Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
11 июль 2019, 17:05

Гәзиткә язылу — сездән, бүләк бирү — бездән

Дуслар, туганнар!Гәзиткә язылучылар арасында бүләкләр уйнатуны тәмамладык.

Дуслар, туганнар!
Гәзиткә язылучылар арасында бүләкләр уйнатуны тәмамладык.
Катнашучыларның барысына да ихлас рәхмәт. Көнкүрештә кирәкле җиһазларга бәхетле 10 укычыбыз ия булды. Кайбер кешеләрдә шундый фикер дә туа: бүләкләрне үзләренең таныш-белешләре арасында гына уйнаталар дигән. Кадерлеләрем, барысы да аермачык һәм гадел оештырылды, бу хакта хәтта видеофильм төшерелде. Кызыксынучылар булса, ВК социаль челтәрендәге төркемебезгә кереп карый аласыз. Бүләк алган укучыларыбыз бик канәгать калды, кайберләре әллә ышанмады, бүләк алып өйләренә кайтып киткәч тә, кабат-кабат рәхмәт укып шалтыраттылар, монысы да бик зур бәһа безнең өчен. Моның белән гәзиткә язылу чоры тәмамланган икән дип уйлый күрмәгез, кемнәр өлгермәгән моны бүген дә, иртәгә дә башкара ала. Һәрбер укучыга шатбыз, һәрберегезгә ярдәмебез, файдабыз тисә ярар иде дип эшлибез. Сез булганга күрә — без бар!
Игълан ителгән башка бәйге-конкурсларда да шулай ук актив катнашуыгызны сорыйбыз. Шундый ук яхшы бүләкләр әзерләдек. Чиратта — бакчачылар бәйгесендә җиңүчеләрне котлау. Әйдәгез әле ямьле җәй вакытында иң күркәм бакчачыларны ачыклыйк. Алар безнең арада гына, бары тик күрергә һәм редакциягә хәбәр итәргә кирәк.
Дуслар, гәзитебезнең юбилее якынлаша. Шул уңайдан сездән иҗади эшләр көтәбез. Бу гәзиткә багышланган шигырь-хикәя, җыр-такмак, рәсемнәр һәм башка булуы мөмкин. Төп темасы «Туган як», шуңа күрә сезнең ихтыярда — нинди иҗади эшегез белән катнашып, безне гаҗәпләндерә аласыз — рәхим итегез! Эшләр редакциядә (Чапаев урамы, 18, 2 кат, 7 һәм 8 бүлмәләр) кабул ителә.
Барыгызны ихлас хөрмәт итеп, «Туган як»лар.
Фотода: 2019 елның икенче ярты елында бүләк откан укучыларыбыз.

Читайте нас: