Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
9 июль 2019, 16:58

«Иң күркәм бакча» хуҗалары, сез кайда?

«Туган як» гәзите редакциясе шундый исем астындагы конкурс башлануын хәбәр итә.

«Туган як» гәзите редакциясе шундый исем астындагы конкурс башлануын хәбәр итә.
Сезнең арада тәҗрибәле, күренекле һәм оста бакчачылар бихисап, моңа иманыбыз камил, безнең татар халкы бик тырыш, оста. Шулай бит!? Нәкъ шуның өчен дә иң күркәм бакча хуҗасын ачыклау өчен конкурс игълан иттек.
Конкурс өч бүлек буенча җиңүчеләрне билгеләячәк: «Иң әйбәт җиләк-җимешле бакча», «Иң әйбәт яшелчә бакчасы» һәм «Иң гүзәл чәчәкле бакча». Бакчаларның чисталыгы, бизәлеше, уңыш бирүчәнлеге дә игътибарга алыначак. Конкурста катнашучыларны жюри әгъзалары ачыклаячак, җиңүчеләр бүләкләнәчәк. Күршегездә оста бакчачы яшиме, танышыгызның бакчасы искиткеч гүзәлме, безгә хәбәр итегез. Катнашырга яки үзләре хакында белгертергә теләүчеләр, безгә, редакциягә, хәбәр итегезче. Матурлыкны, осталыкны башкалар да күреп хозурлансын, соклансын һәм үрнәк алсын. Гүзәл эшләрне халык күрергә тиеш.
Телефоннар: 6-03-28; 6-03-00.

Читайте нас: