Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
18 июль 2019, 15:51

«Кеше була белү иң зур бәхеттер...»

Шәһәребезнең медицина белгечләре ел саен «Иң яхшы ел табибы» республика конкурсында катнаша һәм югары нәтиҗәләре белән куандыра.

Шәһәребезнең медицина белгечләре ел саен «Иң яхшы ел табибы» республика конкурсында катнаша һәм югары нәтиҗәләре белән куандыра.
Агымдагы елда да «ак халатлы»лар сынатмады, төрле төркемнәрдә җиңүгә иреште. Шушы көннәрдә «Иң яхшы ашыгыч ярдәм табибы» исеменә лаек булган 1нче дәваханә стационарының «ашыгыч медицина ярдәме» бүлеге мөдире Равил Мусин белән очрашып, җаваплы һәм хәвефле дә, шул ук вакытта кешеләргә бик кирәкле дә хезмәтне башкаручылар турында сөйләшеп алдык...


— Равил Мансурович, сәламәтлек саклау өлкәсен, алай гына да түгел, аның иң җиңел булмаган юнәлешен сайлавыгыз нәрсәгә бәйле?
— Медицинага кызыксыну кечкенәдән туды. Миңа 7 яшьләр чамасы булгандыр, аякны сындырып хастаханәгә эләктем. Нәкъ шул вакытта күңелдә ак халатлы, ачык йөзле табибларга, шәфкать туташларына карата ихтирам хисе уянды, алар кебек буласым, кешеләргә ярдәм итәсем килде. Шушы хыялны тормышка ашыруда миңа укытучыларым, шулай ук үземнең тырышлыгым да булышкандыр. Ул вакытта Кандрага йөреп укыдым, башкалар иртәнге 9га мәктәпкә килсә, мин инде 7дән үк монда идем. Факультативлар, дәрестән
тыш шөгыльләнүләр, химия, биология, физикадан олимпиадаларда катнашуларның файдасы тими калмады, 1978 елда ВЛКСМның 15 еллыгы исемендәге Уфа дәүләт медицина институты (хәзер — БДМУ) студенты булдым. Педиатрия факультетында 6 ел укыдым. Арытаба Октябрьскийның балалар хастаханәсендә тәҗрибәле белгеч кул астында интернатура үттем. Укуны тәмамлап, кулга табиб-педиатр дипломы алып, шәһәргә эшкә кайттым. Ә инде бер елдан ашыгыч ярдәм бүлегенә күчтем, башта педиатрия, соңыннан кардиология бригадасында хезмәт куйдым. Шушы юнәлештә 30 ел дәвамында эшләдем. Соңгы 8 елда бүлек мөдире вазыйфасын башкарам.

— Эш көнегез ничек үтә?
— «Ашыгыч медицина ярдәме»ндә эшчәнлек, гадәттә, тәүлек әйләнәсенә дәвам итә. Минем кул астында 100дән ашу кеше эшли. Иң тәүдә «оперативка» үткәрәбез, авыруларга күрсәтелгән ярдәмнең тиешле күләмдә, вакытлы һәм сыйфатлы булуын, шулай ук халыктан килгән гозер-шикаятьләрне тикшерәбез. Моннан тыш, документ эше, яңа сменаны каршылау, төрле очраклар буенча диагноз билгеләү яки раслау, белешмәләр бирү, медицина җайланмаларының төзеклеген күзәтеп тору бурычлары да бар.

— Нинди авырулар буенча күбрәк чакыру килә?
— Бу югары кан басымы авырулары, йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеге бозылуы. Бүгенге көндә соңгысының башлыча 35-55 яшьлекләр арасында киң таралуы аеруча зур борчылу тудыра. Мин моны начар экология белән генә түгел, ә бәлки зарарлы гадәтләр белән мавыгу, даими стресс кичерү, киеренке халәттә булу белән дә бәйләр идем. Моннан тыш юл-транспорт фаҗигаләре урынына, сыйфатсыз исерткечләр белән агулану очраклары буенча еш чакыру алабыз.

— «Ашыгыч ярдәм» хезмәте башкалардан нәрсәсе белән аерыла?
— Тәү чиратта эш шартлары белән. Мисалга, фельдшерлар чакыру буенча юл-трассаларга, җәмәгать урыннарына, фатир-биналарга, ягъни кешеләргә кичектергесез ярдәм таләп ителүче бөтен җиргә дә бара.

— Бүлектә эшләүчеләр нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
— Безгә эшкә гадәттә кешеләргә ярдәм күрсәтергә теләүчеләр килә. Алардан тәү чиратта авыруларга карата сабыр, итагатьле булу, үз эшенә җаваплы карау таләп ителә. Һәр кешедә төрле холык-тәрбия була. Авырулар белән аралашканда бу турыда онытырга ярамый. Нинди генә очракта да үз-үзеңне кулда тотарга, шәфкатьлелек турында онытмаска кирәк. Кеше була белү иң зур бәхеттер...

— Ничек уйлыйсыз, «ашыгыч медицина хезмәте»нә киләчәктә дә ихтыяҗ булачакмы, гомумән, ул җәмгыять өчен кирәкме?
— Авыр хәлдә калганда, сәламәтлек һәм гомергә куркыныч янаганда һәркем тәү чиратта «03» номерын җыя. Бу үзе үк күп нәрсә турында сөйли... Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре тәүлек әйләнәсенә «сак»та: коеп яуган яңгыр астында да, күз ачкысыз буранда да, кызу челләдә дә кешеләргә ярдәмгә ашыга. Алар шәһәр буенча даими кизүдә тора, күләмле чаралар, юл-транспорт фаҗигаләре һәм башка хәл-вакыйгалар урынына да беренче килеп җитә. Шуңа күрә ашыгыч ярдәмгә ихтыяҗ югалмаячак, ул һәрчак иң тиз, мөһим һәм хәлиткеч чара булып калачак дип уйлыйм. Әлбәттә, югары технологияләр заманында күп нәрсә үзгәрә, бүген интернет киңлекләрендә ни телисең шуны табарга мөмкин. Моның тискәре ягы да бар. Табибка мөрәҗәгать итүне мәшәкатьле дип күреп, кайберәүләр төрле сайтлардагы, шулай ук махсус әсбаплардагы дәвалану чараларын куллана. Табиб белән киңәшләшмәүнең нәтиҗәсе еш кына начар тәмамлана (агулану, эчке әгъзаларга зарар килү һәм башкалар).

— Эшегездә иң авыры нәрсә?
— Кешеләрнең елдан-ел рәхимсезләнүе, ихтирам хисен югалтуы борчый. Мин моны медицина ярдәме күрсәтергә килгән белгечләрне каршы алу очракларыннан чыгып әйтәм. Кызганычка каршы, бу дорфа мөнәсәбәт белән генә чикләнми, хәлләр кайчагында фельдшерларга һөҗүм итүгә дә җитә.

— Хезмәтегездә кайдан илһам аласыз?
— Пациентларның якты йөзе, ихлас рәхмәте эшләргә дәрт-куәт, күңел күтәренкелеге бирә. Нәтиҗәле эшчәнлек коллективыбызның бердәм, тату булуына да бәйле. Ә инде иң зур илһамчым — яраткан гаиләм. Якын кешеләрем янында эштәге мәшәкатьләр дә онытыла... Әйткәндәй, тормыш иптәшем Рузилә Фәнил кызы белән никахыбызга 33 ел тулды. Хатыным да сәламәтлек саклау өлкәсендә эшли: ул медстатистик. Ике кызыбыз бар. Айгөл белән Гүзәл дә безнең юлны сайлады, Уфада стоматология буенча белем алып, бүгенге көндә шул юнәлештә мәшгульләр.

— Гәзит укучыларга теләкләрегез?
— Барчасына да ныклы сәламәтлек, озын гомер телим. Якыннарына, балаларына игътибарлы булсыннар, хәвефсезлек кагыйдәләре турында онытмасыннар. Бүгенге имин, тыныч тормышта да адәм балаларын төрле бәла-казалар, авыру-сырхаулар сагалап тора. Моңа карамый, без башкаларга карата игелекле булырга, кешелеклелек сыйфатларын югалтмаска тиеш. Шул вакытта гына чын мәгънәсендә бәхетле булачакбыз.
...Әңгәмәбез ахырында Равил Мансур улыннан шушы араларда Октябрьскийда булган күңелсез хәл турында да сорамыйча булдыра алмадым. Сүз берничә көнгә хәбәрсез югалып торган 67 яшьлек пенсионер турында бара. Бу очрак матбугат басмаларында, социаль челтәрләрдә күп имеш-мимешләр тудырды. Анда шәһәребезнең «ашыгыч ярдәм бүлеге» дә телгә алына.
«Кайчагында мәгълүмат чараларында хәл-вакыйганы яхшылап тикшермичә, расланмаган хәбәрне дә язып чыгарга ашыгалар. Бу очрак та шундыйлардан, — ди медицина белгече. — Мәгълүм булуынча, пенсионер 2 июльдә «ашыгыч ярдәм» тарафыннан шәһәр хастаханәсенә китерелгән. Биредә аның сәламәтлегенә тикшерү үткәреп, тиешле ярдәм күрсәтелгән, арытаба дәвалау билгеләнгән. Физик торышы хастаханәгә салуны таләп итмәү сәбәпле, ул өенә кайтып киткән. Ә инде пенсионерның «югалуы» турында хәбәр берничә көннән генә алынган. Иреклеләр отряды аны 8 июльдә эзли башлаган һәм шул ук көнне шәһәр янындагы агачлыкта тапкан. «Ашыгыч ярдәм»гә чакыру 22.35 сәгатьтә килгән. Бригада авыру янына 22.37дә барып җиткән. Болар барысы да рәсми теркәлгән. Пенсионер 1нче шәһәр дәваханәсенең беренчел йөрәк-кан тамырлары үзәгенә китерелгән. Бүгенге көндә медицина учреждениесендә тикшерү бара».

... Әйе, «Ашыгыч ярдәм»дә халык сәламәтлеге сагында торучы, үз эшен чын күңелдән яратучы белгечләр эшләгәндә үзебез һәм якыннарыбызның сәламәтлеге, тормышы өчен тыныч булырга мөмкин. Шәһәребезнең табиб-фельдшерлары медицина әсбаплары җитешмәсә дә, эш хакы әлләни мактанырлык булмаса да хезмәтләрен зур җаваплылык белән башкара, алар һәрчак ярдәмгә әзер. Әйткәндәй, бүлектә бүгенге көндә рацияләргә, моннан тыш, эш үзенчәлекләренә бәйле, махсус киемнәргә ихтыяҗ сизелә. Туктаусыз эш стажы һәм төнге смена өчен түләүләрнең кимүе дә (элек ул 100 процент иде) күңелле хәл түгел, әлбәттә.

Лилия ГАБИТОВА

Автор фотосы


Читайте нас: