Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
11 июль 2019, 17:00

Яшьлек дулкыннарында

Яшьләр көне шәһәребездә ел саен зурлап билгеләнә. Бу юлы яңгыр явып торуы да бәйрәм итүгә комачауламады. Яшьләр генә түгел, бәйрәм чарасын тамаша кылырга олылар да җыелды.

Яшьләр көне шәһәребездә ел саен зурлап билгеләнә. Бу юлы яңгыр явып торуы да бәйрәм итүгә комачауламады. Яшьләр генә түгел, бәйрәм чарасын тамаша кылырга олылар да җыелды.
Бәйрәм чаралары көндез Гагарин исемендәге паркта башланды. Яшьләр «Русия — наркотикларсыз биләмә» һәм «Сәламәтлеккә 10 мең адым» чараларында катнашты. Шулай ук биредә Яшьләр сарае белгечләре тарафыннан оештырылган күңел ачу мәйданчыклары эшләде. «Экоокт» хәрәкәте активистлары чарага килүчеләрне экодәрескә чакырды, чүп-чарны аерып җыюның әһәмиятен аңлатты.
Бәйрәмнең төп чарасы «Нефтьче» паркында үтте. Аны тантаналы ачу өлешендә шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов чыгыш ясады.
— Яшьләребезне үзем һәм хакимият башлыгы исеменнән бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйм. Начар һава торышы булып та бирегә җыелучылар шул рәвешле яшьләргә хезмәттә дә, ял итүдә дә киртәләр булмавын дәлилләде. Барыгызга да сайлаган юнәлешләрегездә уңышлар яуларга язсын, ә студентларга укуларын уңышлы тәмамлауларын телим. Яхшы белгечләр булып шәһәребез үсешенә лаек өлеш кертерсез, дип ышанам, — диде ул.
Яшьләр сарае белгечләре, шәһәребезнең актив яшьләре, волонтерлар — барлыгы 35 кеше Октябрь Рәис улы кулыннан БР Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының, Ирекмәннәр хәрәкәте һәм яшьләр башлангычларына булышлык итү республика үзәге, шәһәр хакимиятенең мактау грамоталарын һәм рәхмәт хатларын алды.
Бүләкләнүчеләр арасында Яшьләр сараеның волонтерлары Софья Богданович һәм Софья Сиднивец та бар иде.
— Ярдәмгә мохтаҗ булган булган кешеләргә, бигрәк тә ялгыз өлкәннәргә, аз тәэмин ителгән гаиләләргә, ятимнәргә булышабыз. Картлар һәм инвалидлар йортында, социаль приютта яшәүчеләрнең, тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең хәлен беләбез, алар белән кызыклы чаралар үткәрәбез. Шулай ук шәһәрдә үткәрелүче социаль чараларны оештыруда башлап йөрибез. Волонтер булу ул — үзенә күрә бер тормыш тәҗрибәсен туплау. Волонтерлар сафына басуыбызга бер дә үкенмибез. Киресенчә, яхшы гамәлләр кылу, мохтаҗларга булышу күңелгә шатлык кына өсти, — ди кызлар.
Арытаба бәйрәм талантлы яшьләребез көче белән оештырылган концерт белән дәвам итте. Гадәттәгечә, «Dice-Box» үрнәкле заманча бию коллективы үзенең чагу программасы белән тамашачыларны сөендерде.
«Экоокт» берләшмәсе әгъзалары «Нефтьче» паркында да актив эш алып барды. Концерт башланганчы алар биредә чүп-чарны аерым җыю буенча чара үткәрде. Бик күп шәһәрдәшләр аңа кушылды. «Грин» җәмгыятенең махсус чүп савытлары тиз арада макулатура, пластик, пыяла, металл әйберләре белән тулды. Шулай ук «Фримаркет» (әйберләр белән бушлай алмашу) чарасы да бик үтемле булды. Кешеләр хуҗалыкта файдаланылмаган, әмма кулланырга яраклы әйберләрен (кием-салым, китаплар, балалар уенчыгы, уку әсбаплары, аяк киеме, вак-төяк өй җиһазлары һ. б.) алып килеп үзләренә кирәклесенә алмаштырды.
Чараларга бай бәйрәм чагу дискотека белән тәмамланды. Яшьләр заманча
бию җырларына рәхәтләнеп биеп күңел ачты, киләсе бәйрәмгә кадәр җитәрлек рухи дәрт алып таралышты.


Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА

Автор фотосы

Читайте нас: