Туган як
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
9 июль 2019, 16:31

«Яратып, иренмичә эшләсәң, барысына да ирешәсең», —

диләр һөнәри осталык буенча XIII Республика бәйгесендә җиңү яулаган В. Шәрәфетдинова белән З. Гайфуллина

Октябрьский шәһәрендә республиканың иң оста штукатурчылары яшәвен бәлки күпләр белми дә торгандыр әле. Әйе, узган җомгада ачыклануынча безнекеләр иң яхшылары булды. Мәкаләм Туймазыда һөнәр осталарының арасында оештырылган «Башкортстан Республикасы төзелеш комплексының иң яхшы штукатурчысы» бәйгесендә катнашкан «Инвестподряд» хезмәткәрләре Гайфуллина Зәлирә белән Шәрәфетдинова Венера турында.
Венера апа гәзитебезнең даими каһарманы, бик күп бәйгеләрдә катнашып уңышларга ирешкән кеше. Аның турында үткән анда гына язып чыктык. Һәм менә тагы бер җиңү!
Штукатурчы Венера һәм Зәлирә. Аларның һәркайсының үз тормышы, үз дөньясы... Ә шулай да уртак сыйфатлары бар: эшләрен ярату, авыл кызларына хас тырышлык, үҗәтлелек, һәр эштә алдынгы булу, җиренә җиткереп эшләү берләштерә аларны. Шуңа да бер звено булып катнашты алар һөнәри бәйгедә. Туймазы шәһәрендә О. Кошевой урамында яңа төзелгән 1нче йортның 1 катындагы фатирларны бәйгечеләргә таратып бирделәр. Стеналарын булдыралганча тигезләү бурычы куелды аларга. Венера белән Зәлирә җиңнәрен сызганып эшкә тотына. Сөйләшергә вакытлары юк, озак еллар бергә эшләгәч, бер-берсен караштан ук аңлый. Башкалардан башкарылган эш күләме һәм сыйфат белән алдыра кызларыбыз. Стеналары тип-тигез! Әлбәттә, жюри моны лаек бәяли. Безнекеләр Республикада иң яхшылары булып таныла.
— Кечкенәдән табиб булырга хыялланып йөргән кеше бит мин, — ди тумышы белән Туймазы районы Бикмәт авылы кызы Зәлирә Ришат кызы. — Хәзер шушы һөнәрдән башка үземне күз алдына да китерә алмыйм. Аның каравы, өлкән кызым хыялымны тормышка ашырды — фельдшер булып эшли. Хәзер инде эшем бик ошый, хезмәт хакын да эшләсәң — аласың, эшләмәсәң алмыйсың дигәндәй. Башкарылган эш күләменә бәйле ул. Шушы предприятиедә 2000 елдан бирле эшлим, байтак һөнәр бәйгеләрендә катнашырга туры килде. 1нче, 2нче, 3нче урыннар яулаган чаклар булды. Һөнәр осталыгы буенча үткәрелгән ярышларда катнашу осталыкны шомартырга мөмкинлек, арытаба эшләргә да көч-куәт бирә, дәртләндерә, — дип уртаклашты ул безнең белән.
Безнең татар хатын-кызлары тырыш, чибәр һәм һәр яклап үрнәк тә дип, аларның җиңүенә бөтен редакциябез белән ихлас сөендек. Һәр эшкә: «Булдырабыз аны!», — дип тотынган хатын-кызларыбызның җиңеп чыгуына бер дә гаҗәпләнәсе түгел. «Җиңмәсәк, йөрмибез дә без аны», — ди Венера Мансаф кызы. Афәрин, кызлар! Рәхмәт, чын татар хатын-кызлары вәкилләре дип зур горурлык белән әйтәбез Сезгә!

Юлия ДӘҮЛӘТБАЕВА

А. Лашков фотосы

Читайте нас: