Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
9 июль 2019, 14:49

Һәр йортка яңалык таратучы ул!

Почтальон һөнәренең тамырлары Борынгы Греция һәм Египет илләренә барып тоташа. Илебездә аның тарихы Петр I реформалары вакытыннан алып барыла.

... Авылда үткән балачакның иң чагу хатирәләренең берсе — хат ташучы апаның гәзит таратуын көтү булгандыр. Җырдагыча әйтсәң: «Почтальон алып килә дә, почтальон хәбәр итә». Телевизорда ике канал, анысы да бер күрсәтә, бер юк дигәндәй, интернет, кәрәзле телефон ишенең әле төшкә дә кергәне юк. Шуңа күрә бу чорда гәзит-журналлар олыларга ил-көндәге яңалыклар, ә инде бала-чагаларга кызыклы тарихлар, табышмак-мәсьәлләр чыганагы иде. Малай-кызларның иң якын дусты, сердәше булган Ялкын, Сабантуй, Чаткыларны кайсыбыз гына көтеп алмагандыр да, андагы маҗараларны укып хозурланмагандыр?! Ә инде якын дустың яки туганыңнан хат, котлау открыткасы алу — иң күңелле мизгелләрнең берсе иде. Иңенә зур сумкасын асып, салмак кына атлаган почтальон апаны хат киләсе көннәрдә аеруча түземсезләнеп көтәсең. Аның гәзит-журналларны ипләп тартмага төшерүен күзәтәсең, ә үзең өметләнеп сумкасына төбәләсең, ә анда, иң төптә бер төргәк хат ята, шулар арасында бәлки синең дә бәхет хатың бардыр...
Бүген инде заманалар үзгәрде, почтальоннар да хәзер кочак-кочак хат ташымый, чөнки кулдан язу сирәкләнде, булса да күбрәк рәсми төстәгеләре генә килә.
Кызганыч, гәзит-журнал укучылар да елдан-ел кими бара. Телевизор хәбәрләрне тапшырып торганда, интернет булганда матбугат басмаларына ихтыяҗ да әзәя... Шулай булса да почтальон хезмәте бүген дә әле иң кирәкле, мөһимнәр рәтендә кала бирә. Моңа тәү чиратта үз эшен яратып, зур җаваплылык тоеп башкаручы һөнәр ияләре сәбәпчедер. Бүген сезне аларның берсе — дистә елдан ашу Төрекмән бистәсе халкына гәзит-журналлар таратучы Гөлнара Габдуллина белән таныштырасым килә. Русия Почтасының «Һөнәре буенча иң яхшысы» бәйгесенең республика этабында җиңү яулап, Самарада конкурсның макротөбәк өлешендә дә шәһәребез данын лаеклы яклаган ханым белән очрашып, почтальон хезмәтенең үзенчәлекләре, аның бүгенгесе һәм киләчәге хакында әңгәмәләшеп алдык.


— Гөлнара Рифовна, почтальон эшен ни өчен сайладыгыз?
— Бу һөнәргә килүемә иң тәү чиратта әнием — Рәмзия Юныс кызы Даутовага рәхмәтлемен. Ул почтальоннан бүлек начальнигына кадәр җиңел булмаган хезмәт юлы үтте. Бу өлкәдә эш стажы — 15 елга якын. Балачактан әниемнеңэшен күреп-белеп үстем, үзем дә кулдан килгәнчә ярдәмләшә идем, шуңа күрә дә почтальон һөнәренең үзенчәлекләре миңа яхшы таныш. Әйткәндәй, белгечлегем буенча мин — тәрбияче. Декрет ялында вакытта почтальон булырга тәкъдим иттеләр. Һәм мин риза булдым. Беренчедән, үзем дә Төрекмәндә яшим, димәк, гәзит таратырга уңайлы булачак. Икенчедән, биредә әниемне яхшы беләләр, хөрмәтлиләр. Шуңа күрә мине дә бик җылы кабул иттеләр, «үзебезнең Рәмзиянең кызы икән бит, ниһаять, почтада ышанычлы кеше эшләячәк» дип шатландылар.
Почтальонның хезмәт хакы зур дип әйтеп булмый, ә эше авыр. Почта бүлекчәләре көн саен күп сандагы матбугат чараларын, хат-посылкаларны эшкәртүдән тыш ваклап сату, коммуналь түләүләр кабул итү, ксерокопия ише хезмәтләр дә күрсәтә. Шул сәбәпле бу эшкә килергә ашкынып торучылар юк. Үз вазыйфаларына җаваплы карамаган кешеләр дә була бит, андый чакта гәзитләр вакытында таратылмый, яки бөтенләй югалып кала. Халык ышанычын яулавы җиңел түгел, ә аны бер югалтсаң, кире кайтарып булмый...

— Конкурста катнашуыгыз турында сөйләгезче?
— Башкортстан буенча җиңү яулагач, Самарада үтәчәк конкурска әзерлек башланды. Бу эштә миңа республиканың федераль почта бәйләнеше идарәсе зур ярдәм күрсәтте. Бәйгедә инде тестлау, киеренке хәл-вакыйгадан чыгу юлын тасвирлау, гәзитләрне аралау һәм маршрут буенча тарату ише биремнәр үтәдек. Бүләкле урынга ирешмәсәм дә, лаеклы чыгыш ясадым дип уйлыйм. Мондый конкурслар белемне тикшерүдән тыш, башкалар белән тәҗрибә уртаклашу, чит төбәкләрне күрү өчен дә кулай.

— Почтальон нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
— Тәү чиратта кешеләр белән аралаша белергә кирәк. Почтальон подписка белән дә шөгыльләнә, шул сәбәпле аңарда язылучыны үгетләү, ничек тә җаен табып, күндерә белү сәләте булырга тиеш.
Менә минем участокта 370 тирәсе хуҗалык. Шуларны көн саен диярлек йөреп чыгасың, күпме чакрымнар үтәсең дигән сүз. Хәрәкәтне сөймәүчеләр дә бу белгечлектә эшли алмый.

— Бүген почта хезмәте белән кемнәр ешрак куллана? Югары технологияләр заманында бу һөнәрнең киләчәге бармы?
— Мәгълүмат таратучы кеше һәрбер җәмгыятькә кирәк дип уйлыйм. Хәзерге вакытта күп гамәлләрне заманча технологияләр башкарса да, почта хезмәтенә дә ихтыяҗ бар әле. Яшьләр аны күбрәк вак пакетлар, посылкалар алу өчен файдалана (бу юнәлештә шундый ук хезмәт күрсәтүче башка оешмаларга бәйле «көндәшлек» артуы гына борчый). Ә менә өлкән буын бүген дә почтага өстенлек бирә. Чөнки күпчелек әби-бабайлар интернет белән кулланмый, хәбәрләрне гәзит-журналлардан укый. Туган-тумачадан килгән хатларны, пенсияне дә почта тарата. Шуңа күрә бу хезмәтнең киләчәге бар дип уйлыйм.

— Хат алышу да сирәгәйде хәзер...
— Кызганыч, әмма моның белән килешәм. Заман вәзгыяте, бүгенге көн таләбе бу. Элек ерак авыл-шәһәрдә торган туганың белән тиз арада элемтәгә керү җиңел булмаган. Бу уңайдан хат язу яки телеграмма сугу ярдәмгә килгән. Хәзер, әлбәттә, мөмкинлекләр күбрәк. Алай да, хат алышучылар бар әле. Ә инде почтальонга хатларны адресатка тапшыру үзенә күрә бер күңеллелек ул.

— Почта хезмәтендә нинди үзгәрешләр кирәк дип уйлыйсыз?
— Халык гәзит-журналларны күбрәк алдырсын өчен махсус белешмәлекләр кирәк. Анда шәһәр, республикада чыгучы матбугат басмалары турында кыскача мәгълүмат, язылу хакы һәм башкаларны теркәү зарур. Бу үрнәк Татарстанның кайбер гәзитләрендә кулланыла, безгә дә шуңа игътибар бирү кирәк. Тагын бер нәрсәне билгелисе килә. Бүгенге көндә матбугат басмалары адресатка килеп җиткәнче озын юл үтә, һәр төбәктә теркәлү үтү өчен генә дә күпме вакыт сарыф ителә. Ә инде чит республикалардан гәзит-журналлар безгә Мәскәү аша, урап килә. Бу вакытны да озайта, чыгымнарны да арттыра. Шушы мәсьәләгә игътибар бирелсен иде. Әйткәндәй, Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров Санкт-Петербургта халыкара икътисад җыенында «Русия Почтасы» предприятиесе директоры Николай Подгузов белән Уфада автоматлаштырылган логистика үзәге төзү турында килешү төзеде. Әлеге проект республикада почта элемтәсен үстерү, бу юнәлештә заманча технологияләр кулланышын, шулай ук хезмәтләр исемлеген арттыруга булышачак.

— Эшегезне яратасызмы? Ни өчен?
— «Урын кешене бизәми, ә кеше урынны бизи», диләр бит. Бу әйтем белән тулысынча килешәм. Почтальон эше җиңелдән булмаса да, ул җәмгыятькә кирәкле, файдалы дип фикерлим. Кешеләр белән аралашырга, аларга яңалыклар китерергә яратам мин. Апа-абыйлар белән хәл-әхвәл алышкач, үзеңнең борчуларың да тарала, көндәлек мәшәкатьләр онытылып тора. Якты йөз белән каршы алучы, рәхмәт әйтеп озатып калучылар булганда эшләве дә рәхәт.

— Гаиләгез белән танышьтырып китмәссезме?
— Тормыш иптәшем белән ике балага гомер бирдек. Олы улыбыз Саматка 22 яшь, ул Себер якларында эшләп йөри. Кечебез Самир 6нчы сыйныфта белем ала. Самир — бәләкәйдән үк зур ярдәмчем булды. Улым мин авырып, эшкә чыгалмаганда да, башка вакытта да булышырга әзер, гәзитен дә тарата, кәгазьләр белән дә эшли. Тырышлыгының файдасын да күрә, үзе эшләгән акчага Казанга барып кайтты, велосипедлы булды. Улларыбызның кечкенәдән хезмәтнең ямен-кадерен тоеп үсүе шатландыра.

... Почтальон эше бервакытта да җиңелдән булмаган. Авыр сумка күтәреп ерак араларны үтү, халык белән уртак тел таба белү сыйфатларына ия почтальоннар гына озак еллар бу эшне башкара ала, хезмәте белән хөрмәт казана. Гәзит-журналларга язылу чорында да бу һөнәр ияләренең эше бәһалап бетергесез. Һәр абунәченең өенә барып, аны кызыксындыручы, вакытлы матбугат басмаларына язылырга өндәүче кешеләр алар. Почтальоннарның ачык йөзе, ихласлыгы халыкка рухи азыктан, көнүзәк яңалыклардан аерылмый яшәү мөмкин- леге бирә.

Лилия ГАБИТОВА.

Читайте нас: