Владимир Путин Иминлек советының даими әгъзалары белән киңәшмә үткәрде.
Илдәге актуаль мәсьәләләрдән тыш, анда, ил Президентының Украина Президенты Владимир Зеленский белән сөйләшүен исәпкә алып, Русия- Украина мөнәсәбәтләре турында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин, көч ведомстволары җитәкчеләре катнашты.