Туган як
-5 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
9 июль 2019, 17:08

Иң яхшы күпфатирлы йортлар — бездә

«Иң яхшы күпфатирлы йорт» бәйгесе республика җитәкчелеге тарафыннан халыкның яшәү шартларын яхшырту һәм йорт, йорт алды биләмәләрен, подъездларны төзекләндерү буенча башлангычлар белән чыгу, торак фондын тоту-карауда актив катнашучыларга булышлык итү максатында ел саен оештырыла.

«Иң яхшы күпфатирлы йорт» бәйгесе республика җитәкчелеге тарафыннан халыкның яшәү шартларын яхшырту һәм йорт, йорт алды биләмәләрен, подъездларны төзекләндерү буенча башлангычлар белән чыгу, торак фондын тоту-карауда актив катнашучыларга булышлык итү максатында ел саен оештырыла.
Бәйгедә сафка басу вакыты өч елдан арткан һәм соңгы өч елда конкурста җиңүче булмаган күпфатирлы йортлар катнашырга мөмкин иде. Агымдагысында 17 муниципаль берәмлектән 173 күпфатирлы йорт буенча материал җибәрелгән. Иң яхшы күпфатирлы йорт исеменә дәгъва итүчеләр түбәндәге шартлар буенча бәяләнде: подъездларның тышкы күренеше һәм аларны чисталыкта тоту, конструктив элементларның, баскыч читлегенең, инженер челтәрләрнең, йорт алдының техник торышы, гомум кулланыш урыннарның энергиясаклагыч технология белән яктыртылуы, инвалидлар һәм аз хәрәкәтләнүче халык төркеме өчен уңайлыклар булу, балалар һәм спорт мәйданчыклары белән җиһазландырылу, ихатаның тышкы күренеше һәм аны чисталыкта тоту һ. б. Янә бер таләп — күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча бурычлары булмаска тиеш. Башка еллардан аермалы буларак, быел бәйге комиссиясе йортларның торышын урыннарга барып тикшерде.
Шушы көннәрдә Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалыгында конкурста җиңүчеләр бүләкләнде. Тантанага җыелган йортларның совет һәм торак милекчеләре ширкәте рәисләрен БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары-торак-коммуналь хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Борис Беляев котлап, дипломнар һәм бәйгенең махсус алтакталарын тапшырды. Шулай ук һәр йортка 100000 сум күләмендә акчалата бүләк бирелде. Бу акча конкурс шартлары буенча күпфатирлы йорт һәм аның гомуми милке составындагы җир участогын карау-тотуга юлланачак. Шулай ук акчаның 10 проценты күпфатирлы йорт советы рәисен бүләкләү өчен тотылырга мөмкин.
Җиңү яулаган 100 күпфатирлы йорт арасында безнең шәһәрдән дә дүрт йорт бар: 29нчы бистә 1нче йорт, 34нче бистә 21нче йорт, Ленин проспекты 75а йорт, Гоголь урамы 11нче йорт. Без тантанада катнашкан йорт рәисләре белән әңгәмәләшеп алдык.
Зөһрә Гәрәева — 29нчы бистәдәге 1нче йортның «Уют-Сервис» торак хуҗалары ширкәте рәисе. Ул үзенең вазыйфасында сигез ел эшли. Җаваплы, ышанычлы кешене торак милекчеләре рәис итеп дүртенче тапкыр сайлый. 29нчы бистәдәге 1нче йорттан тыш, Новоселов урамындагы 16нчы йорт та аның карамагында. Җиңү яулаган йорт чагыштырмача күптән түгел төзелгән: беренче подъезды — 2006, калган икесе 2007 елда сафка кертелгән.
— Конкурста беренче тапкыр катнаштык. Аның шарты буенча йортыбызның торышын чагылдырган фотоальбом төзеп җибәрдек. Бу эштә йортыбызның бер милекчесе ярдәм итте. Моннан тыш, подъездларны, чарлакларны, су-җылыту системасын, үткәргечләрне, йорт алды биләмәсен Уфадан махсус комиссия килеп җентекләп карады. Алар алдында йөзебез ак булды, чөнки безнең йортыбыз һәрвакыт чиста-пөхтә, ихатабызда тәртип. Моның өчен җыештыручыбызга рәхмәт. Йорт хуҗалары белән дә уңай мөгамәләдәбез. Бүләк фондын ничек куллануыбызны да бергәләп хәл итәчәкбез. Әлегә аны хәрәкәт датчигы белән җиһазландырылган яктырткычлар сатып алуга һәм мәгълүмати стендны яңартуга кулланмакчыбыз, — ди Зөһрә Ярулла кызы.
Чираттагы әңгәмәдәшем 34нче бистәдәге 21нче йортның совет рәисе Рита Кузина. Аның белдерүенчә, бу йорт та бәйгегә катнашуга беренче тапкыр тәкъдим ителә. Әйткәндәй, ул 1994 елда, йортлар төзүгә һәм ихаталарны карау-тотуга таләпләр гадирәк булган вакытта, төзелә. Әммә биредә яшәүчеләр, идарә итүче оешма хезмәткәрләре уртак тырышлыгы белән ул заманча төзекләндерелгән.
— Йортны хезмәтләндерүче «Жилуправление» җәмгыяте белән аңлашып, килешеп эшлибез. Конкурста катнашуыбыз да җәмгыять җитәкчесе Рим Баһаутдинов башлангычы белән булды. Бүләкләнү тантанасыннан бик матур тәэссоратлар алып кайттык. Барып-кайту өчен шәһәр хакимияте транспорт бирде. Министрлыкта безне җылы каршы алдылар. Яңа министр белән таныштык. Ягымлы, әдәпле кеше. Эшебезне югары бәһалап, шундый рухта дәвам итәргә чакырды. Бүгенге көндә йортыбыздагы көнүзәк хәл ителәсе мәсьәлә — стеналарны җылыту. Өч ягы инде җылытылды, алгы ягында гына эшләр калды. Торак хуҗаларының җыелышында җиңгән өчен бирелгән акчаны шуңа тотачакбыз дип карар иттек, — дип белдерде Рита Гыйльметдин кызы.
Җиңү яулауда бәйге шартларына туры килүдән тыш, беренче карашка, күзгә күренмәгән көндәлек бихисап вак-төяк һәм җитди эшләр башкарган шушы кешеләрнең өлеше зур. Аларга һәр башлангычларында уңышлар, ныклы сәламәтлек телибез.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА


Читайте нас: