Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
9 июль 2019, 17:04

«Дөньяны матурлык коткарыр!»

Күренекле урыс әдибе Федор Достоевскийның «Дөньяны матурлык коткарыр!» дигән канатлы сүзләрен белмәгән кеше юктыр. Хатын-кызның Ана буларак та, нәфис зат буларак та гүзәллек, сөйкемлелек символы булуын шул рәвешле ачып сала бөек язучы...

Күренекле урыс әдибе Федор Достоевскийның «Дөньяны матурлык коткарыр!» дигән канатлы сүзләрен белмәгән кеше юктыр. Хатын-кызның Ана буларак та, нәфис зат буларак та гүзәллек, сөйкемлелек символы булуын шул рәвешле ачып сала бөек язучы...
Яшьләр сараенда үткән «Октябрьский гүзәле — 2019» бәйгесеннән соң бу гыйбарәне бераз үзгәртеп, «Дөньяны матурлык һәм изгелек коткарыр» диясем килде. Чөнки конкурс башкалардан «Игелекле гамәлләр» номинациясе белән аерылып торды. Әйе, бу юлы нәфис затларыбыз матур йөз-кыяфәт, зифа буй-сыннарын күрсәтү белән генә чикләнмәде. Алар игелекле эшләре аша эчке матурлыкларын да ачып салуга иреште.
Иң чибәр, сәләтле кызларны ачыклауга юнәлтелгән чара Бердәм Русиянең «Яшь гвардия» хәрәкәте җитәкчесе Айрат Шарапов, парлы йога һәм энергетика гамәлләрен өйрәнү буенча инструктор Лилия Арсланова көче белән оештырылды.
Конкурсның химаячылары: X-fit фитнес үзәге, «Әбсәләм төзелеш корылмалары һәм материаллары комбинаты». Бәйгене оештыру һәм үткәрүгә «Стройподряд» төзелеш компаниясе, «Гаилә» көнбатыш районара үзәге, шулай ук «Уфанет» компаниясе, «Туган як» гәзите, Октябрьский телевидениесе һәм башка мәгълүмат партнерлары өлеш кертте. Break Dance «Без комментариев» бию һәм вокал төркемнәре, «Триумф» шоу-балеты, «Айда-мьюзик» һәм башка иҗатчылар чараны чагу номерлар белән тулыландырды.
«Октябрьский гүзәле» исеме өчен шәһәребездән, Казан һәм Баулыдан 18-30 яшькәчә 15 кыз көрәште. Бәйгенең беренче өлешендә нәфис затлар матур күлмәк-костюмнардан сәхнәдә йөреп күрсәтте, үзләре турында сөйләде. Әйдәгез, аларның кайберсе белән якыннанрак танышып үтик.
Гөлназ Гыйбадуллинага 22 яшь. «Биергә, йөгерергә, медитация ясарга яратам. — ди үзе хакында сылукай. — Мәгънәви гамәлият аша кешеләрне җиңүләргә, дөрес юлга өндим».
26 яшьлек Альмира Абдерахманова Казан федераль университетын магистр дәрәҗәсендә тәмамлаган. «Мавыгуларым бик күп: спортны яратам, китап укыйм, сәяхәт итәм, — ди Альмира. — Моннан тыш менә инде ике ел спорт чараларында волонтер буларак катнашам, төрле шәһәрләр буйлап марафонда йөрим. Мин кешеләрдә тәү чиратта рухи матурлыкны, игелеклелекне бәялим».
Чираттагы бәйгече Лиана Сираева иҗат һәм балалар өчен тукыма әйберләр җитештерү юнәлешендә берничә проект алып бара. Шәһәрдәге күпчелек биналар бизәлешендә аның кул һәм йөрәк җылысы саклана. «Үземне төрле өлкәләрдә сынарга яратам, бәйгедә катнашуым да шуңа бәйле, — ди Лиана. — Сурәтләр, портретлар ясыйм, шәһәр чараларында бушлай осталык дәресләре бирәм».
Октябрьский нефть колледжы студенткасы, 20 яшьлек Дарья Афанасьева иҗади җанлы, күп талантларга ия шәхес. «Төп шөгылем — интерьерлар бизәлеше, — ди ул. — Шулай ук химаячылык һәм эшкуарлык белән мәшгульмен. Тормыштагы өндәмәм: бернәрсәгә карамый, максатка ирешергә!»
Айгөл Шәйхетдинова сәяхәт итәргә ярата. Ул чит илләрдә яшәп, 9 ел буе балаларга инглиз теле укыткан. Бүген трансформацион тренер булып эшли, ягъни кешеләргә борчуларыннан, тискәре фикерләреннән арынырга булыша.
«Минем исемем «ал роза» дигәнне аңлата, — ди Алсу Заһитова. — Белүегезчә, роза — ул чәчәкләр патшабикәсе. Мин дә аңа тиңләшергә, шундый ук гүзәл булырга омтылам». Алсу гүзәллек конкурсында тәҗрибә бүлешү, сәләтен үстерү өчен катнаша. Әйткәндәй, аның мондый төр бәйгеләрдә элек тә көч сынаганы булган. Уфада «Мисс Башкортстан» бәйгесендә аерым номинациядә Гран-при яулаган. Шәһәребез конкурсында Алсу моңлы итеп татарча җыр башкарды (аны Башкортстанның атказанган артисты, якташыбыз Ришат Төхвәтуллин язган). «Туган телемне бик яратам, хөрмәт итәм, — ди гүзәлкәй. — Гаиләдә туган телебезгә мәхәббәт мохитендә тәрбияләгәннәре өчен әти-әниемә рәхмәтлемен».
Алина Бакиева — иң яшь бәйгечеләрнең берсе. 18 яшьлек сылу агымдагы елда 11нче сыйныфны тик яхшы билгеләргә генә тәмамлаган. Киләчәктә педагог булырга тели. 6 ел һөнәри рәвештә спорт бал биюләре белән шөгыльләнгән. Яхшы хуҗабикә дә ул, тәмле ризыклар әзерләргә ярата. Алина фикеренчә, Октябрьский гүзәле исеменә лаек кыз нәфис-сөйкемле, кешелекле, тәрбияле булырга тиеш.
Бәйгечеләр белән танышу тәмамлангач, иҗади өлеш башланды. Кызлар соклангыч сурәтләр ясауга, җыр-биюгә маһирлыгын, шулай ук нәфис сүз осталыгын күрсәтте.
«Игелекле гамәлләр» номинациясен кертүне «Пакер» фирмасы тәкъдим иткән. Бәйгечеләр иң җитди буларак күзалланган өлештә дә сынатмады, алар әзерләгән видеоязмаларда балалар приютында, картлар һәм инвалидлар йортындагы якты хисләргә бай очрашу мизгелләре тасвирланды. Караучысыз калган эт яки мәчеме ул, әллә авыр тормыш хәлендәге бала яисә өлкән кешеме — кызлар аларның һәрберсенә ярдәм кулы сузарга, тормышларына бераз булса да күңелле бизәкләр өстәргә тырыша. Бу өлештә гүзәлкәйләрнең эчке матурлыгы аеруча ачык төсмерләнде. Аларның изгелек тулы гамәлләре, күзләрендәге яшь тамчылары бизәкле сүзләрдән күп тапкырлар бәһалырак булды...
Конкурс нәтиҗәләрен чыгару жюри әгъзаларына җиңелдән булмагандыр. Чөнки һәр бәйгече үзенчә матур, сәләтле иде. Әмма шартларга ярашлы, җиңүчеләрне билгеләү зарур. Шулай итеп, 1нче урынга Гөлназ Гыйбадуллина иреште, Алина Бакиева 2нче булды. Ә инде конкурсның төп җиңүчесе — Октябрьскийның иң гүзәл кызы титулына Лиана Сираева иреште.
Җиңүчеләр Love-tour, Море-тур, Черномор туристик агентлыкларының юлламалары, X-fit фитнес үзәге абонементлары, «Уязы-Тау» комплексының сертификатлары белән бүләкләнде. Моннан тыш, аерым төркемнәрдә билгеләнгән гүзәлкәйләр «Пакер» фирмасы, «Добрый доктор» стоматологиясе, «Чешский дворик», «Чеснок», Green Park рестораннары һәм башкаларның бүләкләренә лаек булды.

Лилия ГАБИТОВА

Читайте нас: