Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
9 июль 2019, 16:35

Безне кемнәр укый?

«Үзебезнең җирдә, үзебезнең телдә чыккан «Туган як»сыз — дөнья сансыз», — диләр Төрекмәндә яшәүче укучыларыбыз.

«Үзебезнең җирдә, үзебезнең телдә чыккан «Туган як»сыз — дөнья сансыз», — диләр Төрекмәндә яшәүче укучыларыбыз.
2019 елның гәзиткә язылу чоры ахырына якынлаша. Редакциягә килеп тә, телефон аша чакыртып та язылучылардан шулкадәр күп җылы сүзләр ишеттек. Без моңа чиксез шатбыз!
Димәк, безнең гәзит халыкка кирәк, аны сагынып, көтеп алып укыйлар. Шундый көтеп алучыларга тап булдык әле Төрекмән авылының Мәчет урамында да «Туган як» гәзите киләсе көнне, вакытын, минутын белеп торалар. Почта тартмасында яңа гәзит пәйда булу белән, Мәчет урамында яшәүчеләр политинформациягә чыга. Җыелу урыннары да бар, җиһазландырылган: «К-700» тракторының тәгәрмәче өстенә җайлап утырып, яңа санга күзәтү ясыйлар. 92 яшьлек Роза апа Мәүлетова, мәсәлән, күзлексез укый. «Туган як»та басылган һәр мәкаләне укып барабыз, ярый әле дә гәзитебез бар, шуңа чиксез куанабыз. Яшьләрне күбрәк дингә җәлеп итәргә кирәк, мәктәптә беренче сыйныфтан ук дини сабак-тәрбия бирсәләр яхшы булыр иде, — дигән теләкләрен дә җиткерде ул. 91 яшьлек Тайфа апа Галиуллина әйтүенчә, гәзиттә басылган мәкаләләрдән аеруча кеше язмышлары, мәхәббәт турындагылары күңеленә хуш килә икән. «Мәхәббәт турында укысак, үзебез дә яшәреп киткәндәй булабыз, балам, яшьлеккә кайтып, үзебезнеке искә төшә, көннәр буе уйланып йөрисең, хисләргә чумып. Картаерга вакыт юк!» — ди шаян сүзгә бай Тайфа апа. Миңнегөл апа Гарипова да, Разыя апа Шәмсетдинова да «Туган як»ны тәүге саннарыннан бирле укучылар икән. «Авылда яшәүче изге күңелле эшкуарларыбыз безгә гәзитне бушлай яздыра, рәхмәт яусын, аларга эшләрендә уңышлар, гаиләләренә бәхет, иминлек теләп торабыз һәр көн саен» — дип сүзгә кушылды Миңнегөл апа да. – Шушы изге күңелле якташларыбыз аркасында 1 июльдән яраткан гәзитебез тагы безнең өйләребезгә киләчәк. Ул бит безнең рухи азыгыбыз, җан сихәте. Аллаһы боерса, тагы ярты ел рәхәтләнеп укыячакбыз әле. Шушы гәзиттә һәр сорауга, һәр темага җавап –мәгълүмат табабыз. Авторларыгыз да берсеннән берсе оста, исән-сау эшләгез, рәхмәт сезгә!»
Искиткеч җылы, күңелгә рәхәт сүзләр! Безнең эшебезгә зур бәя бит бу! Нәкъ шушы җанга якын кешеләр белән аралашу безгә арытаба эшләргә көч-дәрт бирә, илһамландыра, канат-ландыра... Безнең эшебез, тырышлыгыбыз юкка түгел икән, юкка түгел. Рәхмәт сезгә, укучыларыбыз!

Юлия Дәүләтбаева

Автор фотосы


Читайте нас: