Иксез-чиксез зәңгәрсу-күгелҗем офыкларны байкау; нәфис-назлы чәчәк таҗларын, үлән арасында бик тә җитди кыяфәттә кыштыр-мыштыр килеп йөрүче «эшем ияләре» бөҗәкләрне күзәтү генә дә адәм баласын һич битараф калдырмый. Ирексездән сихри күренешләр ап-ак кәгазь битләрендә искитмәле сурәт сыйфатында чагылыш таба. Яисә үзеннән-үзе илаһи моң-көйгә салына. Тыелгысыз уй-хисләр исә, муенсага тезелгән энҗе-мәрҗәннәрдәй, шигъри юлларга «түгелә». Аңлашыла да. Мәшһүр әдип Әмирхан Еники әйткән ич әле: «Табигать бит ул — шигърият сарае, шигъриятне табигатьтән һич тә аерып булмый торгандыр инде...»
Анысы бер хәл. Иҗат юлында яңадан-яңа дуслар, эчкерсез-тугры фикердәшләр дә очрап кына тора. Сәнгать, шигърият галәмендә «кайнаган» адәм баласы ялгыз халәттә гомер кичерә алмый. Күңелендәге белән уртаклашасы- бүлешәсе, башкалар кичергәнне-тойганны да мотлак беләсе килә аның. Нинди яшьтә, холык-фигыльдә булуына карамастан. Хәтта ки һөнәр төрләренең бөтенләй үзгәчә булуы да өркетми иҗат сукмагына аяк басканнарны. Шигърият, җыр-моң дөньясына мөкиббән фән эшлеклеләрен генә ислик. Бихисап ич алар. Исемнәре гасырлар дәвамында яңгыраганнары да күпме. Сәләтле кеше һәрьяклап маһир-оста, дигәннәре хактыр.
... Нилектән бу хакта бәянләргә булдым соң әле? Әлеге дә баягы, каләмдәш дусларның чираттагы очрашуы этәрде бераз фәлсәфә сатып алуга. Юмарт-кунакчыл Туймазы төбәгендә янә бергә җыелды каләм тибрәтүчеләр. Октябрьский һәвәскәрләре кабат ут күршеләр тарафына юлланды. Татар иҗтимагый үзәгенә чакырулы иде алар. Чираттагы китап бәйрәменә. Һәм дә бер түгел, ике җыентык нәшер ителү уңаеннан оештырылган тантанага! Җитди сәбәп, килешәсездер. Бәйрәмчә киенгән-ясанган хуҗалар кадерле кунакларны елмаеп- балкып каршылады. Дусларча әңгәмә, хәл-әхвәл белешү иркен, якты зал бүлмәсендә дәвамын тапты. Биредә дә бәйрәм төсе хакимлек итә. Чара уңаеннан әзерләнгән күргәзмәләр, стена гәзитләре игътибарны били.
Ниһаять, тантаналы мизгелләр. Кичәне алып баручы, Туймазы «Илһам» түгәрәге җитәкчесе Нурия Вәлиәхмәтова һәммәсен ихлас тәбрикли, мәртәбәле кунаклар белән таныштырып үтә. Кемнәр генә юк алар арасында. Русия, Башкортстан, Татарстан язучылар, журналистлар берлекләре әгъзалары; ике тугандаш республиканың атказанган мәдәният хезмәткәрләре; күпсанлы премия, конкурс-бәйге лауреатлары. Янә дә — икътисад фәннәре кандидаты, аудитор, шахмат буенча шәһәр чемпионы; атказанган физик мәдәният эшлеклесе, мактаулы спорт мастеры, спорт мастерлыгына кандидат... Барчасын да тылсымлы Сәнгать берләштергән булып чыга, уйласаң! Валлаһи, ирексездән данлы-шөһрәтле алтмышынчы елларга кайткандай тоясың үзеңне. Физиклар, лириклар иҗаты гөрләп чәчәк аткан заманнарга, диюем...
Ә чара — үз агымында. Октябрьский «Илһам» клубы җитәкчесе Ольга Габделхакова сүз ала. Тантана сәбәпчеләре — Нурия Закир кызы Вәлиәхмәтова һәм Тимерҗан Низам улы Идрисовларның тормыш-иҗат сәхифәсенә кыскача байкау ясый. Фән, спорт, шигърияттән гомер бакый аерылмаган якташларыбыз өчен күпләр горурлану хисе кичергәндер бу минутларда. Яңадан-яңа әсәрләре белән куандыра килә замандашлар. Менә бүген дә. Ольга ханымның кулында — гаҗәеп матур-чагу тышлы китаплар. Кем әйтмешли, «табадан гына төшкәннәр». Исемнәре дә җисемнәренә тап килә үзләренең. «Дуслар белән иңнәр канатлы» (Н. Вәлиәхмәтова), «Шигърият сараена атлыймын...» (Т. Идрисов). Нурия Закир кызының чираттагы җыентыгында каләмдәш дусларының фәкать аңа багышлап язган әсәрләре урын алган. Тимерҗан ага исә шигърият сөючеләрне һәрвакыттагыча үзенчәлекле-гади, байтак яшәеш мәсьәләләрен яктырткан иҗат җимешләре белән сөендермәкче. Һәркем җаны теләгәнне таба алыр, мөгаен, әлеге китапларда.
... Туй-мәҗлес булгач, котлау-бүләкләрсез булмый. Китап бәйрәме искәрмә түгел бу җәһәттән. Октябрьскийлылар күз явын алырдай чәчәк гөлләмәләре генә күтәреп килмәгән, җырлы-моңлы, шигъри-нәфис күчтәнәчләрен дә мулдан әзерләгән. Рәзинә Сабирова, Закуан Сәлимшин, Таһир Хәбиров, Зәбир Шакиров, Гөлчәчәк Габдуллиналар чыгышы дәррәү алкышлауларга күмелде. Тимерҗан ага шигырьләреннән өзекләргә дә урын бирелде, әлбәттә. Ольга ханым шәһәр үзәк китапханә исеменнән китап авторларына махсус Мактау кәгазьләре дә тапшырды. Истәлеккә булсын! Тәбрикләүләргә Октябрьский Сугыш һәм хәрби хәрәкәтләр, Кораллы Көчләр ветераннарының шәһәр комитеты рәисе, шәһәр совет офицерлары берләшмәсе рәисе Мәсгуть Галләмов, «Туган як» гәзитенең баш мөхәррире Юлия Дәүләтбаева да кушылды. Җылы-эчкерсез котлаулар якташларыбыз башкаруында дәртле җыр белән тәмамланды. Хәтерлисезме? «Килдем сезгә Идел-диңгез кичеп, сезне сагынып, канатланып очып...» Кайчандыр киң танылу алган популяр җыр бүгенге көндә икенче яшьлеген кичерә сыман. Тәү яңгыраштан ук кәефләрне күтәреп җибәрүче, төрле катлам тыңлаучыны берләштерүче әсәрләр гелән генә туып тормый шул...
Туймазы вәкилләре дә җавапсыз калмый. Халидә Хөснетдинова, Тамара Фарваева ялкынлы шигырьләре белән әсир итә. Җирле сәнгать эшлеклеләре дә читтә калмый. Танылган гармунчылар, гитарачылар, тапкыр сүз осталары, биючеләр «әйттерә» генә! Шунысы да игътибарга лаек — кичә барышы тулысынча видеоязмага, фотога төшерелә килә. Якты хатирәләрне яңарту өчен менә дигән форсат, димәк. Өстәвенә, бар гомерен язучы һөнәренә арнаган чын иҗатчы белән дә һәрдаим очрашып тормыйсың бит әле. Татарстаннан килгән атаклы әдип Мансур Сафинның, мәсәлән, бәйрәм сәбәпчеләренә юллаган изге теләкләре, фәһемле киңәшләре тасмада ядкарь булып сакланачак, еллар буе иҗат киңлегендә озата барачак. Техника могҗизасы! Сүз уңаеннан. Бәхетленең ике бәйрәме бер көндә, диләрме әле? Хактыр. Нурия Закир кызының туган көненә туры килгән ләбаса китап туе. Икеләтә-өчләтә шатлык-куаныч! Һичшиксез, хәтергә уелып калырдай вакыйга.
Гомумән, күңелле табышларга бай булды әлеге көн. Таһир Хәбиров сүзләренә Зәбир Шакиров «Илһам» гимны» иҗат иткән. Гаҗәеп матур әсәрне ике «Илһам» түгәрәге әгъзалары бергәләп башкарды. Озак гомерле булсын әдәбият сөючеләр гимны! Шигъри юлларда теркәлгән, йөрәк түреннән ургылып чыккан теләкләр дә кичәгә аеруча ямь-нур өстәде, билгеле.
Тормыш юлын уз син шатлык белән,
Авырлыклар юлдаш булмасын.
Озын юлда баскан эзең калсын,
Вак яңгырлар аны юмасын, — ди әнә Рәзинә ханым Сабирова. Санкт-Петербургтан Әминә апа Зиннурова җибәргән шигъри телеграмма шулай ук барчасының күңеленә хуш килде:
Киләчәктә дә бүгенгедәй
Уңышлар ташып торсын.
Китаплар — күңел гөлләре,
Бер-бер артлы чыгып торсын!
Кушылабыз. Каләм тибрәтү, ләззәтләнеп-кинәнеп әдәбият галәмендә гизү үзе үк җанга-тәнгә шифа-сихәт, дәва ич ул, дусларым! Әйткәндәй, әлеге күркәм чарада «Илһам» үз сафларына шактый гына шигърият сөючеләрне кабул итте, аларга махсус таныклыклар да тапшырылды. Оешма офыклары көннән-көн киңәя, яңа көчләр белән тулылана килә, димәк!
... Гамьсез Вакытның гына һичнидә эше юк, үз туксаны туксан. Сәгать уклары тыелгысыз рәвештә алга таба чабалар. «Хушлашырга вакыт!», дип кисәтүләредер, ахрысы. Тыңламыйча ярамый. Иртәгәсе көн бүгенгедән башлангыч ала. Әлегедәй бәйрәмчә халәт, рух күтәренкелеге ташламасын иҗатташ дус-фикердәшләрне. Алда яңа кызыклы очрашулар насыйп булсын үзләренә!