Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
9 июль 2019, 17:10

«Бәхетле булу өчен гаилә кирәк»

Шәһәребездә тормыш юлыннан матур итеп атлаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып яшәүче күркәм гаиләләр бик күп. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан гәзит укучыларыбызны шәһәребезнең яшь һәм тату гаиләләренең берсе — өч балага тормыш бүләк иткән Рита һәм Илдар Кариповлар белән таныштырабыз.

Шәһәребездә тормыш юлыннан матур итеп атлаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып яшәүче күркәм гаиләләр бик күп. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан гәзит укучыларыбызны шәһәребезнең яшь һәм тату гаиләләренең берсе — өч балага тормыш бүләк иткән Рита һәм Илдар Кариповлар белән таныштырабыз.
Гаилә башлыгы һәм тормыш иптәше дә Октябрьскийда туып-үскән кешеләр. Алар туйда танышалар: Илдар туганының законлы никахына чакырулы була, Рита ахирәтен котларга килә. Дүрт ел очрашканнан соң, 2010 елда кавыша алар. Яшь гаиләнең бәхетен тулыландырып кызлары Ралина, аннары уллары Рамазан туа. Ә ике ай элек тормышларына тагын да ямь өстәп өченче балалары — уллары Арслан дөньяга килә.


— Гаиләгездә күп бала булачагы турында уйлый идегезме?

Илдар: Мин гаиләдә үзем генә үскәч, бертуганнары булган иптәшләремә ак көнләшү белән белән карый идем. Шуңа күрә һәрвакыт үземнең гаиләмдә кимендә өч бала булачагы турында хыялландым. Аллаһка шөкер, хыялым тормышка ашты, өч балабыз — өч шатлыгыбыз үсеп килә.

Рита: Дөресен әйткәндә, бу турыда уйлаган булмады. Без үзебез ике бала үстек, шул җитәр кебек тоела иде. Хәзер күп балалы гаилә булуыбызга шатланып бетә алмыйбыз. Һәр сабый үз ризыгы белән туа. Башкаларга да шуны әйтәсем килә, күп бала тәрбияләүдән курыкмагыз.

— Бәхетле гаилә сере нидә?

Илдар: Бәхетле гаилә төзү өчен хәләлеңне хөрмәт итәргә, кадерен белергә, бер-береңне тыңлый, ишетә белергә кирәк. Без һәр мәсьәләне үзара килешеп, киңәшләшеп хәл итәргә тырышабыз.

Рита: Тормыш иптәшем белән тулысынча килешәм. Бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәүгә ни җитә! Әлбәттә, тормышта төрле хәлләр була, бер-беребезгә юл куеп, түзем һәм сабыр булып яшәргә тырышам.

— Балаларыгызны ничек тәрбиялисез?

Рита: Балалар иртән бакчага җыенганда, аларны акыллы, тәртипле, иманлы булыгыз, дип озатып калам. Олыларны олы, кечеләрне кече итәргә, ярдәмчел булырга, хезмәт сөяргә өйрәтәбез. Күз тимәсен, кызыбыз кечкенәдән кул арасына кереп үсә. Өйне җыештырырга ярдәмләшә, савыт-саба юа, энекәшләрен карарга булыша. Уртанчы улыбыз да апасына ярдәм итәргә тырыша.

Илдар: Хезмәт тәрбиясе алган балалар үзаллы, оешкан, актив булып үсә. Тик балаларны мәҗбүриләргә ярамый, эшкә ипләп кушарга кирәк. Алар үзләре аңлап, хезмәтне яратып башкарырга тиеш. Сабыйларга кычкырмыйбыз, үзебезнең дә алар алдында тиргәшкән юк. Барысын да тыныч кына сүз белән күңеллеренә җитәрлек итеп аңлатырга тырышабыз. Шулай ук балаларга әхлакый, дини тәрбия дә бирү мөһим. Мәчеткә барганда Рамазан улымны да үзем белән алам. Кызым да дин белән кызыксына, былтыр якшәмбе көнне мәдрәсәгә әдәп-әхлак дәресләренә йөрде. Үзем җитәкче булгач (автордан: Илдар Карипов — 1нче спорт мәктәбе директоры), өйдәге хуҗалыкны алып бару, балаларны карау күбрәк тормыш иптәшем иңенә төшә. Минем хәлемне аңлап, һәрвакыт теләктәшлек күрсәтүенә аңа бик рәхмәтлемен.

— Рита, җитәкче хатыны булу авырмы? Ирегезнең ярдәмләшергә вакыты каламы?
— Тренер хатыны булу белән чагыштырганда җиңелрәк (көлә). Элеккеге тренерлык эшендә еш кына озайлы командировкаларда булды, тәрбияләнүчеләрне ярышларга әзерләү дә, әлбәттә, күп вакыт таләп итте. Хәзер башкачарак мәшәкатьләре күбәйсә дә, мин үземчә көн дә өйгә кайталуына шатланам.
Бездә, гомумән, эш бүлешү дигән нәрсә юк. Мин балалар белән мәш килгәндә, кирәк икән, Илдар ашарга да әзерли, күлмәген дә үтәкләп куя. Аллаһка шөкер, бу минем эш түгел дигәне юк, кулдан килгәнчә ярдәм итә. Әлбәттә, мөмкин булганча, вак-төяк хуҗалык эшләрен ул булмаганда үзем башкарып куярга тырышам, балалар белән бергәләп аралашу күңелле. Сабыйларны карашуда ике яклап дәү әти-дәү әниләр бик булыша. Икебезгә генә берәр җиргә барырга кирәк булса, балаларны аларга ышанып калдырабыз.

— Гаиләгезне нинди тәмле ризыклар белән сыйлыйсыз?
— Балалар да, ирем дә бар пешергән ризыкны да яратып ашый. Үзебезнең милли ризыкларга өстенлек бирергә тырышам. Бигрәк тә өчпочмак, итле бәлеш, мантыйларымны яраталар.

— Илдар, сез спортчы, грек-рим көрәше буенча шәһәр, республика күләмендәге ярышларда җиңү яулаган кеше. Гаиләгезне дә спортка җәлеп итәсезме?
— Спорт — сәламәтлек нигезе, ул авырлыкларга бирешмәскә, көчле рухлы, тәртипле булырга өйрәтә. Балаларны кечкенәдән үк спортка, актив тормыш рәвешенә тарту яклымын. Кызыбыз бию мәктәбенә йөри, улыбызны грек-рим көрәше секциясенә бирдек. Тормыш иптәшем дә спортка битараф түгел. Мөмкинчелек булганда фитнес, шейпинг ишеләр белән шөгыльләнә.

— Икегезедә татар телендә матур, камил сөйләшәсез. Балаларыгызга да өйрәтәсезме?
— Әлбәттә. Сабыйларыбыз туган телен, гореф-гадәтләрне белеп үссен дибез. Өйдә күбрәк татарча сөйләшергә тырышабыз. Кызыбыз бу елны мәктәпкә барачак. Аны татар туган теле төркеменә яздырып куйдык. Туган телене өйрәтүдә дәү әти-дәү әниләрнең дә ярдәме зур.

— Ял вакытларын ничек үткәрәсез?
— Эш көннәрендә һава торышы уңай булганда кич бергәләп урамга чыгып, саф һава сулап йөреп керәбез. Ә ял көннәрендә исә матур бер гадәтебез бар: балалар белән әти-әниләр янына юлланабыз. Җәй көне авыл җирендә хозурлык. Табигый ризыклар белән тукланып, мунча кереп, балалар белән рәхәтләнеп уйнап, ял итеп кайтабыз.

— Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан теләкләрегез нинди?
— Кеше дөньяга бәхетле булу өчен туа, ә бәхетле булу өчен аның гаиләсе, балалары булырга тиеш. Гаилә — кешенең иң ышанычлы таянычы, сыеныр урыны. Тату гаилә — ил терәге дип тә әйтәләр бит. Бәйрәм уңаеннан һәр гаиләгә иминлек, шатлык-сөенечләргә мул көннәр телибез.

— Рәхмәт әңгәмәгез өчен! Бәйрәм белән!

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА

Читайте нас: