Болгар ташлары тарих сөйли...
... Кояшлы җәйге иртәдә юлга чыктык (гадәттәгечә, быел да Болгарга сәфәр «Нурул-Ислам» мәдрәсәсе җитәкчелеге, имам-ахунд Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин булышлыгында оештырылды).
Тирә-юньдәге гүзәл табигатькә хозурланып, эреле-ваклы шәһәр-авылларны күзәтеп барганга, араның ераклыгы да сизелмәде. Әйткәндәй, моңа Татарстан юлларының сыйфатлылыгы да тәэсир итмичә калмагандыр.
... 5 сәгать тирәсе юл үтүгә, офыкта кояшта балкып торган айлы манаралар, ап-ак мәрмәр таштан коелган мәчет-мавзолейлар күренде. Күңелдә туган беренче уй: «Менә нинди икән ул Изге Болгар җире!». Аңа шунда ук чиксез соклану, гаҗәпләнү хисләре кушыла, үзеңне борынгы ата-бабаларыбыз яшәгән дөньяга эләккәндәй хис итә башлыйсың. Сурәтләрдә генә күргән корылмалар, мәчет-музейлар чынбарлыкта тагын да матуррак, мәһабәтрәк икән лә...
Тарихка күз салыйк. Болгарга Х гасырда нигез салынган. Заманында Екатерина II, Явыз Иван, Ибн Фадлан кебек бөек шәхесләрне сокландырган төбәк бүген Идел буе татарларының изге җире дип санала, бирегә ел әйләнәсенә туристлар килә. Тыюлыкта урнашкан Җәмигъ мәчете, Кара һәм Ак пулатлар, Икмәк музее, Хан төрбәсе һәм башка һәйкәлләр Ислам динен, ата-бабалар тарихын, гореф-гадәтләрен тирәнтен өйрәнү өчен уңайлы. Мисалга, «Табиб йорты музее»н гына алыйк. Ул борынгы бабаларыбызның гыйлемгә омтылышын, бездә Көнчыгыш медицинасы да алга киткән булуын күрсәтә. Әйткәндәй, алхимия өчен әсбапларны да беренчеләрдән булып шәһәрлектә ясый башлаганнар.
Җәмигъ мәчете — Болгардагы иң мөһим корылмаларның берсе. Аның манарасы күккә ашкан диярсең, биеклеге 36 метрга җитә. Биредә истәлекле вакыйгалар, тарихи даталар уңаеннан чаралар оештырыла. Төрек-татар язуы музее традицион ислам дине турында мәгълүматларны, ә Болгар цивилизациясе музее археологик казылмалар, Дунай-Идел болгарлары тарихын чагылдыра. Абдулла Алиш музеенда атаклы балалар язучысының иҗат юлы, батырлыгы турындагы хатирәләрне барларга, «Болгар чәйханәсе» музеенда самавырлар күргәзмәсен карарга мөмкин.
Берничә ел элек кенә сафка баскан Ак мәчет Болгар җирлегендәге иң гүзәл, кабатланмас урыннарның берсе. Ак мәрмәрдән ясалган мәчетне күрергә ел саен бөтен дөньядан туристлар килә. Аны Татарстанның Тадж-Махалы дип тә атыйлар. Биләмәдә урнашкан Хәтер тамгасында тышлыгы асылташлар белән бизәлгән, Гиннеслар рекордына кертелгән җир йөзендәге иң зур Коръән китабы (800 килограмм авырлыкта) саклана. Болгар — Татарстанда һөнәрчелекне үстерүче шәһәрлекләрнең берсе дә. Тыюлыктагы остаханәләрдә сувенирлар, көнкүрештә кулланылучы кирәк-яраклар җитештерелә.
Бердәмлек, дуслык бәйрәме
Изге Болгар җыены башка халыклар белән дуслыкны үстерү, милләттәшләрне берләштерү; ата-бабалар мирасын, борынгы йолаларны сакларга өндәү чарасы булып тора. Әйткәндәй, киләсе елларда шәһәрлеккә яшь буынны да җәлеп итү максатында биредә яшьләргә фикер алышу, балаларга уен мәйданчыклары оештыру, шул рәвешле, әдәп-әхлак тәрбиясе бирү юнәлешендә дә эшчәнлекне үстерү күзаллана.
Җыенның тантаналы өлешендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Русия Президентының эчке сәясәт идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы Евгений Еремин һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.
Татарстан Президенты барча халыкны сәламләп, ихлас теләкләрен җиткерде. «Соңгы 10 елда борынгы Болгар җирлеге бик күп уңай үзгәрешләр кичерде, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Бу тәү чиратта Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевның эшчәнлегенә бәйле. Нәкъ аның җитәкчелегендә мөселманнарның изге җирендә туристик үзәк булдырылып, бөек тарихи мирасыбызны тергезүгә ирештек».
Республика җитәкчесе Казанда «Милли тормыш һәм дин» Х Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы узуы турында да әйтеп үтте. Бөтендөнья татар конгрессы оештыруындагы чарада быел Русиянең 70 төбәгеннән 1200 дин әһеле катнашкан. Җыенда Болгар ислам академиясенең киләчәге, Болгарда балалар өчен лагерь ачу хакында сүз барган.
Чыгышы ахырында Р. Миңнеханов «Изге Болгар җыены»нда катнашкан милләттәшләргә рәхмәтен җиткереп, киләсе елларда да күркәм бәйрәмдә очрашуга өметен белдерде. Минтимер Шәрип улы үз чиратында Болгарны тергезү буенча күләмле эштә бөтен республика катнашуын ассызыклады. «Тарихи-архитектура музей-тыюлыгы яшьләргә ислам динен таныту, борынгы ядкарьләрне җиткерү ниятендә тергезелде. Изге шәһәрлекне үстерү, аның үзенчәлекләрен саклау, эчтәлеген баету буенча эшне алга таба да дөрес итеп оештырырга кирәк. Бу — безнең киләчәк буыннарга мирасыбыз, күпьеллык тарихыбыз. Һәм без аны сакларга бурычлы!» — диде ул.
Арытаба М. Шәймиев «Мәдәни мирас: Свияжск утрау-шәһәре һәм Борынгы Болгар» проектын гамәлгә ашыруга зур өлеш керткәннәре өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, республика мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллинга «Яңарыш» Республика фонды Хәйриячеләре кенәгәсенең IX томын тапшырды. Рәсми тантанадан соң «Кече манара һәм Хан төрбәсе» комплексы биләмәсендә тәүбә намазы, ә инде 12.00 сәгатьтә Җәмигъ мәчете янында Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин җитәкчелегендә өйлә намазы укылды.
Бәйрәм чаралары кысаларында Тәлгать Таҗетдин җәмгыятьтә Ислам динен, әдәп-әхлак тәрбиясен үстерүгә үз өлешен кертүчеләргә Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте билгеләрен өләште. «Әл-Хамд» («Мактау һәм шөһрәт») медальләре белән бүләкләнүчеләр исемлегендә Башкортстанның Октябрьский шәһәре, Миякә, Бишбүләк һәм Ярмәкәй районнары имам-ахунды Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин да бар. Шәһәребезнең хөрмәтле дин әһеленә шушы уңайдан ихлас тәбрикләүләребезне җиткерәбез!
Яңадан очрашуга кадәр!
... Изге Болгар җыенында катнашучылар көн дәвамында вәгазьләр һәм Коръән аятьләре, мөнәҗәтләр, борынгы татар җырларын тыңлап хозурланды. Ә инде биләмәдә урнашкан осталар шәһәрендә кунакларга сувенир рәвешендә борынгы эшләнмәләр, милли кием-салымнар, бизәнү әйберләре, балчыктан касә-чүлмәкләр, шулай ук хәләл ризыклар, мөселманнар өчен кирәк-яраклар, сәнгать осталары ярминкәсе тәкъдим ителде. Әлмәт шәһәренең икмәк заводы да җыенда катнашучыларга тәмле бүләк әзерләгән иде. Бу — 250 килограмм авырлыктагы бавырсак чәк-чәк! Мәчет рәвешендәге тәмлекәй белән бушлай сыйланырга теләүчеләр бик күп булып чыкты. Шулай да чәк-чәкне өлешләп таратучылар беркемне дә күчтәнәчсез калдырмаска, һәркемгә тигезләп бүләргә тырышты.
... Болгарга бер тапкыр гына булса да сәфәр кылучылар бу изге җиргә янәдән әйләнеп кайта. Мондагы гаҗәеп мохит шулай тәэсир итә, үзенә чакырып тора сыман. Җыенда катнашучыларның фикерләре дә шуның турында сөйли: «Изге Болгар җыенына берничә ел рәттән киләм. Фестиваль елдан-ел киң колач ала, аның географиясе зурая. Элекке еллар белән чагыштырганда, үзгәрешләр бик күп. Бәйрәм чаралары матур итеп оештырыла, бөтен уңайлыклар булдырылган»; «Болгарда халыкның ачык йөзле, кунакчыл булуы ошый. Биредә искиткеч көч-куәт аласың, күңел сафланып кала, игелекле гамәлләр кылырга теләк туа»; «Фестиваль — яңа дуслар, кызыклы очрашулар, чагу истәлекләр чыганагы. Аңа һәркем үз өлешен, йөрәк җылысын кертә. Һәм изге җирдән җанына сихәт, күңеленә тынычлык алып китә»...
.... Гүзәл табигатькә сокланып, тарихи тыюлыклар, изге урыннарны манзара кылып, фикердәшләр белән аралашып вакытның үткәне сизелми дә калды. Кайтыр юлга чыкканда үзем дә сизмәстән: «Болгар җире, яңадан очрашуларга кадәр!» — дип хушлаштым...