Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
18 июль 2019, 15:39

Өлкәннәр парта артына утырды

Октябрьскийда пенсионерлар өчен компьютер белеме нигезләрен өйрәнү буенча курслар оештырылды

Хәзер балалар гына түгел, өлкәннәр дә укый. Компьютер заманы шуны таләп итә.
Өлкәннәрне укыту Русия пенсионерлар берлеге һәм «Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлеге тарафыннан берлектә түләүсез нигездә гамәлгә ашырыла. Узган чәршәмбедә Октябрьский икътисад техникумы нигезендә пенсионерлар компьютер нигезләрен өйрәнүгә кереште.
Уку төркемнәрендә 10-12шәр кеше. Укучыларның күп булмавы очраклы түгел. Программа, нигездә, компьютерда эш башлаучылар өчен тәгаенләнгән һәм укытучыга һәрбер укучыга игътибар бүлергә мөмкинлек бирелә. Өйрәтү курслары программасы 24 сәгатькә исәпләнгән, көн дә ике сәгать дәресләр үтә. Курсларга ихтыяҗ зур булганлыктан, әлеге смена тәмамлангач яңадан укулар оештырылачак. Компьютерны өйрәнергә теләүче өлкән яшьтәге кешеләр белән бу техниканы камил белгән техникум укытучысы Полина Җиһаншина шөгыльләнә.
— Безнең дәресләр бирегә килүчеләр ике сәгать эчендә мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат алсыннар, компьютер артына курыкмыйча утырсыннар, текст редакторлары белән, интернетта эшләргә, электрон почта, Skype, YouTube, социаль челтәрләр, флешкарталар белән кулланырга өйрәнсеннәр өчен уңайлы итеп оештырыла. Шулай ук без Дәүләт хезмәтләре порталында, Пенсия фонды һәм башка дәүләт структуралары, банклар сайтларында шәхси кабинетлар ачып эшләргә өйрәнәбез. Шуңа күрә курслар үтүчеләр коммуналь хезмәтләр өчен интернет аша да түли алачак. Өлкән укучыларга өйрәнергә җайлы булсын өчен үзләренең шәхси компьютерларын да алып килергә рөхсәт итәбез, — дип сөйли укытучы.
Сүзне өлкән студентларның үзләренә дә бирик.


Елена Кривцова:
— Компьютерны өйрәнү курслары бик ошый, икенче тапкыр киләм. Былтыр да шундый курсларга йөрдем. Белемнәрне яңарту, бу өлкәдәге яңалыкларга хәбәрдар булу беркайчан да комачауламый дип уйлыйм. Биредә без компьютерда эшләргә генә өйрәнеп калмыйбыз, үзара аралашып, яңа дус-танышлар табабыз. Компьютерда эш итә белү интернетта социаль челтәрләр аша аралашырга, кирәкле мәгълүматлар табарга мөмкинлек бирә. Мин Халыклар дуслыгы йорты каршындагы чуваш ансамбленә йөрим, интернет яңа җырларны, аларның текстларын табарга ярдәм итә. Шулай ук «Өченче буын университеты» программасы кысаларында дәвалау физкультурасы, скандинавча йөрү белән дә шөгыльләнәм. Эшләгән чакта вакыт җитми, дөнья көтәбез, балалар үстерәбез. Хәзер менә, пенсиягә чыккач, рәхәтләнеп үзең өчен яшәргә вакыт бар. Өлкәннәргә аралашырга, актив тормыш алып барырга шартлар тудырылуына шатмын. Мондый кирәкле курслар оештырган «Бердәм Русия» партиясенә зур рәхмәт.

Асия Шаһиева:
— Шәһәребездә өлкәннәр өчен кирәкле программалар эшләве куанычлы. Мин үзем башта дәвалау физкультурасына йөрдем. Анда Елена белән танышып, дуслашып киттек. Хәзер бергә компьютер нигезләрен өйрәнү курсларында шөгыльләнәбез. Хәзерге заманда үзеңә кирәкле бар мәгълүматны интернетта табарга була. Мин, мәсәлән, интернет аша сәламәтлек өчен кирәкле төрле күнекмәләрне карап, ясарга өйрәнәм. Шуңа күрә компьютер белән эш итә белү — ул заман таләбе.

Камил Шаһиев:
— Гомумән, компьютер минем өчен яңалык түгел, эшләгән чакта аның белән эш итә идек. Әмма пенсиягә чыккач андый ихтыяҗ югалды, күпчелек телефон-гаджетлар белән файдаландым. Шуңа күрә компьютер белән куллану күнекмәләре югалды бераз. Тик смартфоннарга караганда компьютер белән эш итү барыбер уңайлырак. Шулай ук заманалар үзгәргән саен технологияләр дә бер урында тормый. Бу курслар минем өчен элекке белемнәрне искә төшерергә, яңалыкларны үзләштерү өчен бик кулай. Укытучыбыз игътибарлы, барысын яхшы итеп аңлата. Программадан тыш, компьютер буенча башка сорауларыбызга да җавап бирә. Өлкәннәр өчен мондый курслар бик кирәкле һәм файдалы, хәзер бит компьютер заманы.

Радик Халяпов:
— Мин компьютер курсларында беренче тапкыр шөгыльләнәм, моңарчы компьютер белән эш иткән булмады. Үзем агачтан өстәлләр, утыргычлар һәм башка көнкүрештә кирәкле әйберләр ясау белән шөгыльләнәм. Интернетта бу җиһазларның яңача эшләнелешен, бизәкләрен, сызымнарын табып карарга була. Минем интернетта эш итәргә, сызымнарны принтер аша чыгарырга өйрәнәсе килә. Биредә барысын да бик яхшы аңлаталар, мондый курслар оештыручыларга рәхмәт.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотосы.


Читайте нас: