Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
9 июль 2019, 15:03

«Кояш шәһәре»ндә ял итү күңелле

Озайлы уку елыннан соң, ниһаять, укучыларның җәйге каникуллары җитте. Балаларның яллары файдалы һәм имин үтсен өчен шәһәрдә күп көч салына. Шушы максатта мәгариф, спорт учреждениеләрендә көндезге, хезмәт һәм ял лагерьлары эшли.

Озайлы уку елыннан соң, ниһаять, укучыларның җәйге каникуллары җитте. Балаларның яллары файдалы һәм имин үтсен өчен шәһәрдә күп көч салына. Шушы максатта мәгариф, спорт учреждениеләрендә көндезге, хезмәт һәм ял лагерьлары эшли.
1-21 июньдә 11нче татар гимназиясе нигезендә «Кояш шәһәре» дип исемләнгән көндезге ял лагере эшләде. Биредә 75 бала сәламәтлеген ныгытты. Алар арасында аз тәэмин ителгән, ишле гаиләләрдән, авыр тормыш хәлендәге, күңел җылысына мохтаҗ булган балалар да бар иде.
Тәҗрибәле тәрбиячеләр Лилия Фәтхетдинова, Әлфия Гыйльметдинова, Люция Гәрәева, Земфира Байназарова, Гөлсинә Заһидуллина, Клавдия Бакаева, спорт һәм музыка җитәкчеләре Валерий Маслюков һәм Гүзәл Сәлахова балаларның ялын күңелле үткәрүгә зур тырышлык салды. Көн дә төрле мавыктыргыч чаралар — уен-бәйгеләр, викториналар, ярышлар, экскурсияләр, кызыклы очрашулар һ. б. оештырылды. Тәрбияче апалары балаларны спорт сараена бассейнга, иҗат йортына концерт, спектакль, цирк тамашасын карарга алып барды.
Кабинетларда чисталык тәэмин иткән техник хезмәткәрләр Рәйфә Сибгатова, Светлана Нәгыймова, Әлфия Яркәева, тәмле ризыклар белән сыйлаган пешекчеләр Эльвира Галиева, Әлфия Габбасова, Альмира Шарапова, балаларның сәламәтлеген кайгыртып торган фельдшер Татьяна Медилаева да аерым мактауга лаек. Лагерьне бу өлкәдә озак еллар тәҗрибә туплаган белгеч Рамилә Галишина җитәкләде.
Лагерь үзендә дә кунаклар кабул итте. Биредә Татарстанның Түбән Кама шәһәреннән «Бәхет кошы» курчак театры артистлары булып китте. Алар балаларга «Ышанмаслык тарих» исемле гыйбрәтле спектакль күрсәтте. Лагерь тәрбияләнүчеләре актерлар уенын, спектакльне бик ошаты. Тагын шундый тамаша карау теләге белән алар тәрбиячеләр белән «Чайка» клубына барды. Биредә балаларга үзләрен дә актер сыйфатында сынап карарга мөмкинлек бирелде. Алар «Диңгез патшасы каникуллары» исемле тамашада катнашты.
Лагерьга нефть университеты филиалыннан чит илләр студентларын чакыру матур бер гадәткә әверелде. Бу юлы кызлар-малайлар янына кунакка Йеменнан студентлар Әл-Каз Абдул, Әл Хәшәб Хәмзә һәм Әл Мәхәкәри Гомәр килде. Милли кием, гореф-гадәтләр, аш-су, гомумән, халыкның яшәеше турында чыгышларын балалар да, тәрбиячеләр дә зур кызыксыну белән тыңлады. Егетләр шәһәребездә өч ел гына яшәсәләр русчаны ярыйсы гына үзләштергәннәр. Очрашуның балаларда чит телләргә карата кызыксыну уятуда, аны өйрәнү мөһимлеген аңлатуда, башка милләт вәкилләренең рухи мирасына мәхәббәт тәрбияләүдә әһәмияте зур булды.
Лагерьда балаларның тормыш хәвефсезлеге кагыйдәләрен өйрәтүгә дә игътибар бирелде. Шушы максаттан хокук саклау органнары белән очрашулар оештырды. Алар укучылар белән әңгәмәләшеп, фәһемле киңәшләрен бирде. Шулай ук балалар янында кунакта каравыл җитәкчесе И. Шәяхмәтов рәислегендә янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре булды. Янгын сүндерүчеләр махсус киеме һәм җиһазлары белән таныштырып, янгын җиңсәсе белән эш итүнекүрсәтте. Ахырда балалар авыр һәм җаваплы эш башкаручы абыйлар белән янгын сүндерү машинасы янында истәлеккә фотога төште.
Төрле кызыклы вакыйгаларга бай лагерь тормышының ахырына җитүе дә сизелми калды. Лагерь ябылу көне дә матур, истә калырлык итеп оештырылды. Ул Сабантуй рәвешендә үтте. Балалар төрле бәйгеләрдә рәхәтләнеп катнашты, тизлектә, җитезлектә, тапкырлыкта ярышты. Бәйге җиңүчеләре бүләкләргә ия булды. Моннан тыш, саубуллашу линейкасында һәр балага татлы күчтәнәчләр таратылды. Дус-ишләр, тәрбиячеләр белән хушлашуы бераз моңсу булды, әлбәттә. Әмма каникуллар дәвам итә, калган яллар да имин һәм файдалы үтсен.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА.



Читайте нас: