Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
11 июль 2019, 16:47

Парк ямьләнгәннән-ямьләнә

Гагарин исемендәге парк — шәһәрдәшләребезнең яраткан ял итү урыны.

Гагарин исемендәге парк — шәһәрдәшләребезнең яраткан ял итү урыны.
Биредә соңгы елларда бик күп төзекләндерү эшләре башкарылды: заманча яктырткычлар, җайлы эскәмияләр, балалар уен мәйданчыгы, бау шәһәрчеге урнаштырылды. Паркны спорт сөючеләр дә үз итте. Урам тренажерлары, воркаут мәйданчыгы, скейт-парк, футбол кыры, теннис корты буш торганы юк диярлек. Шулай ук бу ямьле биләмәдә җирән купшыкайлар — тиеннәрне дә очратырга була.
Ремонт эшләре быел да дәвам итә. Үзенең бер эш киңәшмәсен хакимият башлыгы Алексей Шмелев парк биләмәсендә үткәрде. Анда яшәешне тәэмин итү буенча хакимият башлыгы урынбасары вазыйфасын башкаручы Айдар Гыйниятуллин, «Капиталь төзелеш идарәсе» учреждениесе директоры Александр Кузнецов, капиталь төзелеш бүлеге җитәкчесе Андрей Зелепугин һәм подрядчы оешма — «Двин» җәмгыяте вәкиле Гамлет Саргсян катнашты. Киңәшмәдә Алексей Николаевич белгечләр белән ремонт эше барышын, башкару вакытын һәм сыйфатын тикшерде.
Җәйге чорда парк биләмәсендә тротуарлар ремонтланачак, бордюрлар, эскәмияләр һәм чүп савытлары яңартылачак, керү урыннарында челтәрле капкалар куелачак. Экстремаль спорт төрен үз итүчеләрне дә сөенче көтә. Хәзер алар кичләрен дә скейтта шуалачак. Мәйданчык яктырткычлар белән җиһазландырылачак һәм коймалап алыначак.
Бик күп шәһәрдәшләр парктагы инешнең тышкы кыяфәте өчен борчылды. Аның яр ныгытмалары җимерелгән, суыннан начар ис килә иде. Ниһаять, быел биредә дә үзгәрешләр булачак. Бүгенге көндә елга үзәнендә төзекләндерү эшләре бара. Инеш ярлары гранит плитәләр белән тышлана, койма белән киртәләнә.
Елдагыча, парк биләмәсен яшелләндерүгә дә игътибар бирелә. Иске, корыган агачлар киселеп, бушаган урыннарда чәчәклекләр ясалачак. Бүгенге көндә үскән үләнне чабалар, аннары агачларның корыган ботакларын кисеп, матур рәвешкә кертәчәкләр.
Бар эшләр тәмамлангач шәһәрдәшләргә ямьле паркта йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә тагын да уңайлырак булачак.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА.

Читайте нас: