Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
9 июль 2019, 16:40

Без аларга мәңге рәхмәтле

Әлеге көн рәсми статуска ия булмаса да, елдан-ел илебездә танылу ала. 2009 елдан башлап бу бәйрәм «Хәрби хәрәкәтләр ветераннарын искә алу һәм кайгы көне» дип атала. Ул безнең белән янәшә гомер кичерүче ветераннарга хөрмәт күрсәтү, арабыздан киткәннәрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Әлеге көн рәсми статуска ия булмаса да, елдан-ел илебездә танылу ала. 2009 елдан башлап бу бәйрәм «Хәрби хәрәкәтләр ветераннарын искә алу һәм кайгы көне» дип атала. Ул безнең белән янәшә гомер кичерүче ветераннарга хөрмәт күрсәтү, арабыздан киткәннәрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
Әлеге вакыйга уңаеннан шәһәрнең Җиңү паркында тантаналы митинг үтте. Анда хакимият, хәрби комиссариат, ветераннар советы, яшьләр оешмалары вәкилләре, шулай ук яугир-ветераннар, аларның туганнары катнашты.
Хакимият башлыгы урынбасары Борис Алчинов, хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Ришат Таҗетдинов, сугыш һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары комитеты рәисе Мәсгуть Галләмов, яугир-интернационалчыларга, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, аларның әти-әниләренә, гаиләләренә тирән ихтирамын белдерде. Яу кырында һәлак булган якташларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды.
Быел совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулды. Шул уңайдан чарада 68 яугир-интернационалчыга «40нчы армиянең Әфганстанда бурычларын үтәвен тәмамлануга 30 ел» юбилей медальләрен тапшыру тантанасы узды.
Хәтер көнендә Уфа кунагы — «Әфганстан ветераннары Русия союзы» башкорт төбәк бүлеге рәисе вазыйфасын башкаручы Дмитрий Глушко да катнашты.
— Әфган вакыйгаларына өч дистә ел булса да, әмма сугыш кайтавазы һаман да халык күңелендә яши. Хәрби бурычларын намус белән үтәгәндә батырларча һәлак булган якташларыбыз мәңгегә йөрәкләрдә. Шулай ук тыныч көннәрдә сугышта алган яраларыннан бакыйлыкка күчкән асыл егетләребезне дә онытмыйбыз.
Хөрмәтле ветераннар! Сезне бердәм булырга чакырам. Бергә булсак, без бик күп файдалы эшләр башкара алачакбыз. Бүгенге әһәмиятле көн уңаеннан һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет-шатлык телим, — диде ул.
Тантанага яшьләр, мәктәп укучылар күп килүе куанычлы. Яшь буын илебезнең тарихын белергә, тыныч тормыш өчен гомерләрен кызганмаган, хәрби антларына тугры кала белгән сугышчыларга тирән хөрмәт хисе сакларга тиеш. Бүгенге матур тормыш өчен без аларга мәңге рәхмәтле.
Ахырда хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр салынды. Тантаналы митинг тәмамланса да, ветераннар таралышырга ашыкмады. Бер-берсе белән аралашып, сугыш хатирәләрен яңартты, истәлеккә фотога төште. Шушы мәлдә без изге бурычын әфган җирендә үтәгән шәһәрдәшебез Мөхәмәт Хәкимов белән әңгәмәләштек. Тумышы белән Кырмыскалы районыннан Мөхәмәт Салават улы Кандагарда 70нче мотоукчылар бригадасында хезмәт иткән.
— 40нчы армиянең бер зур рейды вакытында көчле бәрелешләргә очрадык. Байтак авыллар дошманнардан азат ителде, әмма югалтулар да күп булды. Шушы рейдтан соң «Батырлык өчен» медален тапшырдылар, — дип искә алды ул. — Бергә хезмәт иткән иптәшләр белән ел саен очрашуга җыелабыз, хәрби хезмәттә узган яшьлек хатирәләрен яңартабыз. Минемчә, һәр ир-егет Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә омтылырга тиеш. Армиядән соң егетләр чыныгып, мөстәкыйль булып кайта. Тормышка карашлары да төптән үзгәрә, якын кешеләренә, якташларына, сугыш ветераннарына ихтирамы арта. Хәзерге заманда армиядә бик күп катлаулы техника, заманча җиһазлар кулланыла, шуңа күрә тырышып укысыннар. Иң мөһим теләгем, яшьләр тыныч тормышта яшәсен, сугыш күрмәсен.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА
Автор фотолары

Читайте нас: