Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
9 июль 2019, 16:49

И күңелле дә Сабантуйда!

4нче «Ләйсән» балалар бакчасында татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Җәйнең бер матур көнендә биредә Сабантуй уздырдылар.

4нче «Ләйсән» балалар бакчасында татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Җәйнең бер матур көнендә биредә Сабантуй уздырдылар.
Чагу шарлар, тасмалар, флагчыклар белән бизәлгән мәйданчыкка олылар, балалар җыелды. Тәүдә милли киемнәрдәге чараны алып баручылар — тәрбияче Резеда Зиннәтуллина һәм музыка җитәкчесе Альбина Тимергалина бәйрәм белән таныштырып үтте.
Арытаба уен-бәйгеләр башланды. Балалар табышмаклар чиште, биеде, җырлар башкарды. Капчык сугышында, чүлмәк ватуда, көянтләләп, капчык киеп, кашыкка йомырка салып йөгүдә, аркан тартышуда җитезлеген күрсәтте. Бүләкләр алганда балаларның ничек шатлануын күрсәгез!
Ярышлар ахырында барысын да сөенче көтә иде. Бәйрәмдә катнашучыларга татлы ризыклар белән тулы самавырлы чәй табыны әзерләнде.



Э. Бикмәтова, өлкән тәрбияче.
Читайте нас: