров куйган бурычны — «Башавтотранс» маршрутлары белән республиканың барлык шәһәр-районнарын бәйләүне үтәргә булышачак дип фаразлана. Шулай ук моңа кадәр өзеклекләр белән башкарылган яки бөтенләй бетерелгән рейслар да тергезеләчәк.
Моннан тыш яңа автобуслар күрше республика — Татарстанның Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләренә, Пермь краена һәм Ырынбур өлкәсенең Тоз-Илек курортына юлланачак. Транспортның бер линиядә уртача 800 чакрым үтеп, аена 2 меңнән артык кешене ташыячагы күзаллана.
«Башавтотранс»ның автобус паркы яңартылуы республика халкын уңайлы транспорт белән тәэмин итүдән тыш, предприятиедә эш сыйфатын үстерергә булышачак дип фаразлана. Әйткәндәй, бирегә соңгы тапкыр яңа автобуслар 2016 елда кайтарылган. Ул вакытта шәһәр биләмәсендә хәрәкәт итүче 100 зур класслы автобус сатып алынган.
Заманча җиһазландырылган, бар уңайлыклары булган автобусларның берсе шәһәребезгә дә кайтарылды. «Башавтотранс»ның Октябрьский АТП-сы директоры Ринат Газизов сүзләренчә, яңа «НЕФАЗ» көн саен Уфа һәм Самарага, шулай ук аерым маршрутлар буенча Ырынбур һәм Тоз-Илеккә йөриячәк. «Автобуслар паркының өр-яңа, кондиционерлы, заманча шартларга көйләнгән транспорт чарасы белән тулылануына бик шатбыз, — ди Ринат Рәшит улы. — Бу халыкка күрсәтелүче хезмәтләрнең сыйфаты артуына да, хәвефсезлек тәэминаты мәсьәләсенә дә уңай йогынты ясаячак. Шулай ук якын киләчәктә муниципальара маршрутлар өчен 4 кече һәм 5 уртача сыйдырышлы автобуслар кайтарылуы көтелә. Барлык пассажирларыбыз да транспорт хәрәкәтендәге уңай үзгәрешләрне шунда ук тояр һәм тиешле бәяләр, дип ышанабыз».

Лилия ГАБИТОВА, автор фотосы.

Читайте нас: